Хезмәт

Алар да - “Әти” дип әйтә алмаганнар да читтә калмасын иде

Дөньяга кабат яшәү рухы өреп, үзенең матур бәйрәмнәре белән яз килде. Әйе, салкын ак кышлар артыннан һәр ел шулай ямьле язлар килә.

Җиргә яңа яшәү алып килгән язларны кешелек гел көтеп ала. Тик минем язларның башкаларына охшамаганы турында искә аласым килә . Моннан 69 ел элек ватандашларыбыз мең ярым көн көткән ул язны.
1945 нче елның Җиңү язы. Кешелек өчен искиткеч кыйммәткә төшкән яз ул. Миллионлаган киселгән гомерләр, тормышка ашмаган хыяллар, төзәлмәс яралар барәбәренә яуланган Җиңү язы еллар үткән саен бездән ерагая бара. Илгә җиңү яулап кайткан ветераннарыбыз да инде санаулы калды. Җиңү таңын якынайту өчен көнне төнгә ялгап эшләгән тыл ветераннарыбыз да сирәгәя. Алар белән бергә балачакларын сугыш ялкыны көйдергән буын да бүген олы яшькә җитте . Әле яши генә башлаган малай-кызлар өлешенә сынауларның ниндиләре генә тимәгән. Ачлык, ялангачлык өстенә ятимлек әрнүләрен, кимсенүләрен дә тулысынча татырга туры килгән аларга. Кемнәрдер әтиләрен сугышка озатуны төш кебек кенә хәтерләсә, кайберәүләргә ата йөзен күрү бөтенләй насыйп булмаган, алар үз гомерләрендә бер мәртәбә дә "Әти" дип әйтә алмаган. Җиңү бәйрәме көнендә дә шатлык яшьләрен , ятимлекнең ачы хәсрәте алыштырган.
Моңарчы Бөек Җиңү көнен якынайткан сугыш батырларына, тыл ветераннарына хөкүмәт тарафыннан елдан-ел хөрмәт күрсәтелә килде. Дәүләт үзенең геройларын онытмады, аларның үзләренә генә түгел, ул-кызларына да, хәтта оныкларына да өлеш чыкты. Ә менә "Әти" сүзен әйтергә тилмереп, яклаучысыз, терәксез үскән сугыш ятимнәре генә гел онытыла килде. Әйтерсең, аларның ятим калуына сугыш афәтенең кагылышы юк. Инде Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда, бәлки аларның да әрнүле җан авазын ишетергә вакыттыр. Менә шуны истә тотып, 23 нче апрель көнне Нөнәгәр җирле үзидәрәсе әтиләре сугыш кырында ятып калган буын вәкилләрен Мәдәният йортына дәште. Ә аңарчы Мәдәният йорты хезмәткәрләре җирлектә яшәүче сугыш афәте балачагын көйдергән һәр кешенең өендә булып чыкканнар, гаиләләрдә сакланган хәтирәләрне өйрәнгәннәр. Очрашуга 42 кеше чакырылган булган. Тик килүчеләр генә чакырылганнан азрак иде. Кемнеңдер ашыгыч эше килеп чыккандыр,кайберәүләр үзләрен искә алуларына инде өметләрен өзеп, чакырылуга да ышанмагандыр . Ә кемгәдер бүген сәламәтлеге мөмкинлек бирми. Ачлы-туклы үсү, тормыш авырлыгын җигелеп тартулар беркемдә дә эзсез утми бит. Очрашуга "Наз" социаль яклау үзәге вәкиле, "Кызыл юл" кооперативы җитәкчесе Ф.Н.хайруллин, Нөнәгәр җирле үзидарә башлыгы А.З.Ахметханов, ветераннар оешмасы рәисе Н.С..Салихов та катнашты.
Әтиләрне сугышка озату, бар дөньяны кара кайгыга күмеп килгән "похоронкалар","хәбәрсез югалды" дигән хатлар, алабута-кычыткан ашлары, черек бәрәңге кәлҗемәләре - барсы да кабат хәтерләрдә яңарды бу көндә. Вакытыннан иртә олыгаерга мәҗбүр булган сугыш чоры сабыйлары җилкәсенә төшкән авырлыклар күз алдыннан кичерелде. Инде "үлгән" дигән хәбәре кулда булса да,"бәлки кайтыр әле" дигән яшерен өмет белән яшәгән еллар, язлар саен килгән Җиңү бәйрәмнәре искә алынды. Күзләре яшьләнгән абый-апаларның кичерешләрен күәтләп, сәхнәдән җырлар яңгырады.
Хәтирәләр, хәтирәләр... Бурашев Хут, кызы белән улына багышлап, шигырь юллары белән хат язган. Үзе сугышка киткәч туган кызы Саниянең фотосын күкрәк кесәсендә саклавын язган Гатиятулла абый, Җиңү көненә 4 көн калгач һәлак булган хәрби шофер Гыйләҗетдинов Гарәфетдин абыйлар язмышы һәркемне тетрәндерде. Мәңге онытылмас, төзәлмәс яралар, мәңге сүнмәс хәтер уты...

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: