Хезмәт

Ак дулкыннар дәрьясында

Һәр шагыйрьнең үз тәкъдире, үз юлы, үз фәлсәфәсе, үз тормышы, үз аңы, үз дөньясы булган кебек, безнең яраткан шагыйрәбез Фәридә Шакировага да башкалардан үзгә сыйфатлар хас. Аның иҗатының иң төп үзенчәлеге - үзенә генә хас шигъри тәлгәшләре, сокланырлык образлары.

Реклама

Алар әниләре тәрбиясендә биш бала үсә. Төпчек нарасый әле бишектән төшеп, тәпи басарга да өлгермәгән, язмыш дигәннәре инде үзенә ятимлекне дә әзерләп куйган - Фәридә апага 6 ай тулышка әтиләре көчле авырудан вафат була. 1949нчы елда нәни кызчык 1нче сыйныфка укырга керә, җидееллык мәктәпне 1956нчы елда тәмамлый. Мәктәп елларында ук шигырьләр, скетчлар яза, стена газеталары чыгара. Гел «5»ле билгеләренә генә укыса да, аңа укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый. Шигырьләрендә язылганча, ул ярсып тормышның уртасына кереп китә. Иген игә, тракторда плугарист булып эшли, урман утыртуда катнаша, чыпта суга. Әнә шулай, эш дигәнең әле буыннары да ныгып җитмәгән кызга ишелеп кенә тора. Мәктәп дирекциясе бүләк иткән зәңгәр чәчәкле күлмәк хәтергә онытылмаслык булып сеңеп калган, ә менә гамьсез рәхәт балачак - хыялда гына...
Еллар үткәч, балачак хатирәләре әкренләп шигырь юлларына күчә. Шуңа күрә Фәридә апаның балалар өчен язылган шигырьләре һәрберсе үзенә күрә бер сер сандыгын хәтерләтә, алар балачакның үзе кебек үк төсле-төсмерле. Балалык елларында чабата, җиләк сатып тамак туйдырырга мәҗбүр булган сугыш чоры балаларына җан асрау өчен әнә шундый яшәү чыганагы табылып тора. Эшләп ашыйсы ризыгы да туган авылыннан еракта булган икән. Алты ел Свердловск, Златоуст, Түбән Тагил якларында мартен мичләре ремонтлый ул. Шушы авыр шартларда кичке мәктәпне тәмамлый. Әнә шулай, яшьли иңенә төшкән тормыш авырлыклары тынгысыз йөрәкле Фәридә апаны көчле рухлы, куйган максатыннан чигенми торган кеше итеп җитлектерә.
Үзеңә бәя бирәсең килсә, еракка китеп кара, ди халык. Еракта йолдызлар яктырак җемелди, ә якында, яхшы кешеләр янәшәсендә тормыш җайлырак бара. Тулы канлы яшәеш өчен һәр икесе дә кирәктер, мөгаен. Туган авылы Бөрбаштан чыккан күренекле шәхесләргә, сугыш авырлыкларын бергә узган балачак дусларына багышланган язмалары шактый күп Фәридә апаның. Ул авылдашларының җиңүләренә куана, авылга игелек китерүчеләргә рәхмәтле. Бөрбаш авылын Татарстанга гына түгел, Бөтенрәсәйгә танытучы шәхесләр белән горурлана. Урал якларыннан туган ягына кайту белән Фәридә Шакирова район газетасы редакциясенә эшкә урнаша. «Гел кеше язганны уку тәмам туйдырды, без кемнән ким, дип, үзем сырларга тотындым», дип шаярта ул үзенең каләм тибрәтә башлаган елларын искә алып, «Үзем турында үзем» дигән шаян хикәясендә. Читтән торып Казан Дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Хатлар бүлеге мөдире, җаваплы секретарь вазыйфаларын башкара. Үзенең фидакарьлеге, тынгысызлыгы белән аерылып тора. Әнә шулар белән редакция коллективында абруй казана, үзенең үткен публицистикасы, матур-матур очерклары, шигъри әсәрләре белән газета укучыларның олы хөрмәтен яулый. Бүгенге көндә иң актив хәбәрчеләрнең берсе. Аның соңгы елларда газета битләрендә дөнья күргән «Мәхәббәтне үтермә», «Чыпта», «Хыянәт ачысы», «Сагынырсың, соң булыр» кебек күләмле әсәрләре укучылар тарафыннан җылы кабул ителде.
Һәр тармакта эшләүче җитәкчеләребезнең, сугыш һәм хезмәт ветераннарының, районыбызда яшәүче сокланырлык, тырыш, эштә риясыз, тыйнак, хискә саф, тормышны яратучы горур кешеләрнең игелекле хезмәтләрен, гомумән, Балтач ягын могҗизага төреп, районыбызның йөзен республикага ачып бирүче дә әле ул Фәридә Шакирова. Юмор, сатира өлкәсендә дә актив эшли. Аның сүзләренә инде күпме җырлар башкарыла. 1989нчы елда иҗат өлкәсендәге казанышларын исәпкә алып, Ф.Шакировага «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә.
Төрле жанрда үтемле тел белән язып, халык арасында ышаныч казанган Фәридә Шакированың «Күңел ярларында ак дулкын» дип аталган китабы дөнья күрде. Әлеге китап белән танышкан укучыларыбыз бу китапны кулларыннан төшерми кабат-кабат укыдылар. Аңа «тормышчан, чынбарлыкка нигезләнеп, кызыклы итеп, шәп язылган» дип бәя бирделәр. Фәридә Шакирова иҗат көчен, яшәү дәртен, ихтыяр көчен киметмичә саклый торган шагыйрә. Ул беркайчан да хезмәттән бушамады. Лаеклы ялга чыккач та район архивы мөдире вазыйфаларын башкарды, җәмәгать эшләрендә актив катнашты, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә секретарь булды. Шуңа да ана, бала проблемалары өчен ихлас борчыла ул.
Ана белән бала, мәхәббәт, тол хатыннар, ялгыз аналар, үрнәк гаиләләр, бәхетле парлар, замана кызлары... - болар барысы да шагыйрә иҗатында искиткеч бай, матур, эчтәлекле итеп тасвирлана. Аның иҗатында гаилә темасы зур урын алып тора. Фәридә Шакирова тормышта ир-егет холыклы һәм үзенчәлекле иҗатчы. Тормыш иптәше Барый абый белән бер ул һәм бер кыз үстереп, аларга югары белем бирделәр.
Еллар узар. Гомер елгасы агар да агар. Әмма Фәридә Шакированың иҗаты, шигърияте вакыт чигеннән ашып, киләчәк буыннарга хезмәт итәр.
Хөрмәтле Фәридә ханым! Без, китапханәчеләр, Сезнең белән ихластан горурланабыз. Бүген Сезнең шигырьләрегез районыбызда үткәрелә торган бәйрәм чараларын баетса, матурласа, шул ук вакытта Сезнең шаян хикәяләрегезне укып елмая, җыр-шигырьләрегезне тыңлап хисләнә, повестьларыгызны укып уйлана белә торган үз укучыларыгыз бар. Алар Сездән яңа шигырь китапларыгызны, повестьларыгызны көтеп калалар.
Рәсемдә: Ф.Шакирова (уңда) үзәк китапханәдә һәрвакыт көтеп алынган кунак. Язучы Мәдинә Маликова белән очрашу вакытында.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: