Ак кышларга гашыйк
Декабрь башы. Нәкъ шушы вакытта ныклы адымнар белән җиһанга чын кыш аяк баса.
Яфракларын коеп, моңсуланып утыручы агачларны ак бәс сара. Кызылтүш, песнәк кебек урман кошлары күзләрне иркәли. Сихри аклыкка яшел чыршылар үзгә бер ямь бирә. Бөтендөнья бәйрәм рухы белән Яңа елны көткәндә, балалар гына түгел, өлкәннәр дә кар-бураннарга уралып, өр-яңа бәхетләр, куанычлар алып килүче Кыш бабайны күрер чакны көнләп санаганда дөньяга килә безнең Алсу апабыз. Бәлки шуңадыр да күңеле белән һәрчак аклыкка, матурлыкка тартыладыр ул. Бөтен һөнәрләрнең чишмә башы - укытучы профессиясен үз итүе дә юкка гына түгелдер.
Укытучы. Никадәр сабырлык, белем, тырышлык, максатчанлык таләп итә бу һөнәр! Балалар күңелен аңлап, алар дөньясында яши белгәннәрне генә үз итә бит укучылар. Кирәк вакытта таләпчән дә, әниләрдәй йомшак күңелле дә булырга кирәк бу һөнәр ияләренә. Безнең сыйныф җитәкчебез Алсу апа Фәрзиевада бу сыйфатларның барысы да бар. Аны шуңа яратабыз, үз итәбез дә. Ул әле фән укытучысы булуы өстенә мәктәбебездә «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәге, курчак театры студиясе җитәкчесе дә. Аның укучылары район, республика күләмендә уздырылган бәйгеләрдә призлы урыннар яулый. Җиңүләр җиңелләрдән бирелми бит. Бу аның компетентлы, чын мөгаллимә булуына тагын бер дәлил. Ул хөрмәткә лаек остазлардан.
Заманында яшь белгеч данлыклы Салавыч мәктәбенә эшкә килә. Люция Харисовна җитәкләгән коллективта аны бик җылы кабул итәләр. Әлеге коллективта бары үз һөнәри осталыгын күрсәткән укытучылар гына тупланган. Без укытучыларыбыз белән горурланабыз.
Алсу Габделбәровна! Киләчәк тормышыгыз да ак шатлык бураннарына уралып дәвам итсен. Якты хыялларыгыз тормышка ашсын. Сезгә чын күңелдән ихлас теләкләребезнең иң зурларын, иң-иң яхшыларын юллыйбыз. Сезгә әле киләчәктә дә күп-күп ак кышларны каршыларга язсын!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 18:46Игътибар! Бәйге! Бәйрәм кысаларында мәктәп укучылары арасында "Кулланучылар хокукларын яклау һәм мин " дигән темага рәсем конкурсы игълан ителә.1500
-
1 март 2021 - 17:21Сала Кушкет гуртын улӥсь Перфилов Михаил Алексеевичлы 1 южтолэзе 90 арес тырмиз Бадӟым лыдпусэныз юбилярез ёросысь куноос ӟечкыланы вуизы, озьы ик Михаил Алексеевичлэн матысь ӵыжы-выжыосыз но люкаськизы.6401
-
1 март 2021 - 16:11Татарстанда узган тәүлектә 52 кеше коронавирус йоктырган Республикада 5,3 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.6001
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар25900
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.24300
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".104402
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.52501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика