Хезмәт

Аларда һәм бездә

Һәр эшнең кыйммәте һәм тирә-ягыңдагы җитәкчеләрнең кемлеге башкаларныкы белән чагыштырып караганда әйбәтрәк күренә.

Күптән түгел Казанда авыл җитәкчеләренең президент Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән корылтаенда бер делегат үзләрендәге инвестордан авыл эшләренә техника һәм транспорт ала алмауларын сөйләде. Бездәге «сәвит» рәисләре, мондый зарлы сүзне Казанга түгел, Балтачка барып та сөйли алмаслар, мөгаен. Сәбәбе юк чөнки. «Игенче» күмәк хуҗалыгын мисалга алыйк. Узган кышта авыл урамнарын кардан чистартырга аның гаражыннан дүрт якка дүрт куәтле трактор чыгып киткән көннәр булды. Монда көзен авыл кешеләренең бәрәңге бакчаларын сукалатырга да ел саен чылбырлы трактор чыгаралар. Халыкның күп гозере күмәк хуҗалык һәм аның рәисе Булат Бакый улы Зыятдинов тарафыннан урында үтәлеп баргач, район җитәкчелегенә дә җиңел. Шушы арада гына Карадуганда авыл һәм район Советларының еллык хисап җыелышы булды. Анда район хакимияте башлыгы Марат Зарипов үзе катнашты. Район башлыгына ниндидер дәгъва, зарлы сүз дип әйтмим, бер сорау бирүче дә булмады.
Узган елгы үтә коры җәйнең терлекчелеккә салган зыяны, азык булмау сәбәпле маллар азаю, сөт кимү хакында да газеталар әлегәчә язып, телевидение сөйләп-күрсәтеп тора. Ә бит, Аллага шөкер, бездәге маллар ул кадәр үк кытлык күрмәделәр. «Игенче» күмәк хуҗалыгының бер үзгәлеге бар: җире аз, малы ишле. Корылык аркасында ферма малларын ел тәүлеге диярлек читтән сатып алып ашатсалар-ашаттылар, аларга да зур зыян китермәделәр, шәхси хуҗалыкларны да азыксыз калдырмадылар. Булат Зыятдинов үзе эзләп табып шәхси хуҗалык малларына Мари иленнән бер дигән арыш ташытты, кирәк кадәр саламны Киров өлкәсеннән китертте. Зур чыгымлы авыр ел дип тормадылар, эшләүчеләргә хезмәт хакын да (тирә-якта шактый зур саналганын әле!), гадәттәгечә, айдан-айга биреп баралар, төзү һәм зур техника сатып алу эшләрен дә онытып бетермиләр, һәммәсенә ничек җиткерәләрдер. Үзе тырышканга Алла да булышадыр, күрәсең.
Безнең якта җир мәйданы «Игенче»некеннән зуррак булган «Сорнай» күмәк хуҗалыгы исә үзендә эшләүчеләргә иң әйбәт сыйфатлы күпьеллык үлән печәне өләшүе белән танылды. Печәнне монда артык картайтмыйча, шактый иртә чабалар, тиз генә киптерәләр һәм рулонлап хуҗалыкларга тараталар. Биредә озак еллар рәислек иткән Хәкимулла Сибәгатуллин чорында да шулай иде, яшь рәис Тәүфыйк Гыйлаҗев та урнашкан әйбәт тәртипне саклап килә. Монда гозерләнеп килгән чит кешене дә кире какмыйлар. Бу арада үзебезнең сыер да «Сорнай» печәнен ашап кинәнә. Икенче кат чабудан китерерсез дип, көз башында акча түләп кайткан идек, әмма өзлексез яңгыр ул печәннең рәтен җибәрде. Кешегә начар печән илтеп булмый, бездә андый гадәт юк, диделәр дә, складтан беренче кат чабылган печәнне китереп, лапас ишеге төбенә бушатып киттеләр. Ишеге зуррак булса, рулоннарны лапаска ук кертәләр иде: нәкъ шул максат белән «мөгезле» трактор җибәргәннәр.
Безнең якта шәхси хуҗалыкларны мал азыгы белән тәэмин итүгә «Мельпром» ширкәте дә саллы өлеш кертә. Терлегеңә тартылган он, көрпә яисә кош-кортыңа бодай кирәкме, ак он сорыйсыңмы - телефоннан чылтырат кына, үлчәп-төяп китерәләр дә, капчыгы-ние белән, күрсәткән урыныңа бушатып китәләр. Каты корылык елында да ничектер әмәлен табып, эшләрен туктатмадылар. Төяүче-ташучы егетләре дә бик иплеләр.
Хәзер кемнеңдер уңай эшен, игелеклелеген газетага язып чыгу модада түгел, күбрәк зарланырга яратабыз. Әмма матбугат аша дөнья гаменә колак салсаң, бездәге кайбер эшләр ярыйсы икән әле, дип тә уйлыйсың. Үтә корылык сәбәпле, «Вамин» кебек байларның да маллары ачыкканда (ул кадәресен газеталар язып, телевидение күрсәтеп торды), безнекеләр чагыштырмача тук кышлаган икән, кемнәргәдер рәхмәт әйтер урыныбыз бар, дигән сүз бит. Аннары, рәхмәт әйтү әйтүченең дә күңелен яктырта. Чырайларыбыз каралып-караңгыланып беткән заманда анысы да бик кирәк.

Рәсемдә: Тәүфыйк Гыйлаҗев.

Реклама

Рәсемдә: Булат Зыятдинов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: