Хезмәт

Алтмыш аңа хас түгел!

Үз сүзендә нык торучы, һәр эшне ахырынача җиткерүче, чыдам, нык холыклы... Танышуыбызга инде 25 ел вакыт узса да, мин аның бу сыйфатларына әле дә сокланып туя алмыйм. Язмам районыбызда гына түгел, бәлки бөтен республикага таныш булган шәхес, чирек гасыр район спорт комитетын җитәкләгән дустым, остазым Ренат Хәсәнша улы Борһанов хакында...

Реклама

Табигатьнең иң матур, җиләк-җимешкә, игеннәргә бай булган 1952 елның август аенда районыбызның Комзавод авылында дөньяга килә ул. 1968нче елда Чепья урта мәктәбен тәмамлаган егет Казан каласына юл ала, «Радиоприбор» заводына эшкә урнаша. Озак эшләргә туры килми, аны Совет Армиясе сафларына алалар. Зур чыныгу алган егет кайтуга Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетына укырга керә. Ныклап спорт өлкәсенә кереп китүе менә шуннан башлана да инде. Белгечлек алып ике ел Салавыч мәктәбендә укытканнан соң, булдыклы егетне 1980нче елда Балтач районының спорт комитетын җитәкләргә куялар. Шул елдан башлап аның бөтен гомере районыбыз спорты белән бәйле булды. Күпме тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр, үлчәп бетерә алмаслык чакрымнар, төрле кичерешләр. Әнә шуларның һәрберсен үз башыннан кичереп башкарды ул хезмәтен. Тырышты, тырмашты, ләкин һәр эшен ахырына җиткерде. Ренат эшләгән дәвердә спортчыларыбыз зур аренага чыкты, республика, Россия, дөньякүләм ярышларда уңышлы чыгыш ясап, безгә бик күп онытылмаслык мизгелләр бүләк иттеләр. Районыбызда спортның абруе артты, дистәләрчә спорт осталары үсеп чыкты. Халык яратып йөри торган спорт төрләре, ярышлар, бәйрәмнәр артты, яңа спорт биналары калыкты. Спорт бәйрәмнәре аерым бер төсмер алды, районыбыз республикада лидерлар рәтенә күтәрелде. Алай гына да түгел, районыбыз чын мәгънәсендә республика ярышларының үзәгенә әйләнде. Бу чорларда бик популяр булган (хәер, алар бүгенге көндә дә популярлыкларын югалтмый. Н.С.) «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталары, «Ватаным Татарстан» газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш ярышлары менә дигән итеп бездә узды. Хәтта Балтач бу вакытта кул көрәше буенча халыкара ярышлар уздыруга да алынды. «Без авыр чорда хезмәт куйдык. Безнең кул астыбызда эшләргә ник бер тренер, инвентарь, транспорт булсын. Көн дә төрле җитәкчеләр бусагасын шакырга туры килә иде. Үзебезгә оештыручы да, хөкемдар да, секретарь ролен дә башкарырга туры килде. Ярышларга да нәрсә туры килә, шуның белән йөрдек. Шулай булса да бирешмәдек, гел алдынгылар сафында булдык», - дип искә ала ул 80-90нчы елларны. Билгеле, куйган хезмәтләре югалмады аның. «Татарстанның иң яхшы физик культура хезмәткәре» билгесенә, 1992нче елда «Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре» исеменә лаек булды. Россия дәүләт спорт комитетының истәлек медале белән бүләкләнде. Бүгенге көндә дә өйдә бикләнеп ятмый ул, безнең арада. Бигрәк тә үз иткән чаңгы, кул көрәше, җиңел атлетика, татарча көрәш ярышлары берсе дә ансыз узмый. Район спорт оешмасы җитәкчеләренең якын киңәшчесе дә, таянычы да, остазлары да. Кая гына барса да, һәрчак дәрәҗәле булды. Улы Айнур да әтисе юлын сайлады. Бүгенге көндә Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында хезмәт куя. Кызы Алия дә биредә эшләп тәҗрибә алды, бүгенге көндә пенсия фондының Балтач бүлегендә. Инде оныклар үсеп килә, тормыш иптәше Гөлүсә белән әнә шулай матур гына гомер кичерәләр. 60 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына. Киләчәктә дә бирешмичә картлыкка, яшә, дустым, шатлыкта!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: