Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш ветераннарына Федераль программа буенча төзелгән йортларны тапшырдылар

3 июнь көнне төштән соң муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин да, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров та Балтачның Кол Шәриф урамында булдылар. Сугыш ветераннарына каралган Федераль программа буенча төзелгән 5 йортны ияләренә тапшырдылар.

Мондый хөрмәткә сугыш ветераннарының тол хатыннары - Балтачтан Мәрьям Вафина, Нәфисә Гафетдинова, Александра Ефимова, Смәелдән Ясирә Нәбиева һәм сугыш ветеранының тумыштан инвалид баласы Балтачтан Габделфәрт Галимов лаек булдылар.
Район җитәкчеләре аларга яңа йортларның ачкычларын тапшырып, һәркайсының биредә озын, рәхәт тормыш итүләрен теләделәр. Әлеге йортларны тиз һәм сыйфатлы итеп төзеп, файдалануга тапшырган «Стройремтех» (җитәкчесе Фагыйль Шәфигуллин), «Водстрой (җитәкчесе Рифат Закиров) җәмгыятьләре төзүчеләренә зур рәхмәт белдерелде.
Рәсемнәрдә: яңа йортларның хуҗаларына ачкычлар тапшырган рәхәт мизгелләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250