Совет төзелде
12нче мартта 20 эшмәкәр, район башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, икътисад һәм фаразлау бүлеге җитәкчеләре катнашында җыен үткәрелде.
Әлеге җыенда 13 кеше составында район эшмәкәрлек советы төзелде. Аның рәисе итеп Илназ Габделнур улы Якупов билгеләнде. 5 комиссия булдырылып, сәнәгать, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгы, төзелеш, туризм тармаклары буенча эшмәкәрлекнең эшчәнлеген тәэмин итү өчен бурыч-максатлар билгеләнде, һәр тармакның эшчәнлеген контрольдә тоту өчен җаваплы кешеләр беркетелде. Советның утырышларын үткәрү һәр айның 3нче атнасына пәнҗешәмбе көненә билгеләнде. Ә чираттагы утырыш 22нче март көнне, 15.00 сәгатьтә үзәк китапханә бинасының өченче катында узачак. Сораулары һәм советта катнашырга теләге булган эшмәкәрләр җыенга килә ала. Белешмә өчен телефоннар: 2-61-51, 89600411220.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев