Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“ТӨШЛӘРЕМДӘ КӨТӘМ КЫЗЫМНЫ”

“ТНВ” каналында “Вызов 112” тапшыруын алып барган Эльвира ФАЗЛЫЕВА эстрадада да актив иҗат итә башлаган иде. Әмма илһамланып хезмәт иткәндә, тормышында коточкыч фаҗига булып, барысы да тукталды...

— Гаиләм, балам бар, телевидениедә яраткан эшем, эстрада — барысы да җайлы бара. Мин бәхетле. Тагын ни кирәк?! — дип тормышыма сокланып әйтә идем. Әллә үз-үземә күз тидердемме, нәрсә булды — белмим. Бер минутта барысы да чәлпәрәмә килде, — ди Эльвира. — Балам яшәешемнең бөтен ямен үзе белән алып китте. Хәзер элеккечә була алмаячакмын инде. Күңелдә бушлык. Бөтен хыялым — кызым белән очрашу көтеп йөрим.

“ӘКРЕН ГЕНӘ АЯККА БАСАМ КЕБЕК”
— Эльвира, “Кайтарасы килә яныма” дип исемләнгән клибың дөнья күрде. Үз тормышыңнан алып язылган, берәүне дә битараф калдырмады. Клип ничек әзерләнде?
— Кызым якты дөньядан киткәч, бер ел “кома”да яшәгәндәй булдым. Ирем Александр: “Аидага багышлап җыр яздырыйкмы әллә? Истәлек булыр”, — дип әйтә иде. Ул хакта озак уйладым. Бераз тынычлана төшкәч, бу эшкә керештем. Аидага дога булып барыр дип уйладык. “Кайтарасы килә яныма” җырын Айдар Тимербаев һәм Айдар Минһаҗев иҗат итте. Җырлый алмам, елармын дип уйладым. Әмма нишләптер алай ук авыр булмады. Әллә балам булышты, белмим... Клипта гаилә видеоязмаларын, фотоларны кулландык.

— Төшеңә керәме?
— Баштарак гел керде. Кочаклашып уйнап йөри идек. Хәзер йокларга ятканда гел сорыйм: “Аида, кил”, — дим. Әлегә килми, рухы шат булып, күңеле тыныч ятадыр. Каберендә ап-ак чәчәкләр, уенчыклар. Атна саен янына барам.
— Авыр булса да, фаҗига турында сөйләшик әле.
— Узган елның 15 апреле. Мин эшкә киттем. Бала әтисе һәм абыйсы (Александрның беренче никахтан туган улы — Л.Й.) белән калды. Бик җилле көн иде. Агач ботагы сынып, уйнап йөргән балам өстенә төшкән. Нәкъ шул көнне кызымны кочакларга өлгермәдем. Ашыктым. Югыйсә көн саен кочаклап-үбеп китә идем. Баланы хастаханәгә озатканнар. Әмма саклап кала алмадылар. Аңа 4,5 яшь иде.

— Үзеңне ничек кулга алдың?
— Бик каты стресс булды, үз эчемә бикләндем. Эштән озак вакытка административ ял алып, берничә айга туган ягыма — Әлмәт районы Түбән Мактама авылына әти-әни янына кайтып тордым. Анда да авыр булды. Аида белән еш кайта идек. Бөтен нәрсә аны хәтерләтә. Беренче вакытларда, котылыр идем дә, кызым янына китәр идем, дип хыялландым. Ятсам да, уянсам да, балам кырыемда яткан сыман. Кулыма зур итеп Аида дип яздырдым, машинада янәшәмдә аның иң яраткан курчагын йөртәм, бүлмәсендәге уенчыклары да шул килеш тора. Алай миңа җайлырак. Янымда кебек хис итәм.
Бик күптөрле антидепрессантлар эчтем. Һәр айның 15 нче көнендә мәчеткә барам, дога укытам, үземне өшкертәм, шунда бераз тынычлык табам. Баланың елын уздырдык. Әкрен генә аякка басам инде. Тормышны дәвам итәргә кирәк бит. Әмма бу йөрәк ярасы гомер буена барачак.
Лилия ЙОСЫПОВА.

https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_8572%2Fall

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев