Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сыннар патшалыгы

Урман куенына сыенган Алан авылына ямь өстәп «Сыннар патшалыгы» пәйда булды.

Биеклекләре ике метрдан да ким булмаган сыннарны барлык мәктәп коллективы, балалар, әти-әниләр белән ясадык, хәтта ки мәктәп директоры да безнең белән бергә булды. Күмәк тырышлык нәтиҗәсендә мәктәп яны үзе бер кечкенә генә тылсымлы дөньяга әйләнде. Берәүне дә битараф калдырмаган болан, төлке, куян, Габдулла Тукайның төрле геройлары, ягъни мәсәлән, Шүрәлесе үзенә бер булды! Шунысы үзенчәлекле - елның 12 циклындагы хайваннарга да урын бирелде. Нәкъ уртага алар өчен «Теремкәй» ясалды. Түбәсенә әтәч, ә җәнлекләрне «саклау» өчен эт сыны куелды. Мәктәп ишегалды кичке утлар яктысында тагын да матуррак булып күренә. Мәктәптә 84 бала белем ала, барлыгы 45 сын ясалды Олы хезмәт нәтиҗәсе гүзәллек тудырды. Бу тырышлыкларыбыз эзсез калмас, дип уйлыйбыз. Чөнки Алан авылы кешеләре матурлыкны тудыра да, саклый да беләләр. Биредә уңган халык яши. Әлеге гүзәллекне тудыруда ярдәм һәм ямь бирү йөзеннән, әти-әниләр инициативасы белән кичләрен самавыр куеп, чәй эчү дә оештырылды.
Үз кулларыбыз белән тудырган матурлык яз килгәнче авылыбызга ямь биреп торса иде.
Барлык әти-әниләр исеменнән Миләүшә ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250