Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

22 июнь — Хәтер көне

Үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызны саклаучыларга баш иябез

1941 елның 22 июне кешелек тарихында иң куркыныч — Бөек Ватан сугышы башланган көн. Дүрт ел дәвам иткән сугыш Җиңү белән тәмамланса да, сугыш башланган көн илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә. 

1418 көнгә сузылган, миллионлаган кешеләрнең гомерен өзгән, йөзләгән шәһәр-авылларны җимергән, бәһасез матди зыян салган сугыш халкыбызның туган илгә тугрылыгын, фидакарьлеген бөтен дөньяга танытты.

22 июнь — тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. Безнең корбаннар саннар белән генә үлчәнми. Тылдагыларның батырлыгы, әби-бабаларыбызның Җиңү өчен көн-төн тырышулары бүгенге буынга үрнәк булып тора.

Хәтер көне уңаеннан, без, Батырлар аллеясына шәмнәр куеп, фашист лагерьларында ятып калган һәм тылда вафат булган сугышчыларны искә алабыз. Үз гомерләре бәрабәренә изге бурыч башкаручыларга, Ватаныбызны саклаучыларга, ирекле киләчәкне тәэмин итүчеләргә, олуг хөрмәткә лаек ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм аларның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәтер көне