Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар үзләрен куймый

Җәйләрен велосипедта йөрибез


Алар беркайчан да социаль челтәрләргә үзләрен күрсәтеп куймыйлар, велосипедларын гына куялар да, вәссәлам. Ә велосипедлары шәп, кызыгырлык!

 

Сүзебез Бөрбаш авылы җирлегенең кичкырын табигатьтә йөрергә яратучы кешеләре турында. Кышын да социаль челтәрләргә чаңгы юлы, я таягы, я чаңгы башы куялар да, туган якларының гаҗәеп гүзәл табигатенә соклануларын белдерәләр.  Менә хәзер дә аларның фотоларына карагач, биредә кояш та ничектер матур бата кебек, караңгылык та серле булып кына иңгәндәй тоела...

 


— Кышын су буенда ясаган чаңгы трассасын әйләнәбез, ә җәйләрен, менә, велосипедта йөрибез, — ди Бөрбаш авыл җирлегендә эшләүче Гөлнур ханым Гыйльметдинова. – Сәламәтлек өчен дә файдалы, аралашу чарасы да. 
Бу арада великлар бик күренмәде әле, чисталык-төзеклек буенча хәйран эшләп алдылар, кунаклар каршыладылар,- ардылар булса кирәк. Тик ул озакка бармас, Бөрбашның үзенә тартып торучан матурлыгы янәдән челтәрләрдә яңарыр.
Авыл хезмәт белән бергә ялны берләштереп яшәгән, үз җирлегенең гүзәллегенә — таңнар атышына, кояш батышына соклана белгән кешеләре белән бигрәкләр дә матур шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөрбаш авылы