Хезмәт

Агымсудай өч ел үтте

Сөю тулы күңел... Китап тышлыгындагы әлеге сүзләрне күрәм дә никтер бу шигырь җыентыгы кебек тоела. Ә чынлыкта исә, китап якын дустымның якты хатирәсенә багышлана һәм монда урнашкан язма, шигырь, фотоларны Раушанның әнисе Рәисә ханым туплаган, мәңгеләштергән. Рәхмәт аңа!

Китапта синең истәлегеңә багышланган язмалардан тыш, иҗат җимешләрең дә урын алган. Шулар арасыннан «Аерылу» дигән шигырең мине бөтенләй аптырашта калдырды, гүя син көзге елак чорда арабыздан китәсеңне алдан ук сизенгәнсең:
«Көз җитте», - дидең син кичә.
«Бик күңелсез» идең син.
«Аерылырга вакыт җитә,
Онытырсың»», - дидең син.
Мин карадым тәрәзәгә.
Урамда, чынлап та, көз.
Моңсу, ямансу күңелгә,
Йөрәктә сагышлы эз.
«Килешәм», - дидем мин сиңа.
«Аерылырга вакыт шул,
Кайгы, бәхетсезлек түгел»
Һәм пышылдадым: «Сау бул»...

Арчаны чыгып Казанга таба барганда юл читендә җансыз һәйкәлләр кала. Шуның берсе синеке. Үткән-киткәндә гел сәлам бирәм, саубуллашам синең белән. Йөрәк кенә һаман сине югалту белән килешми һәм минем кебекләр бик күп.
«Раушан - кояштай балкып торган, гаять тә киң күңелле, аралашучан һәм бик сәләтле егет иде. Бик тиз генә төрле өлкәдәге сәләтләрен күрсәтеп, студентлар арасында популяр шәхескә әверелсә дә, борынын күтәрә белмәде, һәрчак гади булып калды», дип яза синең хакта Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллин. Әйе, күпләр шундый фикердә һәм бары әти-әниең генә синең нинди назлы, мәрхәмәтле һәм кешелекле булуыңны төптән аңлый. Ә шулай да һәркем күңелендә син аерым эз калдырган йолдыз. Якыннарың өчен син җылы учак, укытучыларыңа киләчәктә якты янучы шәхес, ә дусларыңа сер сыйдыручы һәм төпле киңәш бирүче иптәш булгансың. Синдәй кешеләр берәр вакыт онытыламы икән? Җавап төгәл - юк!

Реклама

Язмамны тәмамлаганчы синең сүзләреңнән кечкенә генә өзек китерәсем килә: «Тормыш катлаулы, аның чикләре юк, диләр. Тик никадәр катлаулы һәм авыр булса да, һәр кеше үз алдына нинди дә булса максат куя.
Һәркемнең күңелендә якыннарын куандыру теләге балачакта ук уяна. Баланың күңел матурлыгы аның әнисенә һәм әтисенә, апасына һәм абыйсына, гаиләсенә, өенә елмаеп, шатланып каравында ук күренә. Вакыт үткән саен ярату хисе киңәя, аңа мәктәп, авыл, туган ил һәм кешеләр өстәлә. Тик сукырларча яратырга ярамый, яратуда зирәклек кирәк. Зирәклек - ул акыл белән яхшылыкның берлеге. Шул чакта гына син уй-теләкләреңә, гаиләңә, дусларыңа, туган илеңә тугрылыклы була аласың».

«Баласын югалткан әнигә булышырлык көч юктыр, күрәсең. Хәтта иң якын кешеләрнең күз карашы да миңа ул вакытта «аңлыйм, әмма ярдәм итә алмыйм», дип әйтә иде. Әйе шул, бу кайгы безнеке генә, аны берни белән чагыштырып та, берничек төзәтеп тә булмый. Безнең җылы кояшыбыз, якты нурыбыз, йөрәк җимешебез, шатлык-куанычыбыз, «мин сезне бик тә яратам», дип торучы улыбыз хәзер бакый дөньяда», дип үз фикерен җиткерә Рәйсә ханым. Күңелләрне ярып керә торган мондый сүзләр күп «Сөю тулы күңел»дә һәм алар барысы да йөрәкне бермә-бер катырак тибәргә мәҗбүр иткән күз яшьләре, күңел ярасы аша язылган. Әлеге язмада гына китапны тулаем ачып салып булмый, шуңа да аны һәркемгә алып укырга киңәш итәр идем. Чөнки монда һәрберебез өчен күп кенә файдалы киңәшләр бар, ләкин алар барысы да җөмлә арасына яшеренгән.

Кеше китә - эзе кала, диләр.
Эз калдырдың син дә җиһанда.
Җан җылыңны бирдең кешеләргә
Изгелекләр булды уеңда.

(«Эзе кала» дигән шигырьдән өзек).
Кадерле дустым, якты дөньялардан киткәнеңә дә өч ел булды. Ләкин күңел ярасы әле дә төзәлергә, ә уйлар сине онытырга уйламый.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: