1 июльдән Россиядә йөкле һәм ялгыз ата-аналар өчен яңа пособиеләр кертелә
1 июльдән РФ Президенты йөкләмәсе буенча йөкле хатын-кызлар һәм ялгыз бала тәрбияләүче ата-аналар өчен ике яңа пособие кертелә.
Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында хәбәр итте.
"Бүген йөклелекнең иртә срокларында учетка баскан хатын-кызларга махсус түләүләргә 10 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәбез. Сүз авыр финанс хәлендә булган булачак әниләр турында бара. Сабый туганчы ай саен алар якынча 6,3 мең сум акча алачак", - диде Мишустин.
Ул аныклаганча, конкрет сумма яшәү регионына бәйле. Инде быел ук 400 меңнән артык йөкле хатын-кыз шундый ярдәм алачак.
"Балаларны ялгыз тәрбияләүче аналарга һәм әтиләргә тагын бер пособие биреләчәк, бу еш кына бик җиңел түгел. Июль аеннан 8 яшьтән алып 17 яшькәчә булган, тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләрдә үсүче балалар өчен ай саен акча түләячәкбез», - дип хәбәр итте Премьер-министр.
Аның сүзләренә караганда, моңа 36 млрд.сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Пособиенең күләме РФ субъектында бала өчен яшәү минимумының яртысына, уртача алганда аена 5,5 мең сумга якын. Ел ахырына кадәр бу түләүне ялгыз ата-аналар 1 миллионнан артык бала алачак.
Яңа пособиеләрне 1 июльдән, шул исәптән дәүләт хезмәтләре Порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин булачак.
Тулырак: ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев