Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тыныч булсын бабаемның җаны...

Мин бабайларымны бары тик фотосурәтләреннән генә күреп беләм. Әтиемнең дә, әниемнең дә әтиләре тырыш, акыллы, хөрмәткә лаек ир-егетләр булган. Икесе дә Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Кызганыч, сугыш яралары, тынгысыз елларның газаплары эзсез үтми - Мәгъсүм бабам - 42 яшендә, Зиннәтулла бабам 63 яшендә вафат булганнар. Үземнең әтием һәм каенатам да (40-41 нче елгы сугыш чоры балалары) кыска гомерле булды. Минем улларым да бабайсыз үсә.
Еш кына без аларга бабайлары турында, аларның тормышлары, язмышы хакында сөйлибез. Кайнар йөрәкле, олы җанлы, җылы куллы кадерле кешеләрен малайлар белеп үсә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан да мин улларыма дәү бабайларының сугышчан юлларын сөйләдем. Шул тәэсирләр мине шигырь язарга этәрде. Үзем туганчы 20 ел алдан вафат булган кадерле бабам - Зәкиев Мәгъсүмнең якты истәлегенә багышлап язылган шигыремне газета укучыларга да тәкъдим итәм.

Кырык бишнең ямьле май аенда

Күпләр көткән Җиңү таңы аткан.

Минем бабам булган бу сугышта,

Минем бабам илгә исән кайткан...

Ләкин бабам ике куллап кысып

Яраталмаган һичбер вакыт улын...

Чөнки фашист бомба атып өзгәч,

Бабам калган сыңар куллы булып.

Сыңар кулда - язмыш дилбегәсе,

Бик күпләргә күрсәткән ул үрнәк.

Сугыш яралаган - җиңә алмаган,

Ир-егеттә иң мөһиме - йөрәк!

Кулы - өзек, җаны төзек булган,

Минем бабам - кыю егет - солтан.

Тормышны ул сыңар куллап, ләкин

Куш йөрәкләп алга алып барган.

Минем бабам - олпат ир-ат булган -

Карт әбиләр хәтерлиләр аны.

... Оныклары горурланып сөйли -

Тыныч булсын бабаемның җаны...

Тыныч булсын бабаемның җаны -

Миндә ага бабамнарның каны...

Фотода Зәкиев Мәгъсум Зәки улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250