Хезмәт

1 ИЮНЬ — ХАЛЫКАРА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ

1нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Календарьда кызыл белән билгеләнмәсә дә, бу көн аеруча истәлекле булып күңелгә кереп кала. Чөнки безнең җирлектә әлеге бәйрәмне күңелле итеп үткәрүгә зур әһәмият бирәләр. Газиз балаларыбыз бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә һәрвакыт әти-әни кайгыртуын, сөюен, якыннар игътибарын тоеп яшәсен. Илдә һәрвакыт тынычлыклар булсын,...

Сәламәтлек сукмагыннан
- Балалар өчен ниләр генә уйлап тапмыйлар хәзер.
- Әйтмә. Тик шунысы куанычлы: барысы да безнең газизләребез өчен бит.
4нче номерлы «Каенкай» балалар бакчасына бер керүемдә әнә шундый сөйләшүнең шаһиты булган идем. Биредә сүз «Сәламәтлек сукмагы» хакында икәнен тиз шәйләп алдым. Чөнки ике улым да шушы бакчага йөргәнлектән, бу сукмак хакында бик яхшы беләм. Ә сәламәтлек өчен файдасы турында әйтеп тә тормыйм.
Нәрсә соң ул дияр кайберәүләр. Әлеге сукмак уен мәйданчыгының бер өлешендә урын алган. Биредә таш-ком өстеннән йөрисең, су, күпер аша узып, төрле үләннәрне иснисең, өстәл артына утырып шифалы чәйдән авыз итәсең. Барысы да гади генә кебек. Әмма әлеге сукмактан йөрү бала организмы өчен үтә дә файдалы. Балаларның сукмактан шатланып, яратып йөрүен үземнең дә күзәткәнем бар.
Зур тырышлык, хезмәт таләп иткән әлеге проектны тормышка ашырырга нәрсә сәбәп булган соң? Әллә бина эчендә генә баланы сәламәтләндерү мөмкин түгелме?
- Бала сәламәтлеге турында сүз барганда бер генә алым да артык түгел диясем килә. Чөнки мәктәпкә хәзерлек чоры баланың физик үсешенә нигез сала. Шуңа да без үзебезнең мәйданчыкта табигать байлыкларыннан «Сәламәтлек сукмагы»н булдырырга ният кылдык. Коллективның, әти-әниләрнең тырыш хезмәте, иганәчеләрнең матди ярдәме нәтиҗәсендә башкарылган проект инде ничәнче сезон балалар сәламәтлеген ныгытуда иң мөһим чара булып тора, - ди бакча мөдире Роза Шәмсетдинова.
Чыннан да, табигать байлыкларыннан ясалган бу сукмакның файдасы күп булуын белгечләр дә раслый. Аяк табаннарына массаж ясалу, су, һава ванналары кабул итү, дару үләннәре иснәү, үләннәрдән ясалган чәй эчү яхшы энергия бирә, арыганлыкны бетерә, сәламәтлекне ныгыта.
- Гадәти булмаган әлеге алымның үзебездә булдырылуына һәм балаларыбызның аннан күпме канәгатьлек алуына чиксез шатланабыз. Ә иң мөһиме, әлеге сукмакның сабыйларны сәламәтләндерүдә файдасы күп булу, - ди шәфкать туташы Римма Михайлова. Балаларның сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә күркәм эшләр башкарган «Каенкай»ның «Сәламәтлек сукмагы» бик күпләрдә зур кызыксыну уятты. Күп кенә балалар бакчасы шушы үрнәктә үзләрендә дә сукмак булдырды. Димәк, «Каенкай» балалары гына түгел, хәзер башка бакча сабыйлары да «Сәламәтлек сукмагы»ннан атлаячак.
Балалар һәр иртәне «Сәламәтлек сукмагы»ннан башлый.
«Хыялым чынга ашты»
