Хезмәт

Алан авылына 200 генә елмы

Алан авылына кергәндә "Алан авылы - 1816нчы елда нигез салынган" дигән плакат каршы ала. Быел авылның 200 еллыгы билгеләп үтелә. Ә аланлылар безнең авыл тагын да иртәрәк барлыкка килгән ул, дип фаразлыйлар...

Тарихи чыганакларга караганда авыл тагын да иртәрәк - 1808 елда ук барлыкка килгән диелә. Киров өлкә архивында сакланган мәгълүматларда Алан авылын 1808 елда Яңгул авылыннан күченеп килгән 21 гаилә нигезләве теркәлгән. 1811 елда авылда 32 ир-ат, 1834 елда 45 кә җиткән. Алар урман эчәндәге матур аланлыкка урнашканнар. Авыл «Бөрбаш авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенә керә, Бөрбаштан 8 км. төньякта, Балтачтан 18 км. көнчыгышта, Кукмара районы чигендә урнашкан. Төпләнгән урыннарының гүзәл алан булуын искә төшереп, авылны Алан дип атый башлыйлар.

1919-1951 елларда Алан авыл Советы үзәге булып тора. 1951 елның 4 октябрендә Алан авыл Советы бетерелә һәм авыл Яңгул авыл Советына кушыла. 1984 елның маенда Яңгул авыл Советыннан алынып, Бөрбаш авыл Советына бирелә. 2006 елның башыннан «Бөрбаш авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге составында. Аланлыларның төп шөгыле игенчелек, терлекчелек булган. Урман байлыклары аларның яшәешен баеткан.

Вятка губернасының статистика мәгълүматларында 1896 елда Аланда 495 кеше яшәгәнлеге күрсәтелә. Алан общинасының 421 дисәтинә җире булган. Беренче мәчет 1877 елда төзелә. Авылның беренче имамы Яңгул авылы кешесе Юныс Галимов була. 1934 елда мәктәп һәм уку йорты өчен махсус ике катлы бина салына. 1929 елда «Берек» исемле колхоз оеша, 1930 елның язгы чәчүенә инде авыл бердәм колхоз булып чыга. 1940 елда медпункт өчен аерым бина төзелә. 1934 елда уку йорты, 1940 елдан китапханә эшли башлый.

Реклама

Бөек Ватан сугышына Аланнан 113 ир-егет киткән, аларның 62 се ватан азатлыгы өчен корбан булган.

1946 елда бер ташы, бер яргычы булган җил тегермәне төзелә. Бу район тарихында җил энергиясен файдалануның беренче очрагы. Тегермән 1980 елларга кадәр авыл һәм тирә-як кешеләренә игелекле хезмәт итте. 1949 елда авыл өйләрендә электр лампалары кабынды. 1968 елда дәүләт электр челтәре килә. Район үзәге белән телефон элемтәсе 1950 елда урнаша. 1957 елда авыл радиолаштырыла. 1962 елда аланлылар беренче мәртәбә телевизор карыйлар. 1970елда мәктәп кирпечтән салынган яңа бинага күчә. 1994-1995 елларда өстәмә биналар төзелеп, Алан тарихында беренче мәртәбә тулы булмаган мәктәп эшли башлый. 1997 елда урта мәктәп статусы ала.

2008 елда «Алан» фермер хуҗалыгы җаваплылыгы чикләнгән «Бөрбаш» җәмгыятенә кушылды. Авылда суүткәргеч эшли, йортларның иң зур күпчелегендә су кертелгән. 1994-1995 елларда газлаштырылды. 1980елда каты түшәүле юл күтәртелде, 1996 елда аңа асфальт салынды. 2008 елның башына 136 хуҗалык бар, 594 кеше яши. Авыл үсеш юлында. Алан кешеләре мәгърифәткә, мәдәнияткә тартым. Аның үзенә генә хас бәйрәмнәре, матур заманча йолалары бар.


Чыганак: baltasi.tatarstan.ru
Илүзә Мөхәммәдиева фотолары.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: