Хезмәт

Алексей Мухин: "Республиканың төп казанышларының берсе-хәләл бизнес үсеше"

Рөстәм Миңнехановны сәясәт эшлеклесе дип санарга була,чөнки ул иң көчле төбәк башлыкларының берсе, диде Алексей Мухин.

«Рөстәм Миңнеханов иң көчле региональ җитәкчеләрнең берсе санала, рейтингларда алдынгы позицияләрне били. Аның тышкы сәяси эшчәнлеге аны халыкара масштабтагы сәясәтче итә. 10 ел эчендә Рөстәм Миңнеханов сәясәт эшлеклесе буларак танылды», - дип билгеләп үтте эксперт Алексей Мухин.

Рөстәм Миңнехановның төп уңышларының берсе-хәләл индустрияне үстерүгә ярдәм итү. Хәзерге вакытта ТР бу сегментта башка төбәкләрдән килгән көндәшләрдән алда бара.

Бүгенге көндә ислам бизнесы алга киткән һәм чәчәк ата. Бу Татарстанны бөтен Россия мөселманнарын җәлеп итү үзәге итә. Һичшиксез, конкурентлар да бар-Чечен Республикасы, Башкортстан һәм башкалар, әмма, минемчә, Татарстан монда конкуренциядән тыш», —дип билгеләп үтте Мухин.

ТРда хәләл продукцияне тикшерү үзәге ачарга ниятләүләре билгеле булды.

Фото: Салават Камалетдинов

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: