Ак яулыклы карт әбием

Аларның балачаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлыгын да күргәннәр.
Тик тормышта никадәр авырлыклар кичерсәләр дә, көчле булып калганнар.
Минем карт әбием Муллагалиева Мөслимә 1941 елның 1 сентябрендә Сасна авылында туа. Әтисе сугышка киткәндә ни бары җиде көнлек булып кына кала. Әнисе балаларын ач итмәс өчен тырышып эшли. Әбиебез безгә әнисенең үләннәрдән төрле ашлар, алабутадан ипи, басудагы черек бәрәңгеләрне җыеп кайтып, аннан кәлҗемә пешереп ашатуларын сөйли.
– Әтиебез сугышта иде. Ул хатларны күп язды. Берсе килмәсә, берсе килер, дип язган ул аларны. Ут эчендә, окопларда язылган солдат хатларының никадәр кадерле булуын белеп үстек. Өчпочмаклы, ак, зәңгәр яки ал конвертлы, читенә кыр почтасының номеры куелган, штемпель сугылган хатлар әле дә күз алдында тора. Әллә ничә төрле карандаш, әллә ничә төрле кара белән язылган иде алар. Шул хатларны кулдан-кулга йөртеп, әллә ничә тапкыр укып чыга торган идек абый белән. Хатларында безне үзе янына Урта Азиягә чакырды. Без әниебез белән әти янына киттек. Анда тагын бер энебез туды. Сугыш беткәч бераз шунда яшәдек. Мин ике класс белем алдым. Аннан соң кабат туган якка кайттык, – дип сөйли карт әбиебез.
Авылга кайткач әбием укуын дәвам итә. Җиденче классны тәмамлагач фермада эшли башлый, бозаулар карый. Аннан соң 20 ел авыл клубында эшли.
Карт бабам белән алар 6 бала тәрбияләп үстерәләр. 11 ел балалар бакчасында кече тәрбияче – нянька булып хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Хәзерге көндә карт әбиемнең 6 баласы, 15 оныгы, 11 оныкчыгы бар.
Әбиемнең бер генә теләге бар: “Башка беркайчан да сугышлар булмасын, ачлык-ялангачлык вакытлары кабатланмасын иде!”, - ди ул безгә.
Диләрә Сафина,
Балтач гимназиясенең
2 а сыйныфы укучысы.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 22:11Стартовала Декларационная кампания 2021 года. Представить декларацию 3-НДФЛ удобнее через личный кабинет!6201
-
18 гыйнвар 2021 - 21:21БӘЙРӘМНЕ КАЗАН АРТИСТЛАРЫ БИЗӘДЕ (+фото) "Фикердәш" клубында йөрүчеләр ел башыннан иң беренче искечә яңа елда очрашалар.14202
-
18 гыйнвар 2021 - 20:11Каратистларыбыз район данын яклый Каратэ буенча Йошкар-Ола шәһәре беренчелегендә призлы урыннар яулап кайттылар.12002
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар20500
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар100200
-
17 гыйнвар 2021 - 12:41Ниһаять, ИлСаф өйләнгән 15 елдан соң өйләнү: ИлСаф ни өчен хатыны белән язылышмаган булган? (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР)89603
-
17 гыйнвар 2021 - 18:41“Башкалардан калышасы килми” Алтын урталык махсус уйланылган план буенча түгел. Шулай килеп чыккан икән, димәк, сәбәпләре-сәбәпчеләре булган. Әлеге позицияне үзгәртергә дип тырышулары.53503
-
17 гыйнвар 2021 - 15:53Балтачта ике кешедә коронавирус инфекциясе табылган Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 97 яңа очрагы теркәлгән. 30 кеше хастаханәгә озатылган, 67 кеше өендә дәвалана.50203
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика