Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

60 елдан соң алдырган сугыш кыйпылчыгы

Бу елның апрель башында районыбызның хөрмәтле шәхесләренең берсе, «РСФСР халык мәгарифе отличнигы», «РСФСР һәм ТАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы» исемнәрен йөрткән мәшһүр мөгаллим Гыймадиев Фәрзи Гыймади улына 95 яшь тулган булыр иде.

«Беренче дәрәҗә Ватан сугышы», «Сугышчан хезмәтләре өчен», «1941-45нче елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» кебек чын сугышчан орденнар һәм күп санлы медальләр белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераны, олы йөрәкле бу кеше белән үземнең 50 ел таныш һәм дус булуыма чын күңелдән горурланып яшим, зур бәйрәм алдыннан аның турында кайбер фикерләремне райондашларга җиткерәсем килә.
...Яңгул мәктәбендә математика укыткан Фәрзигә сугыш башланганда 21 яшь була. Ил җитәкчеләре, сугыш тиз арада тәмамланыр дип уйлап, беренче мәлне ир-ат укытучыларны фронтка алмый торалар.
Әмма егет берничә мәртәбә хәрби комиссариатка бара, райкомга керә. Балтач районында гариза керткән 25 ирекледән беренче бишлеккә эләгеп китә ул.
1942нче ел башыннан алар Мәскәү өлкәсендә искиткич авыр шартларда, һава десанты гаскәрләре буларак хәрби әзерлек үтәләр. Менә шул ерак 1942нче елдан бирле районыбызның иң өлкән десантчысы исемен горур йөртте безнең Фәрзи ага.
Әмма немец тылында партизан отрядлары белән Совет властен оештыру бурычын үтәүдә командование аларны файдаланырга өлгерми. Көньяк фронтта дошман Иделгә, Сталинградка ыргыла. 34нче гвардияче укчы дивизия составында Әстерханны сакларга җибәрәләр. 1943нче елның мартыннан аларның часте танк гаскәрләре составында хәлиткеч сугышларда катнаша, бу бәрелешләрдә алган вак-төяк яраларны искә дә алмый ул. 1944нче елның кышында каты яралану - снаряд кыйпылчыклары солдатның бөтен гәүдәсен «теткәләп» бетерә. Мәскәү госпитальләренең берсеннән берсенә күчеп дәвалану, сызланулар озакка бара, Фәрзи ага өчен сугыш инде бетә. Күкрәген сугышчан орден-медальләр белән бизәп туган ягына кайта ул. Алар белән бергә гәүдәсендә фашистлардан биш «күчтәнәч» тә алып кайта батыр.
60 елдан артык нерв җепселенә һәм кан тамырына якын йөрткән кыйпылчыкның берсен аның үз укучысы, Балтачта хирург Наил Зарипов ярып ала. «Казан нейрохирурглары да «үрелергә» батырчылык итмәгән иде, - дип искә ала иде сугыш ветераны.
- Миңа сабый бала йодрыгы зурлыгындагы корыч ярчыкны күрсәтеп елмайганда бөтен йөзеннән тир ага иде Наилнең. Аллаһының рәхмәте яусын үзенә». Батыр сугышчының йөрәге янында йөргән снаряд ярчыгы бүген Чепья Халыклар дуслыгы музеенда уникаль экспонат булып саклана.
Бераз Яңгул мәктәбендә укытканнан соң, шушы ук авылда сугыш чоры ятимнәре өчен оештырылган балалар йортына директор итеп билгелиләр Фәрзи аганы. Биредә тәрбияче булып эшләүче, тормыш иптәше Хөмәйрә апа белән балалар өчен әти-әниләренә әвереләләр. Әтиләре сугышта үлеп калган, әниләре бер уч борчак чүбе өчен төрмәгә озатылгач, бертуган апамның булачак ире - җизнәм Рәдиф һәм аның апасы Газзә дә 7-8 яшьләреннән шушы игелекле бәндәләр канаты астында тәрбияләнә, белем ала.
1957нче елда Фәрзи Гыймадиевич районның иң зур педагогик коллективка - Балтач урта мәктәбенә җитәкчелек итә башлый. «Укытучылар һәм мәктәп өчен елына 1500 кубометрдан артык утын әзерләдек», - дип искә ала иде ул елларны ветеран. Үзәкләштерелгән күмер котельные төзү генә бу бәладан коткара. Төрле юллар белән укытучыларга салынган дистәләгән фатирлар әле дә Балтач бистәсендә кешеләрне үзенә сыендыра. Мәктәп Татарстанда алдынгы тәҗрибә учагына, коллектив мәгариф хезмәтенең танылган осталарын тәрбияләү үзәгенә әверелә. Уңышлары өчен мәктәп Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медаленә лаек була, РСФСР Мәгариф министрлыгы тарафыннан автобус белән бүләкләнә. 1960нчы елда ук директор «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» һәм «Россиянең атказанган мәктәп укытучысы» дигән абруйлы исемгә лаек була. «Почет билгесе» ордены һәм «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнү дә җитәкченең олы хезмәтләрен бәяләү.
Мин Фәрзи ага янына еш керә, сөйләшеп утыра идек. Үзе эшләгән чорда район җитәкчеләре белән килеп чыккан аңлашылмаучылыклардан, укытучыларны тораклы итү өчен төрле киртәләр ясалуга гарьләнеп, коммунист буларак вөҗданы түзмичә, бер ел кала эшеннән китәргә мәҗбүр булуын йөрәк әрнүләре аша сөйли иде ул. Соңгы вакытта Фәрзи агалар тормыш иптәше белән Арчадагы кызы һәм кияве Сания һәм Наил Гыйниятуллиннар гаиләсендә яшәделәр.
Фәрзи аганың вафатына 4-5 ай кала аларда булып, соңгы тапкыр сөйләшеп утырдык. Әңгәмәбезнең шактый өлеше видеотасмада саклана. Хәзерге район җитәкчелегенең үзен онытмауларына, килгәләп йөрүләренә күңеле булган Фәрзи аганың. 1985нче елда райкомның 1нче секретаре итеп билгеләнгән Марат Әхмәтовка мәрхүм Фәрзи ага ул чакта күз яшьләре аша рәхмәт укыды: «Марат безнең район өчен, минем өчен күкләрдән ирештерелгән фәрештә булды ул. Район халкына йөрәк җылысын биреп, Балтачны тернәкләндереп, аякка бастырып китте ул», - диде.
Оныкларым Балтач урта мәктәбендә укыганга, шушы коллектив уздырган чараларда еш катнашырга туры килә. Мәсәлән, тәрбияви яктан югары, зәвыклы итеп оештырылган әниләрне хөрмәтләү, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырган сәхнәләштерелгән чаралар сценариеләрен районның мәктәп һәм клубларына күргәзмә әсбап итеп таратырлык.
Фәрзи Гыймадиев җитәкләгән мәктәпнең бүген дә районда, республикада үз исеме бар. Район мәгариф идарәсен җитәкләгән соңгы 3 җитәкченең 2се шушы мәктәп укытучылары икәнен искә төшерү дә урынлы булыр. Укытучылар, гомумән коллектив, уку йорты директоры Гөлчәчәк Фидаиль кызы - Фәрзи аганың оныгы буларак, аның рухын саклап, омтылышларын тормышка ашырып яшиләр.
Рамазан ФӘРЗИЕВ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250