Хезмәт

Альбина Фазлыева: «Кыз чакта кылган догам кабул булды»

Төп йортта яшәүнең рәхәте – балаларыңны тәрбияләп торучы әти-әниең бар. Әби-бабай янында алар олыларны хөрмәтләргә, кешелекле булырга өйрәнәләр.

Балтач районының Бөрбаш авылында гомер итүче Альбина Фазлыева интернетта бик күпләрнең күңеленә юл тапты. Гадилеге, тәмле итеп сөйләшүе, акыллы, зирәк булуы белән үзен яраттыра ул. Шәһәрдә яшәячәкмен дип хыялланган кыз авылга килен булып төшә. Әле нинди гаиләгә! Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәтнең килене ул. Бер уйласаң, мондый гаиләгә башка кеше килен була алмас та иде кебек тоела. Бу чынлап та шулай. Альбина үзе дә яшерми. Ике гаиләнең дини һәм намазлы булуы аларны тагын да якынайткан. Авылда яшәп тә, заманнан калышмыйча, матур итеп, башка бик күпләргә үрнәк булып, сабыйлар тәрбияләп, олыларны хөрмәт итеп яшәве серләре хакында Альбинаның үзеннән сораштык.

– Син нинди гаиләдә үстең?
– Аллага шөкер, татулыкның ни икәнен күреп үскән бала мин. Безнең өйдә гел әдәпкә генә өйрәттеләр. Әтием безне һәрчак үзенең вәгазьләре аша тәрбияләде. Гаиләбездә олы кешегә хөрмәт булды. Безнең дәү әниебез бар иде. Ул – яшьли тол калып, биш баланы бер ялгызы аякка бастырган кеше. Олыгайган көнендә ул барлык балаларыннан игелек күрде. Алар әниләрен бик кадерләп, хөрмәт итеп тордылар. Минем әтием белән әнием дә дәү әнине бик зурлап яшәде. Без өйдә әбисез табынга утырмадык. Ул ризыкка үрелмичә, беренче капмыйча, ашамый да идек. Әни белән әбием шулкадәр тату тордылар. Ана белән кыз кебек иделәр. Аларны күргәч, кыз чагымда ук, миңа да шундый каенана эләксен иде, дип дога кыла идем. Теләкләрем кабул булды. Әтием исә, төп йортта каенана-каената белән яши алсаң иде, дип әйтә иде. Олыларны хөрмәтләргә насыйп булсын, дип теләде. Ул балаларның әти-әнисен калдырып китүләрен аңламый. Әти моны тикмәгә генә әйтми. Игелек кылган кеше үзе дә рәхәт яши.

– Авыл килене буласың килмәсә дә, инде хәзер кайчак Казаныгыз үзегезгә булсын, дип әйткәлисең. Авылдан китәр идеңме?
– Казанда тегүчелеккә укыдым. Бу һөнәр миңа әбиемнән күчкән. Ул гомере буе тегү теккән. Балачактан аның янәшәсенә утырып мин дә курчакларыма күлмәк тегә идем. Берәр кайчан үз ательем булачак дип хыялланып яшәдем. Алмаз белән танышкач, минем бар дөньям үзгәрде. Авылда торсак та, авыр эш эшләп үскән кеше түгел мин. Шәһәрчәрәк яшәдек. Башта Бөрбаш миңа бөтенләй чит планета кебек тоелды. Авылымнан ерак, Казаннан ерак. Бер-ике елның ничек үткәнен үзем генә беләм. Ичмасам, бу якларда берәр туганым да юк, ди торган идем. Ирем бик акыллы, мәгънәле кеше булып чыкты. Ул мине әкрен-әкрен генә авылын яратырга өйрәтте. Баштарак мин аның авылын яратуына шакката идем. Юктан да матурлык күрә иде ул. Шәһәр белән авыл аермасын мисаллар белән аңлатып күрсәтә иде. Мин әкренләп аның дөрес уйлаганын аңладым. Дөрестән дә, әгәр шәһәрдә яшәсәк, мин өч бала алып кайтыр идемме? Бер балаңны каядыр алып барыр өчен ярты көнең үтә. Ә авылда бар да бер җирдә. Өйдә вакыт күп кала. Яраткан эшем белән дә шөгыльләнәм. Мин дә авылны яратырга өйрәндем. Саф һавасын сулап ләззәтләнергә, урман-кырларында йөрергә яратам.

– Авыл дисәң дә, шәһәр юлына тузан төшермисез әле…
– Мин Казанны бик яратам. Моны Алмаз да белә. Шуңа күрә без гел килеп торабыз. Балаларны да алып килеп уйнатып алып кайтабыз. Туганнарыбызның хәлен беләбез. Интернет кибетем булгач, атнага бер товарга барырга туры килә. Блогерлык буенча да Казанда эшләребез килеп чыга. Кайчак шәһәрдән арып, Аллага шөкер дип, үз өебезгә кайтып китәбез. Ирем әниләремә дә еш алып бара. Күңелсезләнергә вакыт юк. Баштарак мин интернетта берәр текст язып куя идем. Уйлаганнарымны шулай халыкка җиткерергә яратам. Тора-бара миңа язылучылар артты. Үзем дә сизмәстән блогер булып киттем. Ирем каршы килмәде. Мөселман хатын-кызы, ире кушмаса, телефон тотып йөри алмый. Мин гел өйдә, каядыр чыгып китеп эшләп кайтмыйм. Әнә шуңа да Алмаз интернет аша аралашуыма каршы төшмәде. Әле кайбер көннәрдә, бүген ник бер нәрсә дә язмадың, дип әйтеп куя. Ул әйткәч, сториз та төшерәсе килә. Нәрсә булса да яздырып йә төшереп, интернетка куям.

– Язылучыларың синсез тора алмый кебек инде хәзер…
– Үзем дә аларны бик яратам. Күп кеше тегүем белән кызыксына. Өебездә икенче катта минем үз тегү бүлмәм бар. Халыктан заказлар алып, киемнәр тегәм. Кешеләрдән сораулар күп килгәч, тегү курслары яздыра башладым. Бик яраттылар. Элек атнасына бер кешегә кием тексәм, хәзер бер курс аша меңләгән кеше тегәргә өйрәнә. Алар миңа, әйбәт аңлатасың, дип рәхмәт әйтәләр. Күбесе теккән киемен төшереп җибәрә. Киләчәктә курслар яздыруны дәвам итәргә кирәк дип уйлыйм.

– Балаларыгызны ничек тәрбиялисез?
– Әти-әни булу – зур җаваплылык. Аллаһы Тәгалә балаларны амәнәт итеп биргән. Без аларга дөрес тәрбия бирергә тиеш. Сабыйларны тәрбияләгәндә үз әти-әниемне исемә төшерәм, Җәлил әтинең киңәшләрен тотам. Элек ниндидер хаталар эшләгән булсак, аны үз балаларыбызда кабатламаска тырышам. Кайчандыр нәрсәгәдер кызыккан булсам, мин хәзер аны үз балаларыма бирергә тырышам. Төп йортта яшәүнең рәхәте – балаларыңны тәрбияләп торучы әти-әниең бар. Әби-бабай янында алар олыларны хөрмәтләргә, кешелекле булырга өйрәнәләр. Мин дә шулай үстем. Алмазга кияүгә чыккач, аның әбисе белән уртак тел тиз таптык. Олылар белән сөйләшүнең тәртибен белә идем. Шуңа да җиңел булды.

– Киңәшләр кирәк чакта Җәлил хәзрәткә шалтыратабыз. Синең үз әтиең дә бик акыллы, төпле фикерле кеше икән. Аның нинди киңәшләре сине гомер буе озата бара?
– Безнең туйда әти менә мондый сүзләр әйтте: «Кияү! Хатынымның күңелен күрәм дип, әниеңне рәнҗетә күрмә», – диде. Бу сүзләргә Җәлил әти дә соклануын әйтте. Әле бер кызның әтисенең дә мондый теләк теләгәне юк иде, диде. Әтинең барлык теләкләре кабул булып, мин төп йортта яшим. Бер дигән ирем бар. Балаларым сау-сәламәт. Җәлил әтием белән Гөлфәния әниемне кадер-хөрмәттә яшәтсәк иде, дип телим. Үземнекеләр исән-сау. Энем Алмаз да хатыны Альбина белән матур гомер кичерә. Дөньям түгәрәк. Аллаһы Тәгалә шушы бәхетемне күпсенмәсен иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Ватаным Татарстан

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: тормыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: