Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әйдаман Виктор, әйдаман Валентин

Валентин абый - югары белемле инженер. Күп еллар баш инженер булып эшләгән. Ун еллар элек бригадирлыкны үз кулына алырга димләгәннәр. Син бу урында кирәгрәк, дигәннәр. Чыны да шулай.

Бүген ул туган авылы Улисьялны республика күләмендә, аннан читтә дә танытуга зур көч куйган. Элек беркем белмәгән Улисьялны бүген Минзәләдә дә, Чаллы белән Әлмәттә дә, Мари Илендә дә бик әйбәт беләләр. «Аралашып яшибез, концертлар белән күп киләләр, без дә барабыз, - ди ул. - Үзебезнең фольклор төркемебез бар. Әбиләр дә оешып киткән иде әле, таралдылар гына».
Бер чорда «сүнеп» торган клублары да соңгы елларда чын мәгънәсендә мәдәни учакка әйләнгән. Виктор Федоров мөдир булганнан соң биредә күптөрле чаралар үткәрелә башлаган. Гомумән, бу кеше турында без ул көнне бик күп мактау сүзләре ишеттек. Бик тырыш, булган комбайнчы да, тәртипле гаилә башлыгы (тормыш иптәше Лада белән өч бала үстерәләр), оста гармунчы, спортчы...
- Безнең авылның әйдаманы ул, - ди Виктор турында Валентин абый.
Дөресен әйтик, чеп-чи мари авылында яшәүче кешедән әле без татарлар да бик сирәк куллана торган «әйдаман» сүзен ишетү бик кызык булды. Татарчаны шәп белүе белән Валентин абый үзе дә горурлана икән.
- Мари Иленең Арча районы белән янәшә генә Морки авылына баргач булды бу хәл. Анда марилар да, татарлар да яши. Мәчет мулласы Гариф исемле ир-ат белән сөйләшеп тора идек. Аңа берәү килеп марича эндәште дә, ул теттереп марича сөйләшә башлады. Иң кызыгы: ул марича миннән әйбәтрәк сөйләшә, чөнки Моркида әдәби тел сакланган, ә безнең мари теле бозылып беткән. Аның каравы, мин татарча аннан әйбәтрәк сөйләшәм!
Авыл дип җан ата торган Валентин абый үзе дә чын әйдаман. Заманында район Советы депутаты булып сайланган.
Файдасы - авыл яуда калганнарга һәйкәлле булган. Бер район Советы сессиясендә Валентиннары бу мәсьәләне күтәргән, ул чактагы җитәкче Марат Зарипов шул залда ук тиешле кешеләргә күрсәтмә биргән...
Валентин, Виктор кебек тынгысыз кешеләре булу, мөгаен, авыл бәхетенәдер.

Охшаш материаллар:
Улисьял авылы
Районда бердәнбер мари авылы Улисьял - «Коммунизм утравы»...
Музейлы... мәктәп
Улисьялда бердәмлек юк дисәләр дә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250