Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ВЕТЕРАН КӨНДӘЛЕГЕННӘН - Чолганыштан иске кием киеп...

Сугышның беренче айлары. Дошманның куәтле чагы. Шәйхи хезмәт иткән чолганышта калган часть та сугыша-сугыша үзебезнекеләргә таба чигенә.

Бик күпләр пленга эләгә. Шәйхи белән өч офицер көндезләрен салам-печән өемнәрендә качып ятып,төннәрен күченеп, чолганыштан чыгуга өметләрен өзмиләр. Солдат киемнәрен салып иске киемнәр кияләр. Көзге ачы җилләр, яңгырлар, камышлы сазлыклар үзәкләренә үтсә дә, яшәү теләге гел алга өнди аларны. Тартырга тәмәкеләре, ашарга ипиләре дә бетә берзаман.
Кече лейтенант Шәйхине юлдашлары бер авылга продукция алырга җибәрәләр, бер тәүлектән кайтмасаң, китәбез, дип. Авылга килгәч иң кырый йорт янында сакаллы украин карты белән аның карчыгын очрата, ишарәләп ашарга бирүләрен сорый. Шулчак урам буйлап 1 полицай белән 5 немец килгәнен күреп ала. Сатмагыз инде, зинһар, дип хәлне аңлатып бирә Шәйхи. Чолганыштан чыгып баручы иптәшләре көтеп торганын да әйтә. Сатмый бабай, полицайга Шәйхине киявем дип таныштыра. Полицай ашатып, йоклатып чыгарырга приказ биреп, немецларны калдырып китеп бара. Кунакларны ашат дип, бабай ишектән күренгән 18-19 яшьләр тирәсендәге кызына да, Шәйхигә дә эш куша. Немецлар йоклагач, бабай төнлә ашамлыклар биреп, кызын юл күрсәтүче итеп Шәйхине иптәшләре янына озатып җибәрә. Шәйхи бабайның кызы Натальяга «исән калсам мин сине эзләп табам», дип вәгъдә биреп китә. Һәм сугыштан соң 1947нче елда Натальяны эзләп таба. Ире дә бик кешелекле икән, җилкәдән сөеп, зурлап кунак итеп озатып калдылар, дип сөйли торган була Шәйхи бу хакта.
Шәйхи Сәләхов чолганыштан исән-имин чыгып, шуннан соң бик күп сугышларда катнаша, сугышчан батырлыгы өчен өч орден, биш медаль белән бүләкләнә. 1944нче елның октябрендә икенче группа инвалид булып, туган авылы Чапшарга кайта. Бер кулсыз килеш колхозда хисапчы, рәис урынбасары булып эшли. Ләкин сугышта алган яралары Шәйхи аганы вакытсыз 47 яшендә безнең арабыздан алып китә. 7 бала белән тол калган хатыны, ул чактагы колхозның атаклы умартачысы Хатирә Мөхәммәтҗанова балаларның барысын да исән-имин үстерә, укыта, башлы-күзле итә. Быел 92 яшен тутырган ана Казандагы кызы Рәйханә гаиләсендә, иренең сугыш вакытында язган көндәлекләрен укытып, аның хатирәләрен сагынып яши. Украин карты ярдәме белән туган якка кайтып җитү бәхетенә ирешкән ире өчен Украина халкына бик рәхмәтле, андагы хәзерге чуалышларга бик гаҗәпләнә һәм Аллаһтан аларга иман килеп килешсеннәр иде дип сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250