Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әби, моннан әти исе килә»

Илебез өчен көрәшүче һәрбер батыр тизрәк туган якларына, туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтсын!

Мобилизация... Бер ел элек әлеге шаукым башлангач, бер генә гаилә дә тыныч күңел белән яшәмәде. Районыбыздан гына да йөзәрләгән кеше мобилизациягә эләгеп, махсус хәрби операциягә, илебезне сакларга китте. Алар арасында таныш-белешләр аз түгел, шуларның берсе — Түбән Кенә авылы егете Эльмир Нурзада улы Галимов.

Эльмир белән икебез дә бер мәктәптә белем алдык без. Быел җәй көне кыс-ка вакытлы ялга кайткач, урамда очраклы рәвештә очрашу насыйп булды.

Ачылып китеп сөйләшмәде ул, бары тик, бар да әйбәт, дип кенә җавап бирде. Күңелендәгесенә үтеп кереп булмый, ансы безгә караңгы... Эльмир белә, туган авылында аны көтәләр, әти-әнисе дә, тормыш иптәше Резедә дә һәм кечкенә кызы да. Тиздән ул кайтыр да янәдән тормышлары бербөтенгә әйләнер, сабый кызы да әтисе янәшәсендә үсәр. 

Эльмир өчен иң борчылган кеше — ул әнисе Әлфия апа. Ана күңелендәге уй-кичерешләр турында белешеп, күз яшьләре аша сөйләгәнен тыңладык... 

— Улым армиягә киткән вакытта икенче кичерешләр кичергән идем. Мин горурландым, үзебезнең илне саклый ала торган ул үстерә алдым бит дип.

Мобилизациягә повестка китереп тоттыргач, без аны аңламадык, нәрсә уйларга да белмәдек. Моның кадәр озакка сузылыр дип башка да килмәде. Бүгенге көнебез — ул билгесезлектә яшәү... Киткәндә бик авыр булды, чөнки алар үзләренең кая киткәннәрен күзал-ламадылар да. Октябрьнең 24ендә өйдән чыгып киттеләр. Декабрьнең ахырында Казаннан Каховка дигән җиргә юл тоттылар. Тиешле урынга барып җиткәч, землянкалар казып, барган көннәреннән шунда яшәделәр. Аннан гел күченеп йөрделәр, хәзер Херсон өлкәсендә Днепр ярында землянкаларда, җир астында яшәп яталар. Әле, Аллаһыга шөкер, сугышның үзенә кертмәделәр, анысы өчен тыныч. Көнгә бер тапкыр элемтәгә дә чыга. Ул үзе зарланмый, бәлки миңа барысын да әйтеп тә бетермиләрдер...

Тормыш иптәше белән сөйләшкәндә дроннар төшә, шартлыйлар, бөтен җирдә миналар, дигән сүзләрен ишеткәләп алам да, куркуга калам... Бу араларда йөрәгем әчетеп, икенче төрле итеп авырта, сагынгангадыр да инде, — дип тынып калды Әлфия апа.

— Җәй көне отпускага кайтып китте. Авыл яшьләре аны бик хөрмәтләп, матур итеп каршы алдылар, бик зур рәхмәт аларга. Эльмир өйдә вакытта авыл кешеләре дә килде, хәл белделәр. 

Улым кайтканда кызына 4 яшь иде, ул аңа бер йомшак уенчык — эт алып кайткан иде. Ул киткәч уенчыкны алып куйган идек, әле беркөнне, әйдә, кызым, уйныйк әле, дип алган идем, бала тотып, китеп барган җиреннән туктап, этне иснәде дә, әби, моннан бит әти исе килә, ди. Күңелләр тула инде, бер генә минут та истән чыкмый. Сугыш тизрәк бетеп, илләр тынычлансын, һәрбер гаиләгә газиз улын, ирен, туганын исән-сау каршы алырга язсын иде! 

Бөтен Балтач районы халкына рәхмәтләремне ирештерәсем килә. Халык бик тырышты һәм әле дә тырыша. Гуманитар ярдәм җыеп, аны илтүчеләргә аеруча да зур рәхмәт. Алар үз тормышларын куркыныч астына куеп, безнең балаларга кирәк-яракларны илтеп торалар. Һәркайсына сәламәтлек телим, өйләрендә дә тынычлык булсын, бәхеттә, шатлыкта яшәсеннәр, — дип күз яшьләре аша изге теләкләрен җиткерде газиз баласы өчен ут йотып яшәүче әни кеше.

Әлфия апаның теләкләренә без дә кушылабыз. Махсус хәрби операция тәмамланды, дигән сүзләрне тизрәк ишетергә насыйп булсын. Илебез өчен көрәшүче һәрбер батыр тизрәк туган якларына, туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев