Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайда сез, бабайлар

Авылымның һәр нәрсәдән хәбәрдар булган зирәк картларын – аксакалларын сагынам.

Авылымның һәр нәрсәдән хәбәрдар булган зирәк картларын – аксакалларын сагынам. Кемнең сыеры көтүдән качкан, кемнең бозавы ычкынган, кемнең каз бәбкәсе адашып калган – һәммәсен белеп торучы, хуҗасына җиткерүче бабайларны сагынам. Алар авылдагы һәр баланы диярлек исемләп беләләр иде. Инде танып бетермәсә дә, битараф калмыйча:

–Кем кызы соң әле син? Ә-ә, әбиең авырмыймы? – дип, баланы кара-каршы сөйләшергә өйрәтерләр иде. Баланың кайларда уйнавы, ничек сөйләшүе, тәртипле-тәртипсез булуы да алар күзеннән читтә калмады. Әти-әниләр дә, алар сүзенә колак салып, берәр гаепләре булган уллары-кызлары белән сөйләшми калмадылар.Берничә көн күзгә-башка күренми торсаң да, әлеге күрше бабайлар, кайда югалдың, дип сораштыра, бала-чаганың күңелен күрә иде. Берчакны шулай әниемнең Кукмарадагы бертуган апаларыннан кунактан кайткач, олы апамнан күрше бабай кунак хәлләрен сораша.

–Ничек соң, кунакта шәп сыйладылармы?Апамның: “Сыйлавын сыйладылар, сөяк кенә кимертмәделәр”, – дигән җавабын гомер буе көлеп искә алды ул. Бу бит узган гасырның җитмешенче еллары башы. Ул елларда әле ит бик кадерле. Туган апабызның да гаиләсе ишле, җиде бала. Кунак кызына, билгеле, ит биргән инде ул мәрхүмкәй, ә үзенекеләргә сөяклерәк җирләрне бүлгәләгән...Ул чорда бит авыл тулы бала-чага, һәр йортта дүртәр-бишәр. Әмма бу бабайлар безнең һәрберебезгә әйтер сүз таба, безне сөйләштерми, алдына карап, тыныч кына янәшәбездән үтә белми иде. Кечерәкләрне: “Минем кызым юк, әйдә, минем кызым бул әле”, – дип, кайберләребезне: “Әтиең сине миңа өч тиенгә сатты, хәзер син минеке инде”, – дип тә шаярталар, әмма бер генә балага да битараф калмыйлар иде...

Кызганыч, бүген авылларда инде бабайлар – балаларныкын, балалар бабайларның исемен белми. Өлкәннәрнең бик күбесе чит кеше баласы белән кызыксынмый инде. Тәмәке тартып торучы яки сүгенеп куючы яшүсмергә дә кисәтү ясамый, әти-әнисе белән сөйләшми. Буыннар арасында чылбырлар өзелергә җитеп килә.

...Сагынам сезне, бабайлар!

Алай да исраф, болай да...

Яңа кием ала башласак, барыбыз да ныклырагын, чыдамрагын, матуррагын алырга тырыша. Ә аннары тудыра алмый тилмерәсең: ай киясең, ел киясең дигәндәй. Берничә ел бер төрле кием белән йөрүе дә кыен, яңартасы да килә башлый, әмма тузмаган, төсен җуймаган әйберне ташлап та булмый. Исраф булмагае дип куркасың да, аптырагач, шкафка элеп куясың... Еллар буе шунда эленеп тора. Бу шул ук исрафлык билгесе түгелме икән соң?

“Ипи елыйдыр инде”

Балалары кечкенә вакытта апамнар күп фатирлы йортта яшәде. Күңелле яшәделәр. Барысы да яшьләр, һәр фатирда икешәр бала. Өй яннары, ничә барсаң да, “селкенеп” тора иде. Әмма шимбә җитүгә, йорт яны тынып кала: барысы да авылларга тарала.Бүгенге кебек техника заманы түгел, бер кайткач, йоклап китү гадәти хәл иде. Берсендә шулай, мунчалар кереп, әбиләре пешергән тәм-томнар белән сыйланып, йокларга яткач, апамның 5-6 яшьләрдәге улы кычкырып елый башлады. Шулкадәр әрнеп, сулкылдап елый, сүзен һич аңлый торган түгел. Көч-хәл белән: “Ипи елыйдыр инде”, – дигәнен аңладык.Баксаң, күрше апасы шушы балага тавык-чебешләрегезгә салырсыз дип, искергән ипиләрен биргән. Ә сабый, уенга алданып, аны шунда, сарайлар буенда онытып калдырган. Дөрес, алар килгәнче “елатып” интектермәгәннәр, ипине өлкәннәрдән кемдер күреп, алып киткән була. Әмма бу очрак туганыма шулкадәр зур сабак була, шуннан бирле кушкан йомышларга бик игътибарлыга әйләнде ул. Үзе әти булгач та үзгәрмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе