Хезмәт

Алар дуслык белән көчле. Кемнәр?

“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар өчен “Без дуслык белән көчле” исеме астында чара уздырылды.

Кичә барышында культорганизатор Фирдания Алексеева “Дуслык” төшенчәсе, төрле халыклар арасындагы буыннан буынга килүче дуслык турында сөйләп узды. Дуслык кагыйдаләре, ягымлы сүзләрне дә искә төшерү тернәкләнүчеләр өчен файдалы да, кызыклы да тоелды.

Мондый чаралар тернәкләнүчеләрне тагын да күмәкләштерә, тернәкләнүдә уңай нәтиҗәгә ирешергә булыша.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: