Хезмәт

Аңладылар, ярдәм иттеләр

Аның язмышы башкаларныкыннан берни белән дә аерылмый кебек. Кияүгә чыккан, балалар үстергән, тормыш иткән. Тик картаймыш көнендә начар өйдә яшәве генә күңелне әрнетә. Ничек алай булган соң?

Түбән Кенә авылында яшәүче Әлфия Закированың бу халәттә яшәвенә авылдашлары битараф кала алмаган. Карадуган авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Мидхәт Закиров, хатын-кызлар советы рәисе Сәгурә Низамиевалар авылда үтүче һәр җыелышта әлеге мәсьәләне гел күтәрә килгәннәр. Җирлек җитәкчесе Ришат Нургалиев район башлыгы Рамил Нотфуллинны Әлфия Закирова яшәгән йортка алып килүгә ирешә. Һәм шушы вакыйгадан соң тиз арада Әлфия апаны йортлы итү бурычы куела.
Карадуган авыл җирлегендә йортка мохтаҗ кешеләр бер Әлфия апа гына түгел бит. Ни өчен иң беренче чиратта аны йортлы итәргә уйлаганнар? Ул инвалид та, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны да түгел. Сау-сәламәт ике баласы булган әни кеше.

- Сорауларга җавап табу өчен беренче чиратта Әлфия апа яшәгән йортны барып күрергә кирәк, - диде социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина.
Бардык, күрдек. Өнсез калдык. Биредә Әлфия апаның улы Нурулла белән яшәвен белгәч бөтенләй телсез калдым. Типсә тимер өзәрдәй ир-егетнең үзе яши торган йортны карамавы, бармакка-бармак сукмавы аптырашта калдырды. Нурулла үзе дә, әнисе дә йортның төгәл кайсы елда салынганын әйтә алмады. Ә менә лапасның 1902нче елда салынуы билгеле булды. Димәк, йорт та шул яшьтә булырга тиеш. Бу йортта элек Әлфия апаларның Гайшә исемле таныш апалары яшәгән. Аның үтенече буенча Әлфия һәм Нурислам ике балалары белән 1988нче елда Түбән Кенәгә күченә. Гайшә апаны тәрбияләп соңгы юлга озаталар һәм әлеге йорт Әлфия апаларга кала. Нәкъ ун елдан Нурислам абый үлеп китә.

- Әлфия апа, Сез ялгыз кеше дә түгел, мондый хәлгә калуыгызга нәрсә сәбәп булды?
- Мин гомер буе эшләп кенә яшәдем. Әмма акча булмагач, йортны төзекләндерергә һич мөмкин булмады. Әҗәткә акча бирүче дә табылмады, пенсионер булгач ссуда да ала алмадым. Шушы сәбәпләр белән ярдәм йөзеннән бирелгән бураны да өй итеп сала алмадык.

- Анысы нинди бура?
- Мин бит озак еллар мех әйберләр тегү фабрикасында эшләгән кеше. Элеккеге район башлыгы Марат Әхмәтов йорт-җиребез начар булгач, ярдәм итеп бура бирдерткән иде. Шул бура инде ул. Акча булмагач, кузгатмадык без аны, - ди Әлфия апа.
Әлфия апаның бу заман өчен бөтенләй хас булмаган такта түбәле, инде нигезләре тәмам беткән йортта, үтә дә начар шартларда яшәве өчен йөрәк авырта. Шул ук вакытта кем гаепле соң дигән сорау күңелгә тынычлык бирми. Нинди генә чорда яшәсәң дә берәүгә дә әзерләп кулына тоттырмыйлар. Кеше тырышып-тырмашып яши. Булган акчасын барысына да җиткерер өчен «юрганына карап аягын суза».

Реклама

Әлеге күренешкә йөрәкләре нык авырткан авылдашлары Әлфия апаның эш-гамәлләрен, көнкүрешен хөкем итми генә ярдәмгә алына. Иң элек яшәр өчен Түбән Кенәдәге колхоз идарәсе конторасын тәкъдим итәләр, Әлфия апа аннан баш тарткач, ашханә бинасын бирергә булалар. Әлфия апа аңа да риза булмый.
- Җил, давыл чыкса, я шартлый, я яналар бит. Кичекмәстән чарасын күрергә кирәк дигән фикергә килдек, - ди Түбән Кенә авылының хатын-кызлар советы рәисе Сәгурә Низамиева. Төрле юллар эзләнә. Акча юклык гел аяк чала килә. Әмма соңгы чиктә бик күп җитәкчеләрнең ишеген шакыгач, Арбаш авылында яңа салынган йортны сатып алып, шунда Әлфия апаны күчерүгә ирешәләр.

Кызы да шушы авылда яши, күршесендә генә. Димәк, әнисен тәрбияләргә, кадер-хөрмәттә яшәтергә мөмкин булачак. Әлфия Закирова яңа өйгә күченгән көнне Сәгурә Низамиева белән Мидхәт Закировлар да моңа кат-кат басым ясады:
- Ришат Мортазовичның тырышлыгы һәм муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, «Игенче» җәмгыяте рәисе Булат Зыятдинов, «Мехчы» җәмгыяте җитәкчесе Фирдәүсә Фәрхетдинованың матди ярдәмнәре нәтиҗәсендә Әлфия бүген якты, матур, иркен өйдә яши. Без өлкәннәр исеменнән олы йөрәкле җитәкчеләргә зур рәхмәт белдерәбез. Инде балаларына әниләрен кадер-хөрмәттә яшәтергә генә кала.
Рәсемдә: менә ул Әлфия апаны (уңнан беренче) йортлы итүдә тырышып йөргән изге күңелле Сәгурә Низамиева һәм Мидхәт Закиров.


Әлфия Закирова бүгенге көнгә кадәр шушы йортта яшәде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: