Хезмәт

Алтын баганасыз калдым

Кәфенлек тегәләр... Газизләрдән газиз, кадерледән кадерле гомер юлдашыма соңгы күлмәк. Күзләремне әчеттереп томаланган яшь тамчыларын өстенә төшермәс өчен, башымны читкә борып, иреннәремне тешлим.

Абыстай еламаска куша: «Елама, кызым, ирең су эчендә ятар», ди. Калтыранган кулларым белән өстенд­әге ак тукымасын ачып җансыз йөзенә карыйм. Тамак төбенә төер тыгыла, күкрәгемне үткен пәке белән ярган кебек нидер чәнчеп уза. Йоклап кына киткәндер сыман. Менә күзләрен ачар да исән вакыттагы кебек: «Әнисә, йоклап киткәнмен бит, уятмагансың да!», дип дәшәр төсле.

Күңелемне аңлатып булмаслык үкенү хисе били. Исән чакта кадер-хермәтем җитәрлек булдымы соң сиңа? Юк! Кичер, зинһар өчен. Үзем нык авырып киткәч, гел хастаханә юлын таптарга туры килде. Мин авыр операцияләр кичереп Казанда хастаханәдә ятканда да гел ялгызыңа гына яшәргә туры килде сиңа. Инде мине тагын 20 көнгә дип тернәкләндерү үзәгенә дә җибәргәч, синең соңгы сабыр канатларың сынып, төшенкелеккә бирелгәнсең. Өстәвенә 75 көн буена үзең дә авыру килеш хуҗалыктагы бөтен эшләрне бер ялгызың башкардың. Хатын-кыз түзә, ирләргә терәк кирәк икән. Алар без булганда гына көчле.

Ә бит синең үз хәлең дә бик авыр иде. Моннан 20 еллар элек колхоз басуында эшләгәндә беренче инсультны кичереп фельдшерлар ярдәме белән исән калдың. Ә бу явыз авыруның икенчесе 2005нче елның августында синең ярты гәүдәңне хәрәкәтсез калдырды. Үзеңдә ихтыяр көче табып син янәдән яшәргә өйрәндең. Һәрбер эшне үз вакыты, үз тәртибе белән оештырып тормышыбызны көйләп алып бардың. Бер ул, өч кызыбызны укытып, кеше итеп зур тормыш юлына озаттык. Аңа да шөкерана кыла идең. 8нче октябрьдә 7нче оныгыбыз туды, аңа да куандың. Балалар үзләре әти-әни булсалар да, әле син аларга зур терәк идең, сине бик-бик яраталар иде. Тормышыбызның бөтен җире җитешеп беткәч кенә мондый авыр хәсрәтнең өскә ишелеп төшәсен кем уйлаган.

... Мин хастаханәдән кайтканда аяк атлауларына кадәр үзгәргән иде иремнең. Шулкадәр көчле кан басымы, сәер хәлсезлек иде анда. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге, диләр бит. Үтеп китәр диеп уйладым. Киреләнүенә карамастан, мәҗбүриләп хастаханәгә генә алып барасым калган. Югыйсә, нәкъ шул ук көнне көндез участок табибы кайнанамны карарга дип безгә килгән иде. Аңа күрсәтик дигәч тә риза булмады.

Реклама

Бу көн 19нчы октябрьнең киче иде. Шәфкать туташлары кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп карасалар да, берни эшли алмадык, соң иде инде... Барлы-юклы бер сәгать эчендә соңгы сүзләрен дә әйтә алмыйча мәңгегә күзләрен йомды.

Әбиләр тән саклый, кулларында тәсбих, быдыр-быдыр сөйләшкәннәре дә ишетелеп китә. Еракта калган еллардан урап китереп, туры усал әти һәм гел кирегә котыртып торучы әни белән 35 елдан артык килешеп яшәүләрен дә искә алалар. Туганнарының һәркайсының күңелен күреп, авыл халкының да һәркайсының гозерләренә колак салып, сүз тыңлап һәрчак ярдәм итүен әйтеп уздылар. Бик сабыр, эшчән, өлгер, ярдәмчел иде шул ул.

Тәкъдир алдында без - бәндәләр көчсез шул. Раббыбыз исәннәргә сабырлык, камил акыл, дөнья көтү өчен көч бирсен. Рамилебезнең рухы шат, җаны тыныч булсын өчен без - кадерле балалары, тормыш иптәше аның якты исеменә тап төшерми яшәрбез. Урының җәннәттә булсын!

Бу авыр кайгыбызны уртаклашкан бөтен авыл халкын, соңгы юлга озатучы туганнарны, күршеләрне, мәчет бабайларын, авыр вакытта ярдәм иткән өчен механизаторлар, терлекчеләр, балалар бакчасы һәм Куныр урта мәктәбе коллективларын, шәфкать туташларын, җаваплылыгы чикләнгән «Якты юл», «Акти­вист» җәмгыятьләре һәм аларның җитәкчеләрен, Дорга авылыннан Юрик Уракаевны, Олег Егоровны, кода-кодагыйларыбызны һәм кияүләребезне Аллаһы Тәгалә саулыктан, тигезлектән аермасын. Кайгы җиле беркайчан да ишегегезне какмасын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: