Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елны каршы алып

2012 - Аждаһа елы. Әлеге елда туган кешеләр бик көчле шәхесләр, горурлар һәм мөстәкыйльләр. Икейөзлелек аларга бөтенләй хас түгел. Аждаһалар яхшылыкның кадерен чын чынлап аңлаучылар. Бу елда дөньяга аваз салучылар бик активлар, алар һәрчак үз алларына куйган максатка ирешәләр, авырлыклар алдында югалып калмыйлар. Дөрес, тышкы яктан алар кырыс булып тоелырга...


Яңа елга аяк баскан көннәрдә районыбызның төрле кешеләре арасында сораштыру үткәрдек. Безнең сорау түбәндәгечә яңгырады: «2011нче ел нәрсәсе белән истә калды, яңа елга нинди уй-теләкләр белән аяк басасыз?».
- Илһам Гайнетдинов, «Балтач» универсаль спорт сарае директоры.
- Быел коллективыбыз тулаем җыелып бетте, безнең өчен шул зур куаныч булды. Ел дәвамында төрле дәрәҗәдәге ярышлар үткәрә алдык. Киләчәктә алар саны тагын да артыр дигән өметтә калабыз. Районыбызда спорт сөючеләр кимемәсен, киресенчә артсын иде, чөнки хәзер безнең ишекләр алар өчен унике сәгатьтән артык ачык тора. Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән райондашларымны ихластан котлыйм, аларга сәламәтлек, бәхет, шатлык, тыныч көннәр, эшләрендә зурдан-зур уңышлар телим.
Р.S. Гөлүсә һәм Илһам Гайнетдиновларның шушы көннәрдә икенче балалары дөньяга аваз салды. Сабыйга ныклы сәламәтлек телибез, якты дөньяларга үз бәхете белән тусын.
- Илһамия Шәрәфиева, Түнтәр авылы, даими хәбәрчебез.
- Минем өчен 2011нче ел гел сөенечләрдән торды. Аллаһыга шөкер, 5 ел тырышып укып, университетны тәмамладым, кулыма диплом алгач, озакта көттерми икенче бәхетле мизгелләрне кичерергә туры килде. Үземнең белгечлегем буенча эшкә урнашырга насыйп булды. Аллаһыга мең шөкер, яраткан эшем, хөрмәт иткән укучыларым бар, өченче куанычым ул абыемның гаилә корып җибәрүе, янәшәмдә кадерле әти-әниемнең исән-сау булып, һәрвакыт миңа үзләренең төпле киңәшләрен биреп торулары.
2012нче ел куанычлы вакыйга белән башланып китә. 7нче гыйнварда кадерле әтиебезнең туган көне - 50 яшьлек юбилее. 2012нче елда әти-әниемнең исән-сау, кайгы-хәсрәт күрми, без, өч балаларының игелеген күреп яшәүләрен телим. Туганнан туган апам һәм абыем гаиләләренә дә тигезлек-иминлек, балалар куанычы, тигез мәхәббәт насыйп булсын. Янәшәмдә мине яратучы, хөрмәт итүче чын дусларым атлап барсын. Аждаһа елы ил-көнебезнең аяз күген кара болытлар белән капламасын, ил өстенә авыр кайгылар килмәсен, ачлык һәм сугыш афәтләреннән сакласын иде. Форсаттан файдаланып, райондашларымны, авылдашларымны, үземә белем биргән мәктәп коллективын, туганнарымны Яңа ел белән тәбрик итәм. Һәр йортка яңа ел күп куанычлар, иминлек, һәрбер кешегә ныклы сәламәтлек, иман байлыгы алып килсен. Балалар тыныч, тигез гаиләдә дус-тату яшәсеннәр.
- Фәргать Шәфигуллин, район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе.
- Районыбызда быел булган күңелсез фаҗигаләр киләсе елларда кабатланмасын иде. Һәрбер кеше өйләренә исән-сау әйләнеп кайтсын, юлларда аварияләр булмасын. Ә моның өчен руль артында утырган килеш спиртлы эчемлек кулланмаска кирәк. Шоферлар тизлекне арттырмыйча, бер-берсенә хөрмәт белән карасыннар, ихтирамлы булсыннар. Бигрәк тә юлда балаларга карата күп игътибар сорала. Районыбыз юлларында сау-сәламәт килеш очрашырга язсын.
- Рәисә Мөхәммәдиева, Түнтәр урта мәктәбе директоры.
- Яңа ел бәйрәмнәрен, кичәләрен гаиләбез белән бик яратабыз. Ул безгә тылсымлы бәйрәм шикелле тоела. Әйтерсең, Кыш бабай тылсымлы таягы белән болгый да, безнең барлык мәшәкатьләребез берничә мизгелгә онытылып тора. Ни кызганыч, алай түгел шул... Бу ел безнең гаилә очен бик истәлекле, шатлыклы, уңдырышлы ел булды: бер-бер артлы ике оныгыбыз туды, ишәйдек, яшәү яме, мәгънәсе тагын да артты. Мәктәптә дә тату, эш ярата торган, һәр яңалыкны эләктереп алырга әзер, яхшылыкның яманлыкны җиңгәнлеген аңлый торган коллектив белән эшлим.
Яңа елга да зур өметләр баглыйм. Сайлаулар (бик мөһим вакыйга) да тыныч кына үтсен, җитәкче постларга лаеклы кешеләр килсен. Эшләребез уң, гаиләләребез бөтен, илебез тыныч булсын! Районыбыз халкына саулык-сәламәтлек, күп шатлыклар телим.
- Альверт Михайлов, «АК БАРС» Банкның Балтачтагы өстәмә офисы җитәкчесе.
- 2011нче елда «АК БАРС»ка 18 яшь тулды һәм шушы елларда тупланган коллективыбыз өчен бу зур бәйрәм булды. Ел банк системасындагы эшчәнлегебез буенча начар тәмамланмый. Халык өчен уңайлы булган хезмәтләр булдырылды һәм райондашларыбыз алардан бик рәхәтләнеп файдалана.
Районыбыз халкына яңа ел уңышлар китерсен, тыныч, матур тормышта яшәүләрен телим, кадерле, якын кешеләре һәрчак яннарында булып, куанычта яшәргә язсын.
- Азат хәзрәт Хәлимев.
- Дин - әхлак эчебездә булсын,
Тышыбызга җитәр матурлык.
Арабызда булсын чын дуслыклар,
Зәңгәр күгебездә тынычлык!
Кадерле райондашларыбыз! Яңа ел бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермә сен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә учагыгыз гел бәхеттән балкып торсын.
Теләкләрне Зәлия ХӘСӘНОВА туплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев