Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда инвалидлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли

Инвалидлар декадасы алдыннан республика халкы телефон аша консультация ала һәм үз талантлары турында сөйли ала.

Инвалидлар декадасы уңаеннан 16 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Татарстанда инвалидлар хокуклары мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Кайнар линия" телефоны: 8 (843) 557-21-25. Ул эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, 12.00-13.00 сәгатьтә төшке аш тәнәфес белән эшли. Шулай ук республика халкы ТР Хезмәт министрлыгына үз тәкъдимнәрен түбәндәге электрон адреска җибәрә ала: Alfiya.Bikbaeva@tatar.ru", - диелә хәбәрдә.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре шулай ук төрле өлкәләрдә мөмкинлекләре чикләнгән, инвалидларны һәм инвалид балаларны тернәкләндерү үзәкләрендә чакырылган кунаклар булырга әзер булган талантлы кешеләр турында мәгълүмат көтәләр. Мөрәҗәгатьләрдә элемтәгә керү өчен түбәндәнге мәгълүматны күрсәтергә кирәк: инвалидлыгы булган кешенең фамилиясен, исемен һәм атасының исемен, туган көнен, яшәү адресын, элемтә өчен телефонны һәм электрон почтасы адресын.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар линия