Хезмәт

Алтын бөртек

Сәрия ханым Зарипованың тормыш юлын барлый башласаң шактый гына истәлекле еллар бәйләменә юлыгасың. Әнә, Норма сигезьеллык мәктәбенең иң соңгы чыгарылышы булганына 30 ел вакыт үткән. Сыйныфташлары арасында иң яше булып йөргән балалык, яшүсмер еллары да бер күңелле истәлек булып артта калган, димәк. Барлыгы 40 елны үз эченә сыйдырган хезмәт стажының...

Минем алтын бөртегем! Бигрәкләр дә матур яңгырый инде. Сәрия апага да әтисе Васил яратып һәрчак шулай дип эндәшә торган була. Үсеп-буй җитеп, олы тормыш юлына аяк баскач та назлап эндәшүеннән мәхрүм итми ул Сәрия апаны. Ул бит чын мәгънәсендә «алтын бөртек» була. Гаиләдә өч ир бала Шамил, Камил, Фаилгә бердән­бер кыз туган, әнисе Мәгъфирәгә иң якын сердәшче, һәр эштә ярдәмче. Икенче бала булгангамы Сәрия кече яшьтән үк кул арасына кереп үсә. Абыйсы Шамилгә өй эшләрендә ярдәмләшеп алырга да, энеләренә ияреп уйнап алырга да өлгерә ул. Шуңа да әбисе оныгын сөеп: «И, кызым, бер тик тора белмисең дә инде үзең!» дип куя торган була. Мәктәп елларында да сынатмый яшь кызчык. Сигезенче сыйныфны тәмамлауга район үзәген­дәге ательега эшкә урнашырга килә. Биредә кызның тегу гә сәләтен күреп алып, башкалага укырга җибәрәләр. Ә белгечлек алып кайткач, Чепьяда урнашкан ательега тегүче итеп билгелиләр. Биредә 6 ел хезмәт куя ул, ирләр өс киеме, пәлтәләр тегеп, заказларны һәрчак вакытында үтәп барырга яратканга Сәрия апаны бик тиз үз итеп алалар. Яхшы хезмәткәр буларак Мактау таныклыгына да ия була. Тормыш иптәше Чепья егете - Равил абыйны да шушында очрата ул. Алар 1979нчы елда гаилә корып, Башкортостан якларына күчеп китәләр. Равил абыйны Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң, фатир биреп, Бәләбәй шәһәренә эшкә җибәргән булалар. Беренче уллары, мәхәббәт җимешләре - Реваль шунда якты дөньяга аваз сала. Ләкин яшь сабыйга климат килешеп бетмәү сәбәпле, Зариповлар янәдән туган якларына кайтырга мәҗбүр булалар. Яңа йорт җиткезеп, Балтачта төпләнеп калалар. Равил абыйны «Балтач Сельхозтехника»сы оешмасына цех җитәкчесе итеп алалар, соңга таба тәэминат буенча директор урынбасары дәрәҗәсенә үк күтәрәләр. Бүгенге көндә исә Казандагы «Транснефть» җәмгыяте хезмәткәре. Ә Сәрия ханым кайнанасы Динаваз апа тәкъдиме белән читтән торып Бөгелмә кооператив техникумын тәмамлап, яңа белгечлек ала. Гомере буе район кулланучылар җәмгыятендә баш бухгалтер булып эшләгән кайнанасы Сәрия апага яңа хезмәт юлын башлаганда һәр яктан үрнәк, киңәш-тәкъдимнәре белән бик зур терәк була. Менә инде Сәрия апа үзе дә шушы ышанычларны аклап, 30 ел гомерен сәүдә өлкәсенә багышлаган. Шушы чор эчендә икенче уллары Раушан да егет булып өлгергән. Бүгенге көндә ике улларыннан рәхим-шәфкать, кадер-хермәт тоеп яши алулары белән бәхетле алар. Реваль КДУның (хәзерге КФУ) юридик факультетын тәмамлап, «Балтач сөт-май комбинаты»нда хезмәт куя, тормыш иптәше Айгөл белән кадерле әти-әниләренә «дәү әти», «дәү әни» дип өзелеп торучы бер ул, бер кыз да бүләк итәргә өлгергәннәр. Ә Раушан исә Балтач урта мәктәбен медальгә тәмамлап, абыйсы эзеннән университетка барып, механика-математика факультетын тәмамлап, ТР «Россельхозцентр» җәмгыятендә баш инженер бу­лып эшли. Балаларның тормышта үз юлларын табып яши башлаулары ата-ана өчен бик зур куаныч әлбәттә! Шулай булса да Сәрия апа шатлыкларын уртаклашырга, күңелендәге борчуларын таратырга әнисе Мәгъфирә янына килә. Бары тик әни җаны гына бала кичерешләрен чын йөрәге аша кичереп, дөрес юлны күрсәтә һәм алтынга тиң киңәшен бирә ала. «Әнием 79 яшькә якынлашып килсә дә, Аллаһыга шөкер, исән-сау. Бу безнең өчен олы бәхет. Тик кызганыч, әткәй генә 69 яшендә мәңгегә арабыздан китте , - ди Сәрия апа. Аларның хәер-фатихасын алып яшәгәнгә тормышы бөтен, башкарган эшләре уң, йөзендә һәрчак эчкерсез елмаю, мөлаемлык аның.

Реклама

Сәрия Васил кызының район халкы алдында башкарган хезмәте дә бәяләп бетергесез. Ул бүгенге көндә район кулланучылар җәмгыятенең канцелярия товарлары бүлеге мөдире. Әлеге бүлек хезмәткәрләре хезмәтенә төсләр яктылыгы да хас, чөнки алар матурлык һәм гүзәллек тудыручылар. Районда иң беренчеләрдән булып Сабантуй һәм бәйрәм мәйданнарын шар бәйләмнәре белән бизи башлыйлар. Бу эшкә алынганнарына да 6 ел вакыт узган. Хәзер бер чара да аларның хезмәтләреннән башка үтмидер дә, мөгаен. Күз явын алырлык гүзәллек күзгә ташлана, ә шуны тормышка ашырган бертөркем хезмәттәшләр, шул исәптән Сәрия апа Зарипова хезмәте дә «күләгәдә кала». Әле ярый шушы «күләгә»не бәяли белүчеләр, сәүдә системасында озак еллар намуслы, фидакарь хезмәтен күреп алучылар бар. Сәрия ханым берничә тапкыр «Татсоюз» һәм 2007нче елда «Центрасо-юз» кулланучылар берләшмәсенең Мактау таныклыкларына лаек була. Районыбыз хакимияте тарафыннан тапшырылган Рәхмәт хатлары да шактый.

Сәрия Васил кызы Зарипованың иртәгә олуг гомер бәйрәме. Гаиләсе өчен «алтын бөртек» булган әлеге ханым якыннарының ихластан әйтелгән изге теләкләрен, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәрен кабул итәр. Аның мондый гомер бәйрәмнәре әле тагын бик күп еллар кабатлансын, теләкләрнең барчасы да тормышка ашсын иде!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: