Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сигезенче могҗиза — хатын-кыз

Җир йөзендә җиде могҗиза бар, диләр. Ялгышалар... Җир йөзендә сигез могҗиза бар. Сигезенчесе - хатын-кыз. Кешелек дөньясы үзен белә башлаганнан бирле шушы сигезенче могҗизаның серенә төшенергә азаплана. Кем ул хатын-кыз? Мәхәббәт алиһәсеме? Гүзәллекнең югары гәүдәләнешеме? Ә бәлки ул адәм балаларының җаннарына сафлык, миһербанлык нурлары иңдерү өчен җиргә махсус җибәрелгән тылсым...

7нче март көнне мәдәният үзәге сәхнәсендә алып баручылар тарафыннан яңгыраган әлеге сүзләргә җавап табуы үзенчәлекле алымнар, серле юллар аша тормышка ашырылды. Бактың исә, 8нче мартны хатын-кызлар гына түгел, ә ир-егетләр дә көтеп ала икән. Алар үзләренә бер күңел күтәренкелеге белән бүләк әзерлиләр, күңелләреннән матур сүзләр, изге теләкләр барлыйлар. Әлеге көн алар өчен ир-егетлекләрен күрсәтү мөмкин-леген бирә бит!..
Бүгенге җәмгыятьнең рухи-әхлакый йөзе, тормышыбызның тотрыклылыгы, иминлеге күп дәрәҗәдә хатын-кызларыбызга бәйле һәм аларның тормышта тоткан урыны әйтеп бетергесез зур. Бирегә җыйналган 320 хатын-кызның берләре «Ана даны» медаленә лаек булучылар, икенчеләре - 5тән артык бала тәрбияләүче аналар, өченчеләре исә «Ел хатын-кызы» һәм «Нечкәбил» республикакүләм бәйгедә катнашучылар һәм тагын бер даирә катлам гүзәл затларны төрле өлкәләрдә озак еллар намус белән эшләп халык ихтирамын казану сыйфаты берләштерә. Алар өчен бу кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шакиров һәм аның урынбасары В.Зәкиевлар тарафыннан район җитәкчелегенең кайнар котлаулары, ихлас теләкләре ирештерелде. Рамил Илдус улы үзенең котлау сәламендә районыбызның җәмәгать эшлеклесе булган күренекле ханымнарына олы хезмәтләре өчен рәхмәтен һәм мактау сүзләрен ирештереп, алар алдында баш иде. Җитәкче постларда эшләгән туташ-ханымнарның максатчанлыгына, батырлыгына соклану һәм үрнәк алу -үзе бер күркәм сыйфат.
Авыл җирлеге башлыклары арасында бердәнбер хатын-кыз затыннан булган җитәкче ханым Борнак авыл җирлеге башлыгы Рима Исьмекова да мактау һәм олы рәхмәт сүзләренә күмелде. Чөнки дәүләт һәм җирле үзидарә органнарында эшләүче хатын-кызларыбызның хезмәтләре аеруча үзенчәлекле. Тормышта бара торган һәртөрле үзгәртеп корулар вакытында алар үзләренең актив позициясе, сәламәт яшәү үрнәге белән илебез һәм районыбыз алдында торган бурычларны хәл итүгә өлешләрен кертәләр. Шушы Ва¬зыйфалар өстенә әле алар йомшак табигатьле, нәфис, хисчән һәм гүзәл булып кала беләләр. Аларга бит иң зур җаваплы гамәл - бала тәрбияләү, гаилә җылысын саклау бурычы йөкләнгәнен дә онытырга ярамый.
Гүзәл затларның бәйрәмен яз аенда, табигать уянганда бәйрәм итүнең дә үз серләре бардыр мөгаен. Чөнки хатын-кыз нәкъ табигатьнең үзе кебек: уяна, яфрак яра, чәчәк ата, җимеш бирә. Ә 8ле саны үзе бер могҗиза: ике боҗрадан бергәлек һәм чиксезлек символы хасил була. Менә шул бергәлек һәм яшәеш төшенчәләре җир йөзендәге тормышны чагылдыра.
Гүзәл затлар, газиз әниләр, хөрмәтле ханымнар, сезгә дип дан җырланган җырлар, шигъри тәлгәшләр, дәртле биюләр, ир-егетләрнең изге теләкләре яшәү чыганагына әве-релеп кояш кебек җылытсын!
Әлеге язма мәдәният үзәге хезмәткәрләре Н. Атабаева белән Р. Габдрахманова әзерләгән сценарийга нигезләнеп эшләнде.
Рәсемдә: «Балтач сөт-май комбинаты» директоры урынбасары А.Әхмәтханов «Бөрбаш» җәмгыяте сыер савучылары З.Корбанова белән Ф.Әхмәдиеваны тәбрикли.
Материалны газета өчен Ясминә ШӘМСЕТДИНОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250