Хезмәт

Алты нефтьче, бер төзүче

Бу хикәябез нәкъ әкиттәгечә башлана: үскән ди бер атаныӊ 7 баласы, шуныӊ алтысы булган нефтьче, берсе булган төзүче. Әкиятне шушы урында туктатыйк та, чынбарлыкка күчик әле. Чынбарлыкта мактаулар һәм бигрәк тә акчалар күбрәк җир маен табучыларга яуса да, үз хезмәтен чын күӊелдән яратып һәм аӊа гомере буе тугры калып тормыш...

Ул Нөнәгәр авылы тимерче гаиләсендә туган 9 баланыӊ төпчеге. Әллә шуӊамы, Фагыйль гомер буе әнисе һәм әтисе хакын хаклап яшәгән, кадер-хөрмәт белән аларны тәрбияли алган. Әтинеӊ кушуы буенча татар мәктәбенеӊ 8 классынннан соӊ Чепья мәктәбенеӊ рус классында укырга килдем. Ипи-тозлык русча тел белән баштарак авыр булды, яшермим. 10нчы классны барлык фәннәрдән диярлек «5»кә тәмамлап, тагы да әти киӊәшен тотып Казан төзүчеләр институтыныӊ авыл төзелеше бүлегенә укырга кердем, дип искә төшерә ул.

Югары уку йортын тәмамлап Фагыйль авылга диплом белән бергә үзенеӊ гомерлек тормыш юлдашы Азнакай районы Актүбә поселыгында туып үскән, төзүче һөнәренә бергә укыган Вера Емельновнаны да алып кайта. Ул заманда колхозда бу юнәлештә белгеч кирәк булмаган. Шәфыйгуллинныӊ хезмәт юлы, халык телендә әле дә якын итеп СМУ дип йөртелгән, атаклы төзүче Шамил Гәрәев җитәкләгән төзелеш оешмасында мастер буларак башлана, үз куышларын булдыру өчен 2 айдан квартира да бирелә.
Арбор авылында терлекчелек комплексы, Чепьяда көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты, Смәел, Яӊгул урта мәктәбләре биналарын салу, Кили авылында мәдәният йорты һэм мәктәп-балалар бакчасы төзү - кыска гына вакытта ул мастер һәм инженер буларак эшләгәндә сафка бастырылган объектлар. Заманында партия район комитетында бер ел эшләргә туры килә, Шамил Гәрәев «беренче»гә кереп, янәдән Фагыйльне үзенә, баш инженер вазифасына кайтара. Тору өчен аерым йортын, җиӊел машинасын булдыру турында яшь белгечкә ышандырган сүзендә тора тәҗрибәле җитәкче. Көндәлек мәшәкатьләр, төзелә торган объектлар арткан мәлдә, Фагыйль Гафиулловичныӊ гаиләсе дә ишәя. Беренче булып туган кызлары Лилия янына икеләтә шатлык, игезәк - Рамил һәм Рафаэль өстәлә.
Карадуган мебель фабрикасында янгын чыгып, зур бәла килгәч, инде тәҗрибә туплаган Фагыйль Шәфигуллинныӊ юлы шунда була. Төп корпуслар күтәрелеп, эшләр тәмамлауга барганда, хезмәттә тагы бер борылыш - ул, хәрби оборона заказы буларак төзелә башлаган Балтач бәрәӊге эшкәртү заводына, төзелеш буенча директор урынбасары буларак билгеләнә. Заводныӊ перспективасы да, акчасы да чиксез тоела. Янында балалар бакчасы, мәктәбе, кибетләре булган аерым микрорайон төзелү дә каралаган. Әмма болгавыр 90нчы елларда тулы көченә башланып та китмәгән төзелеш туктатыла. Мәскәүдә, Оборона министрлыгына ул чорда завод төзүнеӊ кирәге калмый.
Дөрес, ул вакыттагы район хакиме Марат Әхмәтов тырышлыгы белән бу оешма аша балалар бакчасын төзергә өлгерәләр, бистәнеӊ Норма ягында салынган 4нче номерлы бакча шул еллардан калган ядкарь. Районда төзелеш эшләренеӊ төрлелеген искә алып, яӊартылган база белән яӊа оешма төзү зарурлыгы килеп баса. Ул вакыттагы «Татагропромстрой» җитәкчесе Ирек Закиров бу фикерне хуплап, аныӊ җитәкчесе буларак Шәфигуллинга үзенеӊ фатихасын бирә. Фагыйль Гафиуллович җитәкләгән 8 ел дәвамында бу оешма районда төзелеш өлкәсендә иӊ көчлеләрнеӊ берсенә әйләнә. (Сүз уӊаеннан, бүген Наил Сафиуллин башында торган бу оешма әле дә районыбызда социаль объектларны төзеп сафка бастыру буенча иӊ тәҗрибәлеләрнеӊ берсе).
Идарә итү сәләтен район күләмендә расларга кирәклеген «төшендереп» Фагыйль Шәфигуллинны район «Ак йорт»ына, төзелеш тармагы белән идарә итүгә ризалаталар. Районда төзелешләр барышы белән идарә итү, даими күзәтү һәм кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү, төзүчеләрнеӊ мәнфәгатьләрен һәр юнәлештә яклау, аларны туплау мәсьәләләре уӊышлы хәл ителә. Абруйлы, үз хезмәтенеӊ дәрәҗәсен белгән җитәкче бераз тәнәфес ясап алып, бу өлкәне 2008 елга кадәр җитәкли. Төзүче буларак хезмәт юлын башлаган оешма исемен үзгәртсә дә, күӊелгә хаман да якын кала шул, тәкъдим булу белән ул «Стройремтех»ка (элекеге СМУ) күчә, 7 ел аныӊ башында тора. Бу оешма тарафыннан төзелгән биналар, төрле программалар аша төзелгән дистәләрчә йортлар бүген дә төзүчеләргә мәдхия җырлап, бистәнеӊ йөзен яктыртып торалар.
Хезмәтеӊне бәяли белсәләр, күӊел үсә, хезмәткә омтылыш, дәрт ата. Бу исәптән, төзүче Фагыйль Шәфыйгуллинныӊ җитәкчеләр хезмәтен күрә белгәннәр - районныӊ берничә Мактау таныклыгы һәм Рәхмәт хатлары, Казандагы авыл төзелеше буенча баш берләшмә Дипломнары, «Россиянеӊ почетлы төзүчесе», Татарстан Республикасыныӊ төзелеш һәм коммуналь хуҗалык министрлыгыныӊ, Татарстан Республикасы төзүчеләр Союзы Почет грамоталары бихисап. Шулар арасында район мәгариф бүлегенеӊ гади грамотасы аныӊ өчен иӊ кадерлеләренеӊ берсе, чөнки дистәгә якын район мәктәбендә акчасыз, мөмкинлекләр чикле заманда ясалган ремонт эшләрен башкарып чыгу үзе бер зур, якты хатирә.

