Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

20 еллык җәннәт яки Сез кабызган утлар

Районыбыз авылларын табигый газга тоташтырып бетерүнең 20 еллык юбилеена багышланган тантанада чыгыш ясаучыларның истәлекләре

Гарифҗан Мөхәммәтшин – совет эше ветераны:

–Бүген бу залда төрле буын вәкилләре утыра. Яшьрәкләр, бәлки аның ни дәрәҗәдә революцион вакыйга булуын, ни дәрәҗәдә тантана булуын да аңлап бетермидер. Район авылларының республикада беренчеләрдән булып табигый газга тоташып бетүе ул еллар өчен генә түгел, гомумән, гаҗәеп хәл булды! Бәлки әле үткән гасырның иң зур вакыйгасы да булгандыр, авылларыбыз тормышын үрелеп-үрелеп карарлык биеклеккә, югарылыкка күтәргән зур вакыйга иде ул!

Шушы бәйрәмгә чакыру алганнан бирле, менә инде ничә көннәр гел уйланам мин... Бу көннәрдә бөтен тормышым кабат күз алдыннан үтте дисәм дә ялган булмас. Өй җылыту өчен иртүк торып фермадан кипкән-каткан тизәк ташулар да, керогаз – керосинкаларда ризык пешереп газапланулар да, баллонлы газ артыннан йөрүләр дә... Ни генә дисәк тә, җылылык адәм баласына яшәр өчен су, һава кебек үк кирәк.  Шуңа күрә бүгенге тантананы мин гадәттән тыш вакыйга, хәтер барлау, хәтер яңарту, гыйбрәт алу бәйрәме дияр идем. Тормыш алга бара, ә бездә һаман да шөкер итү юк, сыктау-зарлану китә. Югыйсә, бүгенге тормышка сабыр итеп, шөкер итеп яшәрлек кенә. Дөрес, алга карап яшәгән кеше канәгать булырга тиеш түгел, әмма бу сыктауга корылган булырга тиеш түгел. Мин бу бәйрәмдә бер горурлык хисе дә кичерәм. Чөнки бу тарихи вакыйгада очраклы гына бер хәл аркасында башлап җибәрүче, катнашучы булырга да туры килде.

Тормыш бит ул шулай корылган: анда кызык һәм кызганыч хәлләр чиратлашып бара. 1977 елның июле иде. Яңгул мәктәбендә директор булып эшләгән чагым. Бөтен укытучылар чираттагы ялда. Көн кичкә авышып килә. Мәктәптә берүзем. Шул чакта мәктәпкә райкомның ул чактагы беренче секретаре Рәфыйк Фәйсханов белән башкарма комитет җитәкчесе Шамил Сираҗиев килеп төштеләр. Бөтен бакчаларны, мәктәпне карап чыктылар. Бар җирдә тәртип иде. “Әйдә әле безнең белән”, – дип, үзләре белән машинага утырттылар да, Балтачка, КПСС райокомының беренче секретаре кабинетына алып киттеләр. Күбрәк Рәфыйк Абдуллович сөйли, “Сез исполком председателенең урынбасары булачаксыз”, – ди. Мин, билгеле, каршы киләм. “Яхшылап уйла әле, әмма бу кабинеттан юк дип әйтеп чыгасы түгел”, – диделәр дә мине 1 секретарь кабинетында калдырып чыгып киттеләр. Ике сәгатьтән кайттылар, шулай итеп урынбасар булдым. Куюын куйдылар, әмма ун көнләп вакыт үтсә дә, мине белүче дә, эш кушучы да юк. Аптырагач, элекке папкаларны өйрәнә башладым. Менә шунда бер кызыклы документ килеп чыкты. Баксаң, КПСС өлкә комитеты, Татарстан Министрлар кабинетының Татарстан авылларын газлаштыру турында махсус карары булган һәм 1975 елда инде Балтач районын газлаштыруга акча бирелгән булган. Бу папканы тоттым да башкарма комитет җитәкчесе Шамил Фәхретдиновичка кермәкче булдым. Ул кабинетында юк иде. Озак уйлап тормадым, беренче секретарьга кердем. Ул карарны берничә кабат карады, укыды, өстәл тирәли йөреп килде дә: “Гарифҗан, син моның белән шөгыльлән әле”, – диде. Монысы бер хәл. Сау-сәламәт яшь кешегә өр-яңа юнәлеш булса да, эшнең асылына төшенү авыр булмас иде. Әмма икенче көнне мине Шамил Фәхретдинович чакырып, 40 минут буе шәпләп “кыздырды”. “Килгәнеңә ике атна юк, исполком председателе буласың киләмени, минем өстән әләк белән йөрисең”, – дип. Баксаң, беренче белән алар арасында “аңлашу” булган икән. Менә шуннан соң миңа газлаштыру белән ике ел шөгыльләнергә туры килде. Казан, Горький, Чиләбе, Волгоградларга кадәр барырга туры килде. Подрядчы оешма – Казан магистраль-ремонт идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Мөбарәк Салихович Шәехов, кызганычка, бүгенге бәйрәмгә кайта алмаган. Газлаштыру турындагы хыялны чынбарлыкка әйләндерүдә гаять зур хезмәт куйган кеәе ул.

Беренче газ факелын кабызу тантанасы үзе бер маҗара булды. Кайбер чыганакларда бу вакыйганың көне дөрес күрсәтелми. 1983 елның 3 ноябре иде ул. Бу көнне районда КПСС райкомының пленумы булды. Анда ТАССР Югары Советы президиумы рәисе  Әнвәр Баһаветдинов катнашты. Башта яңа хастаханә бинасын ачтык. Аннан факел кабызу танатанасына киттек. Чыкты җил, җитмәсә юеш кар ява. Әнвәр  Бәдретдиновичка Мөбарәк Салихович ракетница тоттырды. Төп факел шуннан атып кабынырга тиеш иде. Әмма көчле җил очкынны ала да китә, ала да китә. Әнвәр Бәдретдинович өч мәртәбә атса да, факел кабынмады. Мөбарәк Салихович алдан-ала башка чарасын да күргән булып чыкты. Чүпрәк чорналган таякны дизель майга манчып, кабызды да әлеге кечкенә факелны газ чыгып утыручы торба өстенә атты. Башта бик көчле шартлау булды, тантанага җыелган халык төрле якка сибелде... Шөкер, беркем дә зыян күрмәде, факел әнә шулай кабынды. Әмма гаделлек өчен шунысын да әйтергә кирәк: 1983 елның ноябреннән соң әле районга килгән газны авылларга тарату буенча ул чакта берни дә эшләнмәде. “Боз” җитәкчелеккә Марат Готович Әхмәтов килгәч кенә кузгалды. Ул килде дә миңа: “Бу синең эшең түгел, үз юнәлешләрең белән шөгыльлән”, – диде. Газлаштыруны ул чактагы район җитәкчелеге үз кулына алды. Һәм ундүрт ел эчендә алар бөтен районыбызны табигый газга тоташтыра алды. Бу чынга ашмас хыял иде. 1999 елда без ул көнне зурдан кубып бәйрәм иттек.Нәкъ бүгенгесе кебек, “Без кабызган утлар” дип аталган иде ул. 20 ел без җәннәттә яшибез икән, шул чор җитәкчеләренең хезмәтен бәяли белик, рәхмәтле булып, кадерен белеп яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев