Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югалган 86 яшьлек Нәҗип Гыймадиевның бүген мәете табылды

9 февраль көнне, кичке 21.00 сәгатьләр тирәсендә өеннән чыгып киткән, Балтач бистәсендә яшәгән 86 яшьлек Нәҗип Гыймадиевның мәете табылу турында хәбәр килеп иреште.

- Әтине эзләү ике көн дәвам итте. Казаннан кайткан олы улыбыз Радик (Радик Шакиров - ТР Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, Балтач егете - Я.Ш.) бүген көндез аның мәетен тапты. Радик төзелеп килүче яңа бассейн яныннан Шушма елгасы ягына төшеп киткән кар чанасы - "Буран" эзе буйлап җәяү бара башлый. Басу уртасында кар өстендә яткан кара кием күреп, тездән кар ера-ера, якынрак килгәч, бу шикле әйбернең кеше булуы ачыклый... Бабасын танып ала...

Ничек анда Балтач читенә килеп чыкты икән, дип уйлыйбыз. Әллә берәрсе юлда бәрдереп, аннан соң басуга китереп ташламадымы икән дип, шикләнәбез. Чөнки тирә-якта бернинди дә аяк эзе юк, - диде Нәҗип абыйның кызы Розалия ханым.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250