Шимбә, якшәмбе көннәрендә бистәнеӊ тын урамында урнашкан, тыйнак кына йорт бу гаилә өчен җиһанныӊ үзәгенә әверелә. Яраткан әти-әни, ягымлы әби-бабай янәшәсендә кыз-кияү, асылдай 3 егет, мөләем 3 килен һәм берсеннән берсе сөйкемле 8 онык өчен бу йорттан да ямьлерәк, якынрак сыеныр почмак юк сыман. Балаларныӊ ислам кануннары буенча яшәп, төп өйдә бергәләшеп намаз укулары да бу гаиләгә әти-әни, әби-бабайларынннан иӊгән фатыйхадыр, дип кабул ителә.

Халкыӊны ярату, туган як кешеләрен ихтирам итү Фагыйль Шәфигуллин өчен буш сүз түгел. Гармонын алып, моӊлы җырларын күӊелләргә үтеп керерлек итеп сузганда, анда туган якка мәхәббәт тә, ярату хисләренеӊ дәвамлылыгы да, тормышка гашыйк булып, дусларны хөрмәтләү дә - барсы да чагыла. Җырларыӊ өзелмәсен, тормыш юлыӊ озын, сәламәт булып Вера Емельяновна белән тигезлектә балалар, оныклар шатлыгын күреп озак яшәргә насыйп булсын хөрмәтле Фагыйль ага!

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: