Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аерылабыз, кайрылабыз... яки “...өйдә ике песием бар”

Элек аерылышырга күбрәк хатын-кызлар бирсә, хәзер ир-атлар да гариза яза. Алар бу адымга баруда төп сәбәпләр итеп эчкечелекне, әти-әниләр белән килешмәүне, бер-берсе белән аңлаша алмауны, хыянәтне саный.

АЕРЫЛЫРГА ТЕЛӘҮЧЕЛӘР ЕШ КЫНА БАЛА МӘНФӘГАТЬЛӘРЕН ИСТӘН ЧЫГАРА
Апрель аендагы “Түгәрәк өстәл” сөйләшүенең урыны да, формасы да үзгәрәк булды. Ул район советының кече утырышлар залында, район иҗтимагый советы белән берлектә үткәрелде. Сөйләшүне әлеге совет җитәкчесе һәм баш мөхәррир Вакыйф Зәкиев алып барды. Бүгенге көндә бик актуаль булган гаиләләр таркалу, айлап-еллап арта барган аерылышуларны ничек киметергә, гаиләләрне саклап калу өчен нәрсә эшләргә? – Катнашучылар бергәләшеп әнә шул сорауларга җавап эзләделәр. Алдан ук шунысын әйтергә кирәк: бу мәңгелек тема, аның сәбәпләре бик күп төрле, бик күп факторларга бәйле – шунлыктан сөйләшү гадәттәгедән шактый озак барды, фикерләр, борчыган  проблемалар күп яңгырады. Ачыктан-ачык сөйләшү булды ул.

Язмабызны бу сөйләшүдә яңгыраган бер фикердән башлыйсы килә. Имеш, хәзер туйлар төшерүче операторлар сөйли икән: “Элек без туйны видеога төшерә идек тә, акчасын эш беткәч, язманы кулларына тапшырганда гына ала идек. Хәзер акчаны шул көнне үк алабыз, чөнки видео әзер булганчы парларның аерылышуы бар”... Мәзәк кебек тоелса да, монда хаклык бар...

Вакыйф ЗӘКИЕВ: – Гаиләләрнең ныклыгы, матур итеп яшәве җәмгыятьнең нигезе. Болар гади генә сүзләр түгел, гаиләдә матур итеп яшиләр икән, кешенең тормышы да матур була, эше дә көйле бара, балалары да мәктәптән бүген нәрсә булыр икән дип кайтмый... Кайсы яктан карасаң да, бу бик мөһим мәсьәлә. Демографик хәл буенча да, өйләнешү-аерышулар буенча да республика күләмендә әйбәтләр исемлегендә торсак та, соңгы елларда бездә дә кире якка үзгәрешләр арта бара. Әйдәгез, иң элек статистикага күз салыйк әле.

Зөһрә ӘХМӘТХАНОВА – район ЗАГС идарәсе җитәкчесе: – Дөрестән дә, бездә соңгы ун елда демографик хәл уңай бәяләнсә дә, соңгы елларда гаилә коручылар саны кими, аерылышучылар арту күзәтелә. Беренчесенең сәбәбе: бүген туксанынчы елгы балалар гаилә кора, ә ул чакта алар азрак туды. Аерылышуларга килгәндә, мин соңгы өч елны анализлап карадым. 2016 елда районда – 47, аннан соңгы ике елда 55әр гаилә таркалды. 230-250 пар язылыша дип карасак, дүрттән бер гаилә таркала кебек килеп чыга. Дөрес, кайбер очракларда парлар Балтачта яшәсә дә, Казанда теркәлә. Ә аерылышканда аларны прописка урыны буенча дип, бирегә җибәрәләр. Шулай ук суд карары буенча 20 ел элек аерылышкан булсалар да, хәзер генә документ сорап килүчеләр дә бар. Арада кәгазьдә аерылышып, гомер буе бергә яшәүчеләр дә очрый. Тагын шунысына игътибар иттем: элек аерылышырга күбрәк хатын-кызлар бирсә, хәзер ир-атлар да гариза яза.  Без аерылышам дип килүчеләргә анкета тутырткан идек. Алар бу адымга баруда төп сәбәпләр итеп эчкечелекне, әти-әниләр белән килешмәүне, бер-берсе белән аңлаша алмауны, хыянәтне саный. Тагын шундый анализ: аерылышучыларның 30-40 проценты 1-5 ел бергә яшәүчеләр арасында. 5-10 ел бергә яшәүчеләргә гомуми санның өчтән бере, 10-15 ел бергә яшәүчеләргә 16-25,  15-20 ел бергә яшәүчеләргә 4-9, 20 елдан артык бергә яшәүчеләргә аерылышучыларның 11-13 проценты туры килә. Узган ел язылышучылар арасында өч айдан аерылышырга гариза бирүче дә булды. Быелның беренче кварталында 17 гаилә аерылышкан (үткән ел бу чорда 13), шуларның 15е суд карары нигезендә, икесе уртак гариза нигезендә, безнең аша. Суд карары дибез икән, әгәр гаиләдә балигъ булмаган бала бар икән, гаризаны суд карый, ике як та уртак карарга килгән, тәрбияләрендә балигъ булмаган балалар юк икән, мондыйлар безгә килә. Кызганычка, апрель ае да сөендерми.

Фирая ХӘКИМҖАНОВА – район хатын-кызлар оешмасы, “Гаилә үзәге” җитәкчесе: – Аерылышырга ЗАГС аша гариза бирүчеләр белән без дә шөгыльләнәбез. “Гаилә үзәге”нә чакырабыз. Әгәр әле парлар бер түбә астында яши икән, монда әле хәлне төзәтергә була. Билгеле, бер әйттем дә, хәл ителде түгел. Бер, ике, кайчагында дүртәр мәртәбә чакырып, дүртәр сәгать сөйләшергә туры килә. Кайчакта хатын-кызлар үзләре генә килә. Әйдә, иреңне дә чакырып сөйләшик әле дисәң, эчем бушады инде, кирәк түгел, дип кайтып китәләр һәм гаризаларын кире алалар. Безгә кешеләр белән сөйләшү җитми, җәмәгать. Сүзнең көче зур. Җирле үзидарәләр, хатын-кызлар советларын шушы эшкә тартырга кирәк. Менә без ике уку елында мәктәпләрдә, класс сәгатьләрендә, җыелышларда укучылар, укытучылар, әти-әниләр белән очрашуларга йөрибез. Шулкадәр бирелеп тыңлыйлар. Китапханәләрдә дә, мөгаен, бу уңайдан түгәрәк өстәлләр үткәрергә кирәктер.

В.М.: – Гаиләдә тавыш чыга, ирем үтерү белән янады яки кыйнады дип, полициягә шалтыраталар. Аннан чылбыр реакциясе китә: шалтыратучы кызу баштан гариза яза, эш ачыла, тикшерүләр башлана... Инде эш судка әзерләнеп бетте дигәндә генә хатын-кыз гаризасын кире ала. – Мондый хәлләр белән практикада еш очрашасызмы? Бу сорау, Фәрит Гомәрович, сезгә.
Фәрит ШӘРИФУЛЛИН – район прокуроры урынбасары: – Саннар шундый: быелның беренче кварталында бу уңайдан 11 шалтырату булган, унысы буенча җинать эше кузгатылган. Әмма азактан, нәкъ сез әйткәнчә, куркыту өчен генә шалтырткан идем дип, яртысыннан артыгы туктатылган. Үткән елгы нәтиҗәләр дә шундый: 48 шалтырату кереп, яртысы ярты юлда туктатылган. Кешеләр бу әйбергә бик җиңел карый.

Гүзәлия МӨХӘММӘТҖАНОВА – 2нче номерлы җәмәгать суды судьясы: – Миңа калса, аерылышуларга да ир белән хатын бик җиңел карый. Күңелне иң борчыганы: алар бер-берсеннән үч алу коралы итеп балаларын куллана. Алар бала хакында, аның мәнфәгатьләре турында уйламыйлар да. Минем Балтачта эшли башлавыма әле күп түгел, әмма күңелгә тия торган шундый факт белән очраштым инде. Әти-әни аерылган,  бала әни белән калган. Әмма ун яшьлек бала әни белән түгел, әби белән яши. Әни булган кешедән: “Нигә балагыз белән бергә яшәмисез, әбисендә яши?” – дип сорагач, анда укырга барырга якынрак дип җавап бирде. Алайса, үзегез дә шунда күченегез дигәч: “Булмый, өйдә минем ике мәчем бар”, – диде. Еш кына менә шулай бала турында уйламаган парлар аерылышырга килә дә инде. Аерылабыз дип гариза язган кешеләргә без уйланырга вакыт бирәбез. Бу вакытның файдасы, роле бар дип саныйм мин, өчтән бер, дүрттән бер очракта гаризаларын кире алалар. Әле менә күптән түгел генә тагын бер шаккаткыч очрак булды: 1993 елда өйләнешкән, инде өч балаларының икесе балигъ булган бер пар килде: уртак фикергә килә алмыйбыз, диләр. Дөрестән дә, алар бер генә сүздә дә уртак фикергә килә алмыйлар, моңа кадәр дә бу уртаклык булдымы икән, дип уйланырлык хәтта. Шуңа күрә гаризаларын канәгатьләндерергә туры килде...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә