Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтием — алтыным

Ап-ак карлары белән кыш килде. Әтием өчен ул 80нче кыш!

Әтием - Фәйзрахманов Миннерәфыйк Фәйзрахман улының балачагы бик авыр елларга туры килгән. Әтисен сугышка озатканда әнисе 4 бала белән һәм бишенчегә авырлы булып калган. 1941нче елда авырып энесе, ә 1943нче елда әтисе үлгән. Гаиләдә бер генә ир-егет булганлыктан, тормыш авырлыгын җигелеп тартырга, әнисенә терәк булырга туры килгән аңа. Гәүдәгә кечкенә булса да, 7 классны тәмамлагач, колхозда ат җиккән ул.
1953-1956нчы елларда Армия сафларында хезмәт иткән. Туган авылына кайтып кирпечтән үзе тегермән салган һәм озак еллар шунда эшләгән. 1958нче елда өйләнеп, үз гаиләсен корган. Бер-бер артлы 4 кызлары туган. Безне кеше итү өчен күп көч куйды алар. Барыбызны да югары белемле иттеләр. Ул чорларда колхоз фермасында 2 ел мәҗбүри эшләргә, аннан соң гына укырга китәргә була иде. Ә безнең әти әлеге таләпне үтәмәде. Шуның өчен әтине эшеннән алдылар, печән һәм ашлыктан мәхрүм иттеләр. Ә ул беркемгә үпкәләмәде, сынмады, сыгылмады. Умарталар тотты, балта эшенә йөрде, мичләр чыгарды, кибет һәм мәктәп салуда да үзеннән зур көч кертте. Бер эштән дә курыкмады. Һәр эшне җиренә җиткереп башкарды. Шуның өчен аны һәркем ярата, хөрмәт итә, киңәшләр сорый. Бүгенге көндә ул әнием белән бәхетле картлык кичерә, балаларының һәм оныкларының игелеген күреп яши. Кадерле Әтием! Гадел дә син, мәрхәмәтле дә син, Үрнәк тә син бик күп кешегә. Оныкларың өчен яхшы бабай, Бик газиз син безнең әнигә. Сиңа һәрчак бәхет, шатлык телим, Нур сүнмәсен якты йөзеңнән. Сәламәт бул! Бәхет-шатлыклардан Аермасын Ходай үзеңне.
Сине яратучы кызың Әлфирә ӘҮХӘДИЕВА
Смәел авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250