Хезмәт

Аерылабыз, кайрылабыз... яки “...өйдә ике песием бар” (дәвамы)

Төп проблема: яшьләр бүген гаилә корырга хәзерлексез килә. Язылышырга гаризаны да бит телефоннан гына бирәләр.

Миләүшә ГЫЙЛӘҖЕВА – балигъ булмаган балалар эше комиссиясе секретаре: – Бездәге саннарны да ишетеп китегез әле: бездә, гадәттә, авыр гаиләләр, аларда тәрбияләнүче балалар исәптә тора.  Ике төрле исәптә торучылар буенча саннар якынча бер тирәдә тирбәлә: чөнки берәү төшә, яңасы өстәлә. 2017 елда 14 гаилә исәпкә куелса, үткән ел бу сан унбер булды, бүгенге көндә тугыз шундый гаилә исәпкә куелган.

В.З.: – Әлеге комиссиянең кайбер утырышларыннан куркып чыгасың, бездә дә шундый хәлләр бар икән дип гаҗәпләнә торган очраклар бар...

Фәния ЙОСЫПОВА – “Наз” тернәкләндерү үзәгенең директор урынбасары: – Мондый авыр гаиләләр белән без дә күп эшлибез, рейдлар да үткәрәбез, даими контрольдә тотарга тырышабыз. Шул ук вакытта андый гаиләләрдә үсә торган балалар белән психологлар эшли. Мәктәпләр белән дә тыгыз элемтәдә торабыз, безнең социаль педагог, психологлар очрашулар, төрле тренинглар үткәрәләр. Шунысы гына бар: андый гаиләләр үзләрендә проблема бар дип санамый.

Наил САБИРҖАНОВ – район Советы рәисе урынбасары: – Әйдәгез, мәсьәләгә конкретрак карыйк әле: бергәләп эшләр өчен проблемаларны конкрет ачыклыйк һәм нәрсә эшләргә кирәк?

Ф.Х.: – Төп проблема: яшьләр бүген гаилә корырга хәзерлексез килә. Язылышырга гаризаны да бит телефоннан гына бирәләр. Элек без әле алардан сораша, әти-әниләреннән белешә идек, озак йөриләрме, бер-берсен әйбәт беләләрме дип. Мәктәпләрдә гаилә тормышы дәресләре булырга тиеш дип саныйм мин.

Г.М.: – Мәктәп тәрбиясе белән гаилә тәрбиясе бүленде хәзер. Балалар да кече яшьтән эгоист булып үсә, нәтиҗәдә һәркем гаиләдә “мин” дип яши, “без” дигән төшенчә юк.

Азат НОТФУЛЛИН – Чепья авыл җирлеге башлыгы: – Хәзер кануннар да бик кызык бит: балаларны бакчада, мәктәптә эшләтергә ярамый. Югары уку йортында укуын да искә алсаң, бала 22 яшьләргә кадәр берни дә эшләми булып чыга. Гаиләләрдә дә хезмәт тәрбиясе кимеде. Менә шуннан килеп чыга инде ул гаилә тормышына хәзерлексез булу.

Рамил хәзрзәт БИКБАЕВ – үзәк мәчет имамы: – Биредә инде төрле органнар бу эш белән шөгыльләнүләре турында сөйләде. Әмма аларның күбесе инде нәтиҗә белән эшли. Ә безгә бу хәлләрне кисәтү юлларын табарга, тәрбиягә басым ясарга кирәк. Шул уңайдан иң элек мәктәпләр белән эшләргә кирәк. Ничек кенә булса да, гаилә дәресләрен кертүгә ирешергә иде. Региональ компонентның бер өлешендә буламы ул, тәрбия сәгатьләре, чаралармы, аларның һәркайсында бу проблема күтәрелсен. Хәзер бит әти-әниләр җыелышларында ЕГЭ, ОГЭ... имтиханнар турында гына сүз. Балалар белән дә, әти-әниләр белән дә шөгыльләнү җитми.

Алмаз РАМАЗАНОВ – Норма авыл җирлеге башлыгы: – Дөресен генә әйткәндә, без хәзер язылышканнарын да, аерылышканнарын белми дә калабыз. Әле ЗАГС аша аерылышсалар, белешмә сорап киләләр, ә суд аша булса, белми дә калабыз.

Шамил НИЗАМИЕВ – Карадуган авыл җирлеге башлыгы: – Чыны шулай. Язылыштырулар хәзер безнең аша үтми, аерылышуларны, бу чиккә җиткән гаиләләрне бөтенесен күреп тә бетерә алмыйбыз. Ишетсәк, белсәк, билгеле, нәрсәдер эшләргә тырышабыз. Әмма кешенең үз башында юк икән, җитәкче органнар гына берни дә эшли алмый. Күптән түгел бер гаиләне саклап калу өчен дип тырыштык, әмма нәтиҗәсез булды.

Галина СЕМОВСКАЯ – Чепья хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе: – Дөрес әйтәләр, хәзер балалар бик узынды, әле оныкларны карагыз, алар тагын да иркәрәк, таләпчәнрәк. Әхлак тәрбиясе дә, хезмәт тәрбиясе дә җитми. Боларны балалар бакчаларыннан ук башларга кирәк. Мәктәпләрдә еш кына болай да эш күп дигән принципта тәрбия эше аксый. Үрнәк гаиләләрне пропагандалау да җитми. Район газетасында андыйлар турында күбрәк язарга, тормыш тәҗрибәсен таратырга кирәк. Шулай ук китапханәләрдә авылның иң үрнәк гаиләләре янәшәсенә таркалу куркынычы янаган гаиләләрне дә чакырырга, тәрбияви чаралар үткәрергә кирәк. Тамга өчен, плюс өчен генә эшләсәк, бернинди нәтиҗә булмаячак.

Борис АНТОНОВ – район керәшеннәр оешмасы җитәкчесе: – Гаилә ул иң яшерен оешма. Анда беркем дә керә, кысыла алмый. Әмма моңа вәкаләте булган бер кеше бар – участок вәкиле. Аларның дәрәҗәсе зур, сүзләре дә үтә. Проблема булгач, ниндидер чара күрү өчен түгел, үз участокларындагы һәркемне белгәч, аларга контрольдә тотарга, киңәшләр белән ярдәм итәргә мөмкинлек бар.

В.З.: – Дөрестән дә, гаилә мәсьәләсе күпкырлы, бик катлаулы тема. Бу турыда көннәр алып сөйләшсәк тә, фикерләр бетә торган түгел. Газета укучыларыбыз дөрес аңласын: безнең максат кемнәрнедер гаепләү түгел, кешеләрне бераз гына булса да уйландыру, бу адымга бик-бик якын булганнарны кисәтергә тырышу иде.

 

Язманың баш өлеше: Аерылабыз, кайрылабыз... яки “...өйдә ике песием бар”

Реклама
Теги: Гаилә
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: