Хезмәт

Абруйлы Әхияр

Шәһидулла абый Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыгын кичереп, Ленинград янындагы бәрелештә яралана, Ленинград блокадасында кала.

Сугышка киткәндә 75 килограмм булган егет ашау җитәрлек булмаганлыктан, 44кә кала. Госпитальгә килгән хәрби комиссия членнарының берсе баш врачка паёк ны арттырырга куша һәм шушы өстәмә икмәк аның гомерен саклап кала
.
Култык таягы белән Бөрбашка кайткач, яралары төзәлеп җитмәсә дә, эшкә җигелә. Озак еллар завхоз булып эшли, авыл халкының олы ихтирамын казана. Авылга электр кертүдә башлап йөри, йон тетү машинасы, такта яру җайланмасы кайтарта, авылдашларының хезмәтен җиңеләйтү өчен тырышып йөрүчеләрдән була. Инсафлы, гадел, тыйнак Шәһидулла абый медицина комиссиясе тәкъдим иткән инвалидлык группасыннан да баш тарта.
Бик күп авылдашларына акыллы киңәшләре белән ярдәм иткән, авылда динне торгызу өчен үзеннән зур өлеш керткән Шәһидулла абыйны авыл халкы олы ихтирам белән искә ала...
Түбәндә язылачак героем Әхияр абыйның әнисе Гатифә апа да күрше-тирә, авыл халкы арасында хөрмәтле ак әби була. Әхияр абый менә шундый уңган, булган гаиләдә 5 нче бала булып дөньяга килгән. Сигез балалы гаиләдә һәркайсына эш җитә. Әтисеннән һәр эшне җиренә җиткереп башкару, тәвәккәллек, тырышлык сыйфатлары күчкән булса, күп сөйләшмәве, "мин булдырам" дип мактанмавы, гармунда уйнап, җырлавы - әнисе Гатифә ападан күчкән. Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, техника белән кызыксыну аны Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына тарта. Институтны тәмамлагач, туган якларында эшли башлый.
Балтач районы авыл хуҗалыгының күп тармагы буенча республикада иң алгы сафларда булса, Бөрбаш күмәк хуҗалыгы исә районда алдынгылардан исәпләнә. Бу хуҗалыкта авыл хуҗалыгы техникасын биш бармагы кебек яхшы белгән алтын куллы Җир уллары - механизаторлар, инженер-техник белгечләр эшли.
Бөрбашлылар республикада беренчеләрдән булып бәрәңге үстерүдә Голландия технологиясен куллана башлыйлар. 1995 нче елда хуҗалыкка Германиядән һәм Голландиядән яңа сорт бәрәңге һәм яңа төр техника кайтартыла. Кыска гына вакыт эчендә тырыш механизаторлар остазлары - күмәк хуҗалыкның баш инженеры Әхияр Нурмиев җитәкчелегендә чит ил техникасы серләренә төшенәләр һәм бәрәңгенең һәр гектарыннан 250-300 центнер уңыш җыеп ала башлыйлар.
Югары белемле белгеч үз-үзенә дә, башкаларга да таләпчәнлеге, иҗади эшләве, яңа технологияләрне кыю кертүе белән дә абруй казана. Аның тырыш хезмәте район һәм республиканың күпсанлы мактау таныклыклары белән билгеләнә. "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" исеме бирелә. Әхияр Шәһидулловичны өлкән яшьтәге механизаторлар да, яшьләр дә олы ихтирам һәм хөрмәт белән искә алалар. Инде лаеклы ялда булса да, киңәшкә киләләр, хәлен белеп, аралашып торалар.
Әхияр абый табигатьне ярата. Аның бакчасында нинди генә җиләк-җимеш, яшелчә үсми! Ул авылда беренчеләрдән булып виноград үстерә башлады. Хәзер инде ул өләшкән виноград үсентеләре Бөрбаш авылында гына түгел, Балтач һәм күрше-тирә районнарда да мул җимеш бирә.
Әхияр абый үз бәхетен хезмәтендә дә, гаиләсендә дә таба алган бәхетле шәхес. Чөнки аның янәшәсендә күз карашыннан аның бар халәтен аңлый алган пар канаты Мәймүнә апа, тормышта үз урыннарын таба алган балалары, яраткан оныклары бар. Мәймүнә апа шулай ук Бөрбаш урта мәктәбендә 40 елга якын балаларга физика фәненең серләрен төшендереп, күпсанлы укучыларның, хезмәттәшләренең олы ихтирамын казанган шәхес. Аның эш тәҗрибәсе 2 ел рәттән Республика халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә яктыртыла, ә 1987нче елда Республика Мактау китабына кертелә, эш тәҗрибәсе "Мәгариф" журналы, "Мәгърифәт" газеталарында яктыртыла. Мәймүнә Габдулловна ике дистәдән артык укучысының физика укытучысы һөнәрен сайлауларын һәм үзебезнең Балтач районында уңышлы эшләүләрен үзенә ясалган иң зур бүләк дип саный.
Бер гаиләдә үз хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкарган ике шәхес яши. Икесе дә көр күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел. Икесе дә хезмәтләрен хөкүмәтебезнең иң югары билгесенә лаек итеп башкара алган "Татарстанның атказанган белгечләре". Уллары Азат та, Марат та әтисе һөнәрен үз итеп югары белемле инженер дипломы алдылар.
Азат Аграр университетта студентларга белем бирә. Марат шәхси эшмәкәр, ә оныклары Зилә белән Әмир әби белән бабайга Ходайның иң кадерле бүләкләре. Алар Казан шәһәрендә яшәсәләр дә, атна саен кайтып җитәләр. Әйе, гомер көзе матур Әхияр абыйның. "Күзләрем күргәндә, аякларым йөргәндә балаларым, оныкларым ихтирамын тоеп яшәү ничек рәхәт", - ди ул. Өйнең түрендә гармуны тора. Ял иткәндә, туганнар, дуслар җыелгач, иң яраткан көйләрен суза ул. Тормыш дәвам итә.
Язмамны Шәһидулла аганың оныгы, Әхияр абыйның улы Маратның бабасына багышлаган шигыре белән тәмамлыйм.

Шатлыкларым бер кочак һәм
Бер олаудан артып китсә,
Борчуларым үрчеп китеп,
Бөтен күңелемне китсә,
Хисләремә чыдый алмый
Кулыма каләмемне алам.
Дошманнарны җиңеп кайтып,
Яралардан вафат булган
Мәрхүм бабам искә төшсә,
Чиккән намазлыкка басып,
Сәҗдә кылып төшкә керсә,
Кулга кабат каләм алам.
Оныкларым һәм улларым
Васыятемне саклыймы? - дип
Еллар аша дәшә сыман.
Җиңү таңын якынайткан
Бабам рухы шат булсын дип,
Җомга саен дога кылам.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: