Абруйлы мөгаллимә
Июнь аеның 25е көнне авылыбызның хөрмәткә лаеклы укытучыларының берсе - Наилә Әшрәпова үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Арча педагогия көллиятен тәмамлаганнан бирле барлык тырышлыгын, белемен балаларны аң-белемле итүгә багышлаган ханым турында авыл халкыннан, әти-әниләрдән бары яхшы сүзләр генә ишетергә мөмкин. Коллективта абруйлы педагог-мөгаллимә, остаз. Ул күп еллардан бирле мәктәптәге профсоюз оешмасын да җитәкли. Шунысы игътибарга лаек: тәҗрибәле мөгаллимә булуына карамастан, эшен һәрвакыт хезмәттәшләре белән киңәшләшеп оештыра. Балаларда табигатькә, туган якка, өлкәннәргә мәхәббәт, ихтирамлы караш уяту өчен Наилә үткәргән класстан тыш чараларны күпләр өчен үрнәк итеп куярлык. Гаиләсендә уңган хатын, тормыш иптәше Солтанның нинди җаваплы эшләрдә хезмәт куюына карамастан, аның ныклы, ышанычлы тылын тәэмин итә. Уллары Алмазга, кызлары Гөлназга югары белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына бастырганнар. Бүгенге көндә алар яраткан әби белән бабай инде. Мин үземнең Наиләгә булган ихтирамымны шигырь юллары белән дә әйтергә телим.
Тәүге күргән кара чәчең
Озын толымда иде.
Кыскарткансың, юкарганнар,
Чаларганнар да инде.
Нур чәчеп торган күзләрең
Күпме дәфтәр тикшергән.
Алтын кысалы күзлегең
Бик килешә үзеңә.
Язгы-көзге яңгырлар да,
Киртә түгел кар-буран.
Итеге дә, читеге дә,
Туфлисе дә күп тузган...
Чиләк-көянтә иңеңдә -
Син чишмәгә баргансың...
Булган бар белемеңне
Балаларга салгансың.
Һәрбер хезмәт бәяләнә:
Кем медаль, орден ала.
Укытучыга зур бүләк -
Белемгә ия бала. ...
Кара чәчең дә чаларган,
Тик күзләрең гел нурлы.
Алмаштырмадың һичнигә
Үзең сайлаган юлны.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 21:21«Халык күбрәк ике төс кергән тәрәзә йөзлекләрен ярата» , ди райондашыбыз Ранил Кариле авылында яшәүче Ранил Гарифуллин тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәсе, капка бизәкләре ясый. Бу эшкә ул студент вакытында акча эшләү теләге белән генә тотынган булган.3301
-
23 май 2022 - 20:11Балтач биючеләре "Шома бас"тан җиңү белән кайтты (+фото) Мари-Иле Республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында балтачлылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.5400
-
23 май 2022 - 18:46Уңышлар бер генә түгел, берничә! (+бик күп фото) Узган атнаны Балтач гимназиясе район мәдәният үзәгендә хисап концерты куйды.10800
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар31700
-
21 май 2022 - 21:41Туй алдыннан хыянәт итте Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.69401
-
21 май 2022 - 18:41Гармун моңы безне берләштерә Бүгеннән газетабыз битләрендә яңа «Милли моңнар» дип аталучы яңа проект чыга башлаячак һәм ул гармунчы, баянчы, тальянчы, хромкада уйнаучыларга, әлеге уен коралларын төзекләндерүчеләргә, инде исемнәре тарихка гына кереп калган райондашларыбызга багышланачак. Шулай ук төрле конкурс һәм бәйгеләргә дә бай булачак.48001
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.40401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика