Хезмәт

Алга барудан башка юл юк…

Узган елда Балтач районы кулланучылар җәмгыятенеӊ исәп-хисап җыелышы район үзәгеннән читтә, шыксыз залда, аз санлы пайчылар белән үткәрелүе хәтердә канәгатьсезлек хисе белән истә калган. 2016 елда исә исәп-хисап җыелышы барышында җәмгыять эшчәнлегендә хәйран җитешсезлекләр яшәве ачыкланса да, аныӊ якты, дәрәҗәле Балтач район Советы утырышлар залында уздырылуы күп мәсьәләләрне күтәренке рухта...

Район кулланучылар җәмгыяте рәисе Хәйретдин Шәйхетдинов чыгышыннан күренгәнчә, алар 5 берләшмәне үз канатларына астына алып, 106 эшчесе һәм 4390 пайчысы, 379 лаеклы ялда булган ветераннары белән районныӊ тулы канлы бер оешмасы булып яшәп яталар. Районда кулланучылар җәмгыятенеӊ 12 кибете сату итә, шуныӊ 10сы Чепья сәүдә берләшмәсенеке. 2015 елны кулланучылар җәмгыяте тарихында моӊарчы дистә еллар башкарылмаган «зур ремонт» елы, дип атарга мөмкин. Бу өлкәгә 10 млн. 552 меӊ финанс чыгымнары юнәлдерелгән. Балтач бистәсе, Чепья авылы ашханәләрендә үткәрелгән капиталь ремонт вакытлы булганын искәртеп китү бик урынлы. Җыелыш барышында, пайчыларныӊ берсе, ресторанны сатып, бу ашханәләрне кеше рәтенә китерүне «җиӊне кисеп, итәкне ямау белән бер», дип бәяләргә тырышса да, моныӊ киресенчә икәне һәркемгә ачык. Ә бит 2 млн. сумга «сатарга» җыенган бу идарә һәм ресторан бинасы 11 млн. сумга сатылган, сатудан кергән акчага ике ашханә заманча ремонтланган, еллар буе түләнмәгән җирле салымнарныӊ күбесен каплый алганнар. Югыйсә, вакытында сатмыйча яисә куллануга биреп тормыйча авылларда күпме кибетне ташландык хәлгә китердек. Аларныӊ хәзер күбесен акча биреп тә шәхси эшмәкәрләр алмаячак. Дөрес, бу мәсьәләне республика югарылыгында сөйләшеп, комиссия төзеп, ярдәм булыр, дип ышандырдылар.

Кулланучылар җәмгыяте исәп-хисап елында халыкка 55 млн. 125 меӊ сумлык товар саткан, узган чор белән үсеш 107,4 процент. Ел саен 10 процент үсеш белән баруга исәп тотканда, бурыч үтәлмәгән дигән сүз. Алькогольле эчемлекләр сату күләме 5 млн. 427 меӊ сум булып җиткерелгән план уӊышлы үтәлгән.

Яӊа җиһазлардан башка заманча җитештереп тә, сатып та булмый. Узган ел дәверендә 1 млн. 906 меӊ сум күләмендә акча берләшмәдә нәкъ шушы өлкәгә тотылган. Республика Программалары аша хәйран ярдәмгә ия булганнар, 731 меӊ сумлык җиһаз инде кайтарылган, 120 меӊ сумлык пич алу мәсьәләсе дә уӊай хәл ителергә тора.

Република күләмендә үтә торган төрле җаваплы, күләмле чараларда актив катнашырга тырышалр кулланучылар җәмгыятендә. Су уеннары буенча Дөнья чемпионатында туклануны оештыру зур көч таләп иткән. Ел дәвамында Казан шәһәрендә уздырыла торган ярминкәләрдә 2 млн. сумлык товар сатылган, катнашкан өчен 1 млн. сум акчаныӊ субсидия формасында кайтарылуы шулай ук зур ярдәм, әле 238 меӊ сум аласылары да бар икән.

Чепья сәүдә берләшмәсе районда кибетләрен саклап кала алган бердәнбер оешма. Сәүдә планнары авырдан булса да үтәлгән. Улисьял авылында вакытлыча шәхси эшмәкәргә бирелгән кибетне үзләре эшләтәчәкләрен белдерде берләшмә җитәкчесе Энҗе Зарипова. Район башлыгы кушуы һәм җирле җитәкчелек белән берлектә Нөнәгәр авылында туктатылган сөт җыюны да тәртипкә салырга килештеләр. Чепья берләшмәсе үсешендә җиӊел вакыт түгел. Үзе дә шушы берләшмәнеӊ сакланып калуына күп көч куйган район кулланучылар җәмгыяте рәисе Хәйретдин Шәйхетдиновныӊ бу оешманыӊ эшендә күбрәк тискәре якларны күреп чыгыш ясавы күӊелдә ниндидер юшкын калдырды. Ә бит ярдәмләшеп, бер булып, йөкне тигез тартканда гына алга бару мөмкин.

«Икмәк» кулланучылар җәмгыяте 24 млн.711 меӊ сумлык продукция җитештереп, эшендә җанлылык сизелсә дә, ипи пешерүнеӊ узган елга караганда 92 тоннага кимрәк җитештерелүе борчый. Колбаса, мармелад, макарон, сохари кебек товарларыныӊ күбесе берләшмә кибетләре аша сатыла. Бу очракта шәхси эшмәкәрләр белән дә якыннанрак хезмәттәшлек итү сорала. Икмәк җитештергәндә моӊарчы ел саен, «безнеӊ икмәкнеӊ граммы зуррак, шуӊа конкурентларга караганда бәясе артыграк», дип исбатлап киленде. Район җитәкчелеге әйтә торгач, кечкенәрәк авырлыкта пешерергә мөмкин булган формалар да кайтты, дип беләм. Әмма,бу очракта, кечкенә граммлы ипи сатсак, гомуми ипи пешерү күләме(авырлыгы) кимеячәк , дип исбатлап, элекеге хәлдә калдылар. Нәтиҗәдә, барыбер ипи пешерү күләме кимегән. Бу очракта күпме сатып алучыны югалтканны ныклап, тынычлап утырып санарга иде. Югалган сатып алучыны кире кайтару күп вакыт мөмкин булмаган хәл икәнен истән чыгармаска кирәк. 2016 елныӊ башыннан белем һәм тәрбия бирү оешмаларын икмәк белән тәэмин итүне «Икмәк» кулланучылар җәмгыяте үткәрелгән тендер аша отты. Димәк, икмәкне сыйфатлы һәм вакытында җитештереп, яӊа пешкән килеш урыннарга илтеп җиткерү буенча зур җаваплылык йөкләнә. Ә бу оешмада мөмкинлекләр бихисап.

Җәмәгать туклануы үзенә җиткерелгән ваклап сату планын - 138, үз продукциясен җитештереп сатуны 153 процентка үтәгән. Үтәлеш зур кебек күренсә дә, 2014 елда ремонт үткәрү сәбәпле аз күләмдә эшләүләрен исәпкә алсаӊ, бу юнәлештә әле эшлисе дә эшлисе. Бу тармакныӊ эшенә бәя биргәндә, сәүдә өлкәсендә альтернатив сату нокталары күп, әмма бу начар эшләргә дигән сүз түгел, ә бәлки безгә тагын да тырышыбрак эшләргә стимул булырга тиеш, дип белдерде район кулланучылар җәмгыяте рәисе Хәйретдин Шәйхетдинов.

«Автолавка» ысулын кулланып, урыннарга, хәтта чит өлкә авылларына барып сәүдә күрсәтү бу юнәлешне үстерүгә игътибар кирәк икәнлеген раслый. Чепья берләшмәсе сәүдәнеӊ шушы алымын кулланып, 2 млн. сумнан артык төшем алган, «Икмәк» берләшмәсе 265 меӊ сум акча алып кайткан, әмма башкалар мондый мөмкинлектән файдаланмаганнар. «Җитештерү комбинаты» оешмасыныӊ ризык, төрле тәм-томны төнлә пешереп, иртән урыннарга тарату мөмкинлеге хәзер зур. Шәхси эшмәкәрләрнеӊ юкка гына бу өлкәне үз итеп, «яулап алулары» бу эшнеӊ хәйран төшемле икәнен раслый түгелме соӊ…

Җыелыш барышында катнашучыларда туган фикерләр күп булгандыр. Салымнарны вакытында түләү, тармакта эшләүчеләрнеӊ хезмәт хакларын арттыру, җитештерүне җайга салып, урыннарда чыгымнарын киметеп, ваклап сатуны арттыру, күрсәтелә торган хезмәтләрне киӊәйтү, реклама мәсьәләләренә игътибар бирү турында сүз күп булды. Бу турыда алдагы язмаларыбызда кире әйләнеп кайтырбыз әле. Сәүдә - зур җаваплык, ихтыяр көче сорый торган хезмәт. Кешеләрнеӊ бүгенге тормышка карашы сәүдә нокталарында сатып алучыныӊ ихтыяҗын тулы канәгатьләндерү, аӊа булган тиешле игътибар һәм мөнәсәбәт аша формалаша. Район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенеӊ чыгышында моӊа нык игътибар бирде. «Бу авыр, күп көч сорый торган кәсеп белән шөгыльләнәсез икән, рәхмәттән башка сүз юк. Авыр икәнен аӊлыйбыз, әмма сайлап алган өлкәдә нык, ышанычлы адым белән алга барудан башка юл юк», диде ул. 2016 ел район кулланучылар җәмгыятенә үсеш өчен барлык мөмкинлекләрне дә файдаланган ел буларак истә калсын иде.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: