Аллеяда... сарыклар
Чистартмаган тирә-як, төзелеш материаллары белән бизәлгән капка төпләренә ияләнгән идек инде. Ә менә Батырлар аллеясына бәйсез сарыкларның хуҗа булуы моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән күренеш.
Чисталык комиссиясенең чираттагы утырышында Батырлар аллеясына хуҗа булган бәйсез сарыклар буенча төзелгән беркетмә биредә катнашучы беркемне дә битараф калдырмады. Юкса, әлеге җан ияләренең урыннары арканда яки абзарда булырга тиеш. Юк бит, нәкъ менә аллеяның чирәме кызыктырган сарыкларны. Беркетмә Р.Гыйбадуллин исеменә төзелә. Әмма ул: «Минекеләр арканда тора һәм алар кара муенчаклы», дип белдерә. Шуңа күрә әлеге хәлгә ачыклык кертү нияте белән тикшерү үткәрергә дигән нәтиҗәгә киленде. Ә менә Көшкәтбаш авылында яшәүче Г.Әкбәров үзен чисталык белән көрәшүче итеп танытты. Комиссиягә килгән вакытта ул тирә-ягын карточкага төшереп алып килгән һәм һәрберсе турында «тәмләп» сөйләде. Янәсе, күршеләрнең тирә-ягы да чиста түгел, дип аңлатасы килде аның. Әкбәровка беркетмә экология инспекторы М.Ибраһимов тарафыннан кызыл линиядән чыгып кара металл калдыклары саклаган һәм якын-тирәдәге чирәмне чапмаган өчен төзелә. Комиссия әгъзалары күпме генә аңлатырга тырышмасын, ул үзенең гаепсез булуын раслады. Шулай ук Түбән Кенә авылы гражданы Р.Садыйков та тирә-ягының чисталыгына салкын караган. Әлеге гамәле аңа ике мең сумга төште.
Ни кызганыч, соңгы арада тирә-юньне чистарту бары тик штраф салгач кына башкарыла. Еш кына күршеләр белән мөнәсәбәтләр бозылып, комиссия әгъзаларына да дорфа сүзләр әйтү очраклары ешайды. Шуңа да тирә-ягыбыз белән беррәттән күңелләребезне чистарту да артык булмас, җәмәгать.
Чисталык комиссиясе
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 09:21Бик тәмле «тишекле» коймаклар пешерү ысулы Гүзәл Мәрдановадан «тишекле» коймаклар рецепты белән бүлеште.4000
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.3200
-
1 март 2021 - 08:11Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Берегите лес» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала Әлеге кушымта ярдәмендә Урман хуҗалыгы федераль диспетчерлык хезмәтенә шалтыратып кына калмыйча, фотосурәтне беркетеп һәм вакыйга урыны координаталарын күрсәтеп, хәбәр дә җибәрергә мөмкин.5100
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар23300
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.21800
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".83802
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика