Җәяүле сукмагы юк
Җәяүле кичүе дә юк
«Чепья авылының менә бу өлешендә тротуар, ягъни җәяүле сукмагы юк, - дип язалар безгә. - Моннан мәктәп балалары да йөри, коляскада бала да этеп йөриләр. Бик куркыныч урын! Һава торышы бозылган көннәрдә бигрәк тә яман. Аннан соң бер җәяүле кичүе дә юк. Бу юл күрше республикага илтә, шуңа моннан бик күп йөк машиналары үтә, прицеп такканнары да йөри. Яз һәм көз көннәрендә пычракка коендырып ук китәләр. Бу юл Чепьяның үзәк урамыннан башлап, авыл беткәнче шушы хәлдә, җәяүле кешегә юл кырыендагы балчыктан йөрергә туры килә. Җитәкчеләр гозеребезгә колак салып, тротуар, җәяүле кичүе мәсьәләләрен кайгыртсыннар иде. Андый-мондый хәл килеп чыкканны көтмәскә иде.»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев