Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мөселманнарын Ураза гаете белән котлады

Мөхтәрәм татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Рамазан - бар игътибар һәм мәшәкать җаныбызны камилләштерүгә һәм иманыбызны ныгытуга юнәлтелгән, якыннарыбызга һәм мохтаҗларга ярдәм итү теләге аеруча чиста булган вакыт.
Әлеге мәңгелек һәм какшамас кыйммәтләр рухи яктан чистарынырга һәм яңарырга, кылган эшләребез турында уйлап киләчәккә өмет белән карарга, үзара уңай мөнәсәбәттә булырга ярдәм итә. Бу уңайдан Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): "Аллаһы Тәгалә игелекле һәм игелек кылганны ярата. Ул кырыслык белән ирешеп булмаганны яхшылык кылып ирешү мөмкинлеге бирә", - дигән сүзләре тирән мәгънәгә ия.
Татарстанның уникаль этномәдәни һәм дини традицияләре милли үзенчәлекне, республикада яшәүче халыкларның гасырлар буена туплаган бай мирасын саклауда, җәмгыятнең әхлак нигезләрен һәм диндарларның бердәмлеген ныгытуда булыша. Республика мөселманнары киләчәктә дә башка традицион дин вәкилләре белән тату яшәп, рухи яңарыш, үзара аңлашуны һәм дуслыкны ныгытуда актив катнашырлар дип ышанам.
Ураза бәйрәме барлык мөселманнарга да җан тынычлыгы, шатлык һәм игелек бүләк итсен. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телим!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов.
Чыгынак: http://dumrt.ru/node/14677

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250