Кулымда тәрбиягә алынган балалар арасында үткәрелгән «Минем гаиләм» республика конкурсында катнашкан Владислав Сорокинның иншасы. «Кеше гаиләдә барлыкка килгән яхшы гаиләләр белән яши һәм аны киләчәк буынга тапшыра», дип яза ул. Яшь булуына да карамастан, гаиләнең ныклыгы, аның кеше өчен никадәр әһәмиятле булуы хакында бик матур фикерләр урын алган. Автор белән очрашып кара-каршы сөйләшү теләге мине Владислав яшәгән гаиләгә алып килде.
- Владислав, сер булмаса, үзеңнең иң зур хыялың турында безгә дә әйт әле?
- Мин бит Владислав түгел, минем исемем Булат.
- Ничек?
- Мин бит исемемне Булатка үзгәрттем. Ә хыялыма килгәндә, тату, тигез, матур гаиләдә яшәү турында күптәннән хыялландым. Һәм минем хыялым чынга ашты. Мин үз гаиләмне таптым.
- Гаилә синең өчен нәрсә ул?
- Гаилә минем өчен җир йөзендәге иң кадерле, иң мөһим нәрсә. Гаилә ул мин яшәгән йорт, әти-әнием, якын туганнарым.
- Синең өчен бик якын һәм кадерле булган әти-әниең белән безне дә таныштырып уз әле?
- Әтием Фәргать Хәкимуллин Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә бухгалтер булып эшли. Эшендә аны бик яраталар, хөрмәт итәләр. Ул бик тырыш, тәртипле йорт җанлы кеше. Мин аннан бик күп эшләргә өйрәнәм. Әтием миңа һәр эштә үрнәк, ә киңәшләре һәрвакыт юлымда маяк.
- Малайлар өчен әти кешенең бик якын, кадерле булуы сер түгел. Әниең хакында да сөйләп үтче?
- Әни - ул җир йөзендәге иң кадерле, газиз зат. Әниләр бит балаларына һәрчак йомшак мөнәсәбәттә, игътибарлы була. Минем әнием Гөлсинә Низамиева да дөньядагы иң ягымлы, матур, әйбәт әни. Ул Балтач ветеринария лабораториясендә табиб булып эшли.
(Алга таба мин әңгәмәдәшемә яңа исеме белән эндәшә башладым).
- Булат, ә синең әниеңнең эш урынында булганың бармы?
- Мин әниемнең эш урынына бик теләп барам. Анда ак күсе, әрлән бар. Абый-апаларның төрле тәҗрибәләр ясаганын кызыксынып күзәтәм. Әниемне эшендә бик хөрмәт итәләр.
- Өйдә ул нинди кеше?
- Ул чын хуҗабикә. Телеңне йотарлык пироглар, өй сыры, творогны минем әнием кебек бер генә кеше дә әзерли алмыйдыр әле.
- Булат, ә син әниеңә йорт эшләрендә булышасыңмы, әллә гел әтиең янында гына «кайнашасыңмы?»
- Мин әти-әниемә тигез дәрәҗәдә ярдәм итәргә тырышам. Берсенә генә булышсам, үпкәләтермен дип куркам. Чөнки алар миңа икесе дә бик кадерле.
- Дус һәм тату гаиләдә яшәвем белән бәхетле мин. Туганнарыбыз да бик күп. Әбием дә бар. Исеме Сәгыйрә. Кызганычка каршы, бабаем Вәкил генә бик иртә үлгән.
- Әбиегез янына еш кунакка кайтасызмы?
- Әбиемнәрдә без көтеп алынган кунак. Җәйге каникулларымны да әбием янында үткәрәм. Мин аңа бик рәхмәтле. Чөнки ул минем әниемне яхшы, ягымлы, кайгыртучан, тәртипле кеше итеп тәрбияләгән, бик күп эшләргә өйрәткән.
- Булат, газета аша иң якын кешеләрең - әти-әниеңә ниләр әйтер идең?
- Минем бөтен дөнья ишетерлек итеп: «Кадерле әти-әнием, мин сезне бик яратам. Язмышы¬ма нәкъ менә сезнең кебек әти-әнине бүләк иткәне өчен рәхмәтлемен» дип әйтәсем килә.
- Сиңа гомер буе тигез, матур гаиләдә яшәү насыйп булсын. Әти-әниеңне һәрчак хөрмәт итеп, гел ярдәм итеп яшә.
Әти-әнием - ике канатым.
Сәхифәне Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА әзерләде.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: