Хезмәт

Аерылышырга гаризаны элек хатын-кыз китерсә, хәзер ирләр китерә

Аерылышалар. 10 ел, 15 ел, 20 ел торганнары да, язылышып әле генә яши башлаганнары да. Элек хатын-кызлар күбрәк гариза күтәреп килсә, хәзер ир-атлар хатыннарына түзә алмыйча гариза белән киләләр.

Дуслашу вакыты биру мөмкинлеге бар, анысы да 3 ай гына. 3 айдан сон парлар я аерылалар, гаризасын алсалар, аерылмыйча калалар. Аерылуларның сәбәбе бик күп. Гаиләдә я ир, я хатын эчә; я ир, я хатын читтән мәхәббәт эзли; акча җитми, ирнең әти-әнисе ошамый; хатын яисә ир ашарга пешерми, кер юмый, балаларны карамый; я хатын, я ир эшләми, эш тэ эзләми; яши торган йорт яхшы түгел, машина алып бирми ир; ир һәм хатын-кыз вазифалары үтәлми, олылар үзләрендә булмаган тәрбияне яшьләргә бирмәкче була һәм башка бик күп сәбәпләр.

Шулай да, гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора. Хатын- кызның гаиләсе өчен җаваплылыгы ир кешенекеннэн күбрәк. Әлеге жаваплылык хатын-кызны гаиләсен туры юлга бастырырга, аларны начарлыклардан сакларга этәрә. Хатын-кыз гаиләсендә кимчелек күрсә, беркайчан да эндәшмичэ калмый. Аны зурга жибэрмичә вакытында төзәтү хатын-кызның гына хәленнэн килә. Ул ирнең әти-әнисен хөрмәтли. Ә бала анасы буларак, җәмгыятьтәге урыны да бик зур. Иренең, балаларының унышларында хатын-кызнын роленә аерым әһәмият бирелә. «Уң кулы белән бишек, сул кулы белән бөтен дөньяны тирбәтүче» дигән гыйбарэ юктан гына чыкмаган инде. Гаиләләрнең бөтенлегендэ һәр ике якның да роле зур. Әмма хатыннарга монда зуррак урын һәм мөһимрәк роль бирелгән. Хатын-кызларга кияүгэ чыгу, ирләргэ өйләнү күңел тынычлыгы һәм зинадан саклану өчен чара. Ирне һәм хатынны сайлаганда бик тә игътибарлы булырга кирәк! Чөнки, гаилэ тормышы үзара аңлашу, ярдәмләшү һәм мәхәббәтсез дәвам итә алмый. Изге хатын- ин гүзәл ләззәт. Ир хатынына караса- анын күңеле күтәрелә, ә өйдэ булмаса- хатын иренең намусын, мал-мөлкәтен, балаларын саклый. Хатын да ир өчен гүзәл һәм хуш исле гөлчәчәк кебек булырга тиеш. Изге ирләр- хатыннарга бирелгэн нигъмәт. Шуңа да хатынга иргә карата бик тә ихтирамлы булырга кирәк, чөнки ир хатынга бәхеткэ ирешү сәбәбе булып тора. Елмаю- ир белән хатын арасында дуслык, хөрмәт итү ул. Шуңа да ирләр хатыннарына караганда, хатыннар йөзендэ һәрвакыт елмаю күрсен. Ир дә хатыны каршында һәрвакыт матур һәм күркәм булсын. Ирнең шатлыгын да, кайгысын да уртаклашырга кирәк. Иреңнэн һәрвакыт канәгать булырга кирәк. Хатын никадәр бай, матур булса да, затлы гаиләдән булса да, чит иргә карарга тиеш түгел. Ирнең фәкыйрьлегеннән дэ көлмәскэ кирәк, ул кимчелек түгел. Ә моңа сабыр итмәү һәм аннан чыгу юлларын эзләмәү - кимчелек. Ир йортында гаиләсенә карата иң хәерле, ягымлы, игелекле кеше булырга тиеш. Иреңнен синең каршында булган бурычларына караганда, үзеңнең аның каршында булган бурычларыңны үтәүне алгарак куярга кирәк! Акчаны да, ризыкны да әрәм итмә. Хатын-кыз тормышын канәгатьлек белән бизәргә тиеш. Зарланырга, аз шөкер итәргә, уфтанырга ярамый. Ирнең йорттагы урыны зур. Шуна да ир белэн өйдэ дэ, балалар каршында бигрәк тә, аны кадерлэп, ихтирам белән эндәшергә кирәк. Ирне ихтирам итү хатынның ихтирамын арттыра, ирне кадерләү - хатынның кадерен үстерә. Хатын-кыз өчен иң олы хокуклы кеше - анын ире. Ә ир-ат өчен ин олы хокуклы кеше -аның әнисе. Шуңа да ирнең әти-әнисен хөрмәтләргә өйрәнергә кирәк. Ирлэр дә әнисе тудырган, үстергән, тәрбияләгән уллар, алар берсе дә инкубаторда үсмәгән. Әгәр дә тиешсез киемсез, бөтен тәнен күрсәтеп йөрү кешенең цивилизациялеген күрсәтә торган булса, хайваннар иң цивилизацияле җаннар булырлар иде. Хатын- кыз хәзер үзе киенгән дә, әмма шул ук вакытта шәп-шәрә дә. Тугрылык бөтен җимеше дә тәмле булган таза яхшы агач сыман. Шуңа да тугрылыксыз гаиләнең көннәре санаулы гына була. Хатын-кызнын, ир-атның читтән мәхәббәт эзләве-ул гаиләдә үзен булдырырга теләмәгән мәхәббәтне эзләү. Ирне, балаларны тэрбияләү хатын-кызның ин изге эше. Ирнең, балаларның унышка ирешүе- хатынның унышка ирешүе ул. Шуңа да хатын-кыз гаиләдэ иң хәерле хатын һәм ин хәерле әни булырга тиеш. Ир- атның хатын-кызга өй эшендә булышуы- ярдәмләшүнең, рәхимлелекнең бер төре. Хатын-кыз мактаганны ярата. Шуңа да хатынны чибәрлеге, унганлыгы, күркәмлеге, матур киенүе өчен мактарга кирәк. Хатын турында ир яхшы уйларга тиеш, чөнки кирәкмәгән уйлар, шикләнүләр гаилә тормышын боза гына. Һәр кечкенә нәрсәгә дә хатынны битәрләү, аның гел гаебен эзләп тору- гаиләнең бәхетен сүндерә. Ягымлы итеп сөйләшү бөтен мәшәкатьләрне дэ бетерә. Хэзер күп ирләр компьютер, телевизор, интернет, эш белән үз күнелләренә генә хуш килгән нәрсәләр белән булышып, аларның өстендэ хатыннарының хаклары барлыгын оныта. Бу инде хатын-кызга карата әшәкелек кылу була. Ир бу вакытта хатынына тиешле хакны башка нәрсәгә әрәм итә. Һәркемнең дэ кимчелеге бар. Бер-береңнен кимчелеген башкаларга сөйләмәскә кирәк. Гаилә тормышын бергә алып барырга кирәк.

Бәлки менә шушы гади генә киңәшләрне ир-атлар һәм хатын-кызлар тотсалар, гаиләләр дә таркалмас иде. Кайчандыр бер-берсе өчен өзелеп торган парларга кинәт кенә бер-берсеннән туеп, судка гариза күтәреп килгәнче кат-кат уйларга киңәш итәм. Җимерүе тиз, әмма төзүе аннан соң шактый кыенга туры килә. Бер киселгән икмәкне кире ябыштырып булмаган кебек, кабат төзи дэ алмавыгыз бар.

