Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соңгы хатлар – соңгы җан авазы

Мәрхүмнәрнең карандаш белән кәгазь битләренә язган хатлары, уйланулары, моңланулары, киләчәктә күрешүгә, яшәргә юнәлгән өметләре, җырга салынган сагыну хисләре, киңәшләре... Соңгы хатлар, аларның соңгы җан авазы.

1942нче елда сугышка киткәндә әнисе карынында калган улы Фәләхетдиндә сакланган Фәйзрахманов Гарәфи хатлары (аларның саны 30 га якын) шундыйлардан.
Хатларның адреслары гел үзгәреп торган: Удмурт АССР п/я 7126. Күрәсең, аларның часте Удмуртиядә формалашкан, шунда хәрби өйрәнүләр узганнардыр.
29.07.42 Кичке сәгать 7дә язылган хат: "...Шушы сәгатьтә мине исән-сау дип белегез. Әти-әни, белмим инде сезнең янга кайтулар ничек булыр? Ходай ни кушкандыр, Аллага тапшырдык... Хәзергә барыбыз да исән-саулар... Әти-әни сезне уйлый-уйлый ябыгып беттем инде… Хәер, догагыздан ташламагыз".
Улыгыз Гарәфи.
1.8.42. Хатның почта печатендә "Ленинград, Колпино" дигән, эчтәлеген укып булмады.
15.9.42 "...Әти белән әнигә, Хәкимәгә, Сабирага, Әрхәметдингә (сеңелләре, энесе), Тәнзиләгә (кызы 1940нчы елгы) бик күп сәлам. Үзем госпитальдә ятам. Тазарам инде. Сезнең ашарга ничектер инде, белеп булмый. Ашлыклар бик кыйммәтләнгәндер? Ничек булса да, азрак икмәк алыгыз".
Тагын бер хат. Полевая почта, 508.
2.9.42. Печате сугылган. Ст.Шәмәрдән, д. Янгулово. Муллагалиеву Файзрахману.
"... Сез Гарәфи абыйга хат салгансыз. Ул моннан чыгып, икенче госпитальгә китте. Хатыгызны ала алмады. Ул киткән чакта миңа әйткән иде: минем өйдән хат килсә, мин хат салырмын да, миңа җибәрерсең", - дип. Без аның белән иртән торгач төшләр сөйли идек. Ул бик әйбәт төшләр күрә иде. Гарәфи абый безнең якка киткән булыр. Бу хатны салучы Балтач районы Хәсәншәех авылыннан Фатыйхов Вагыйз. Гарәфи абый белән бергә яттык. Сау булыгыз, безне кайтсын дип теләгез.
4.10.42. Госпитальдә ятуы операция ясалырга тиешлеге хакында яза.
26.12.42. «Тагын яңа адрес бирделәр». Ст. Пласовка р/п ж.д РЯП 61 ВСП 327 Зариповой. Шушы адрес белән языгыз. Гарәфи.
Хатлар буенча чын хәлне билгеләү кыен. Шулай да, фикерләү өчен йомгакның очы бар. 1942нче ел ахыры, Ленинград фронты, Ленинград өчен барган сугышлар, блокада...
Гарәфи пулемет расчеты сугышчысы, шушы районда сугыш хәрәкәтләрендә сугыша. 1943нче елның 9нчы февралендә һәлак була. Кабере Ленинград өлкәсе, Киров районы, Торфяник (Ивановское) авылы, 5нче эшчеләр поселогында.
Әтисе турында улы Фәләхетдиннең истәлек язмасыннан:
"Минем әти - Фәйзрахманов Гарәфи - 1914нче елның 24нче октябрендә туган. Туган җире - Яңгул авылы. Әтисе - Муллагалиев Фәйзрахман, әнисе - Әсма Хисаметдин кызы.
Әти чираттагы хәрби хезмәтне 1934-36нчы елларда Ерак Көнчыгышта Япон чигендә үтә. Армия хезмәтеннән кайткач, 1937нче елда МТС та тракторчылар курсын тәмамлап һөнәр ала. МТС ның "Яңа тормыш" трактор отрядында эшли.
Әни - Шакирова Бәгъдәгөл - 1913нче елда Яңгул авылында туган. Әти белән 1938нче елның 15 нче маенда язылышканнар. Өч балалары булган. Әлфинур - 1939нчы елгы, Тәнзилә - 1940нчы елда туган һәм мин - 1943нче елда туганмын. Әтигә сугыш вакытында механизатор буларак, бер елга бронь бирелә.
Ул сугышка 1942нче ел урталарында алына».
Фото: http://army-today.ru/kultura/frontovye-treugolniki/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250