Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Утырыйк әле бер гөрләшеп...

3нче октябрь көнне район кулланучылар җәмгыятенең «Шушма» ресторанында үткән Өлкәннәр бәйрәмендә хатирәләрне яңартып, хәл-әхвәл белешеп, хезмәттәшләр белән күрешү мөмкин булды.

Ул көнне табигать тә кояшлы көнен жәлләмәде. Җир өстенә сибелгән сары яфракларны шыгырдата-шыгырдата, күктән шат елмайган кояш нурларына иркәләнеп, өлкәннәр бәйрәмгә ашыкты. Район кулланучылар җәмгыяте бәйрәм генә оештырып калмый, күчтәнәч-пакетлар белән дә сөендерә. Матур традициясен дәвам итеп, өлкәннәребез быел да мул табыннар артына җыелды. Күп оешмалар бер пакет күчтәнәч белән чикләнгәндә, өлкәннәрне күрештерү, алар өчен зур бәйрәм ясау нинди олы шатлык. Әйтер сүзләр, изге теләкләр, күңел түреннән саркып чыккан җырлар... һәммәсе дә бәйрәмгә үзгә бер матурлык өстәде.
- Кооперация кешесе элек-электән зыялы булган. Гомер буе шушы югарылыкны саклап, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын сезгә, - дип, изге теләкләрен ирештерде район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Марсель Хәкимов.
Авыр елларда эшләп, зур хезмәт куйган өлкәннәргә район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов та иң изге теләкләрен юллады. Өлкәннәрнең үзләренең дә әйтер сүзләре, изге теләкләре бихисап иде. Бер-берсен сагынышып килгән ветераннар:
- Бүгенге көндә аягыбызда нык басып торабыз икән, зарланырга кирәкми. Үткән көн үткән, киләчәкне белеп булмый, шуңа да бүгенгесенә шөкерана кылып яшәргә кирәк, - диделәр. Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә сәүдә системасын алга җибәргән, куелган планны һәрвакыт тулаем үтәп барган өлкәннәребез район кулланучылар җәмгыятенең киләчәге өчен борчылуларын да белдерде. Лаеклы ялда булса да, бүген дә җәмгыятькә армый-талмый хезмәт итүче Әнисә Хәйруллина сүз алып: «Еллар үтү белән хезмәт тә башка борылыш ала, үзгәреш кичерә. Бүгенге көндә замана шаукымына килеп кергәнбез икән, без аны, һичшиксез, җиңеп чыгарга тиеш. Киләчәгебез юк дип төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ныклы үткәнебезне лаеклы рәвештә, өлкәннәребез хезмәтенә тап төшерми дәвам итәргә бурычлыбыз», диде. Киң ассортиментта ит, камыр ризыклары белән тәэмин итүче, мәҗлесләр үткәрү өчен зур мөмкинлекләр бирүче, һәр бәйрәмнең күрке булган коллектив үз өлкәннәрен онытмавы, аларга кадер-хөрмәтне мулдан күрсәтүе белән мактаулы. Ә өлкәннәр хәер-фатыйхасы һәм ризалыгы тормышта иң мөһиме. Шуны онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250