Судта да аерылган язмышлар, таркалган гаиләләр бер дэ матур тәэсир калдырмый шул. Хәтта кайбер хатын-кызлар суд барышында үзләренең кайда икәнлекләрен дә онытып, ирләренә шуның тикле яман сүзләр әйтеп күңелсезләнәләр. Ул вакытта бу чынлап та хатын-кыз микэн соң диеп уйлыйсың. Ә судта аерылмаган очракта ул ир белән яшисе дә бар бит әле. Хатын ирне судта кеше алдында шунын тикле мыскыл иткәч, ул ирнең һәрхәлдэ хатынына карата мәхәббәте ташып тормаячак. Киресенчэ, аларның арасы гына суыначак. Әмма ләкин бу кагыйдәне ярсыган парларга аңлатуы бик читен шул. Аннан, елдан -ел аерылган вакытта балалар турында ир белэн хатын оныталар да, ә бәлки баланы ирдән, я хатыннан үч алу инструменты итеп кулланалар. Ә бит балага сез ир дә, хатын да булып тормыйсыз, ул сезне гел әти-әни диеп кабул итәчәк. Һәр бала-үзе бер шәхес. Аңа үзеңнең шәхси әйберең итеп карарга ярамый. Мондый күнелсезлекләр суд барышында ешаюы да бик йөрәкне борчый. Чынлап та без хатын-кызлар да, ир-атлар да күрәсең, хатын белән, ир белән мөгамәлә итү серләрен белеп бетермибез.
1 участок Балтач районы җәмәгать судьясының суд участогына 2014 елда 30 гариза кергән аерылу турында, 10 гариза 2013 елдан калып кергән. 40 гариза да каралган, 23 гариза буенча аерылу турында карар кабул ителгән, 17 гариза кире алынган. 2015 елда 32 гариза кергән, 4 гариза 2014 елдан калып кергән, 36 гариза каралган, шуның 20 гариза буенча аерылу турында карар кабул ителгэн, 13 гариза кире алынган, 1 гариза каралмыйча калынган (ике якта судка килмәү сәбәпле), бала турында килешү булмау сәбәпле, 2 эш район судына жибәрелгән. Ә менә 2016 елның 2 ае эчендә 11 гариза кергән, 9 гариза 15 елдан калып кергән. Бүгенге көнгә шуның 8е каралган һәм аерылу турында карар кабул ителгэн. Шушы саннарга карап та аерылуларның артканы күренә инде.

Бу язмамны кечкенэ генэ бер хикәя белән бетерәсе килэ.

Бер хатын гади генә утын кисүче иргә кияүгә чыга. Ире эштән кайтканда ашарына әзерләп, аны гел дә капка янында каршы алып, булыша торган була. Ире ашап йокларга ятакка яткач, ул йоклап киткәнчегә кадәр аның янында утыра. Моны кызы күреп, әнисеннән: «Әнием, син нигә гел дә шулай эшлисең", ди. Әтиең башкалар өчен гади утын кисүче генә, ә безнең йорт эчендә ул-йортның падишаһы, шуның өчен дә мин аның белән патшалар кебек мөгамәлә итәм»,- дип жавап биргән.

Бәлки менә хатын-кызлар, безгә дә нәкъ бу хикәядәге хатын кебек, кыз балаларыбызга, ир балаларыбызга шушы хакыйкатьне аңлатырга кирәктер. Ир хатынын, хатын ирен кайгыртып, хөрмәтләсэ, яратып яшәсэ, беренче урынга үзләрен пар икәнлекләрен куйсалар, безнен балаларыбыз шуны күреп үсәчәкләр һәм дә алар шушы чынбарлыкта тәрбияләнеп, игелекле гаиләләр төзиячәкләр.

Зөһрэ Мөхәммәтҗанова,
Балтач районының 1 участок
жәмәгать судьясы.
Фото: razvodvot

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: