Хезмәт

Алыштыргысыз «комиссар» - Марат абый Сөләйманов

Без ныклап аякка басарга җыенган еллар миллионнарча ватандашларыбызның гомерен өзгән сугыш тәмамланганга әле 20 еллап кына вакыт үткән чор булып, армия хезмәтенә киткәндә мескенгә сабышып: «Аермады безне дошман, аерды военкомат» - дип җырлап китсәк тә, халыкта оптимизм, патриотизм хисләре гаять көчле иде.

Егетләрнең вакытында Ватан алдындагы бурычын үтәргә барып кайтасы килде. Армиядән кешенең «күзе ачылып», дөньяга каршы формалашып кайтты. Һәрбер ир-егетнең олы тормыш юлына чыкканда вокзал ролен шул военкоматлар башкарды.Без инде 15 яшебездән хәрби комиссариат юлын таптый башладык.

Безне, 1968 елның кышында комиссариатка чакырдылар.Баксаң, СССР Кораллы Көчләренә 50 ел тула икән. Военком майор Суров Алексей Михайлович безне Совет Армиясе көне белән котлады, бай эчтәлекле теләкләрен ирештерде. һәм безнең алда торган бурычлар белән таныштырды: «Вы сейчас не мальчики, вы с сегодняшнего дня - призывники» - диде майор һәм үзе белән кергән чибәр йөзле, буй-сынына бик тә килешеп торган хәрби киеменең якасына ялтыравыклы «танклар» беркетелгән яшь егет белән таныштырды: «Менә бу абыегыз сезнең төп начальнигыгыз булыр. Нинди генә сорауларыгыз булса да иң беренче чиратта аңа мөрәҗәгать итәрсез» - диде…Шул көннән башлап, Марат абый армиягә китәргә җыенган, армиядәгеләр һәм хәрби хезмәт срогын тутырып кайткан ир-егетләрнең якын дустына әверелде. 1970 елның язында яшьтәшләребезне армия хезмәтенә озата башладык. Комиссариат хезмәткәре Марат абый Сөләйманов районыбыздан 7 егетне чакырып алып: "Егетләр, сез пока китмисез әле.Башта укытып кайтарырга булдык әле без сезне. Аннан Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәрсез", - диде.Кайчан, кайда җыеласын әйткәч, безне кайтарып җибәрде. ...Билгеләнгән көнне комиссариатка җыйналдык. Марат абый Сөләйманов, безгә киңәшләрен биреп, юлны өйрәтеп, "Малмыж-Казан" автобусына утыртып, озатып калды. Коркачык аэродромында укып, өчәр тапкыр самолеттан сикереп кайттык.. Армиядә чорда да хәрби хезмәтебез белән кызыксынып торды Марат абый. Кыска сроклы ялга кайткач та: «Молодец, теләсә кемгә бирмиләр отпускны» - дип үсендереп каршы алды.

Инде ярты гасыр чамасы гына артка чигенеп, Марат абыйнын яшьлек елларына «кайтып килик». Хәрби хезмәткә 1964 елда алына егет. Польша җирендә башта танк гаскәрләренең 1еллык учебкасын узып, аннары шунда ук 3ел танк экипажы командиры булып хезмәт итә. Марат ага үзе белән хәрби хезмәтне узган, үзләре дә районыбызның күренекле шәхесләре булып танылачак Василий Трофимов (Чепьяда мәктәп директоры булып эшләде), Газиз Газыймовлар (мәрхүм инде, укытучы, көрәшче - спорт мастеры иде - Яңгул) белән бергә хезмәт итә. Армия хезмәтеннән кайтканда старшина Сөләймановның күкрәгендә «Разрядлы спортчы», «Совет армиясе отличнигы» билгеләре һәм башка билгеләр белән янәшә ул чорда әле сугыш ветераннарына гына «тәтегән» «Бөек Жиңүнең 20 еллыгы» медале балкый (Сугыштан соң чын Җиңү бәйрәме юбилейлары нәкъ 20 еллыгы, ул хезмәт иткән чорда, 1965елда билгеләп үтелә башлады).

«Шәхси эш»ләре, бүләкләре белән танышкач, сөйләменнән үк хәрбилеге «бөркелеп» торган старшина Сөләймановка: «Син бүгеннән безнең кеше» - ди ул чактагы военком, Бөек Ватан сугышы ветераны майор Алексей Суров, һәм аны үз сафларына, хәрби комиссариатка эшкә ала. («3 ел хезмәт иткәнсең, сизәм, белемең дә офицерларныкыннан ким түгел, танк училищесына бар, сөйләшербез, экстрен рәвештә укып-эшләп, югары белемле офицер булырсың» - ди военком. Рәхмәтен белдереп, бармый ул. Аның бер дә Балтачтан, ямьле Шушма буйларыннан китәсе килми. Монда тотмыйлар иде мине, күтәрәбез, дип, теләсә кая җибәрерләр иде дип уйладым инде, - дип искә ала. Йөргән кызының да, үзенең дә әниләре бик нык авырый - барысын да исәпли.). Бирегә Мараттан да алда килеп, «секретный отдел»да инструктор булып эшли башлаган чая, чибәр шул ук вакытта үтә дә тыйнак кыз Гөлнур белән гаилә корып җибәрәләр.
Еллар үтте, районыбызда мин белгән дәвердә генә дә бик күп офицерлар, дистәгә якын военкомнар эшләп китте. Ә Марат абый комиссариата башта җаваплы башкаручы, озак еллар комиссар ярдәмчесе, соңарак, «гражданский» белгечлек формасында, элеккечә үк призывникларны тәрбияләү буенча инструктор, кыскасы, «алыштыргысыз комиссар» булып, 41 ел районыбыз яшьләрен хәрби хезмәткә әзерләде, изге теләкләрен ирештереп, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәргә озатты, каршы алды. Һәркем белән уртак тел таба белде,усалланганын, кычкырганын, бигрәк тә сүгенгәнен бөтенләй хәтерләмим. Хезмәт итеп кайтып, дистәләрчә еллар үткәч тә аның янына килеп, бик күпләр рәхмәтләрен белдерәләр.

Әле күптән түгел генә бик күп райондашларым үзендә хәрби чыныгу, батырлык дәресләре алган ВДВ гаскәрләренең 85 еллыгын бәйрәм иттек. Десант гаскәрләренең егетләребез арасында романтикага әверелүе, папулярлашып китүе, нәкъ менә РВКда М.Сөләйманов эшли башлаган елларга барып тоташа. Гомумән, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп кайтып, районыбызда гомер кичерүче запастагы хәрбиләрнең күпчелеге - Марат Сөләйманов шәкертләре.

Аның үткәнен күзаллау максатыннан «берничә томлык» югары дәрәҗәдәге хәрби органнардан алган Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын карап утырам. Күбесе район, Татвоенком «биеклегеннән» башлап, округ командующийлары, Союз «заманының» ДОСААФ, «Урожай» кебек спортка бәйле оешмалардан. Илне саклау белән бергә, бик күп ватандашларымның да гомерен саклап калган ул. Анысын «Почетный донор России» билгесе раслый.

Гардиробындагы инде үзе чирек гасырга якын «өстенә алмаган», гаилә ядкаре булып сакланучы «парад формасын» карыйм (91елдан «гражданский» формада эшләгәнгә. Марат ага, һаваланып, алай ялтырап йөрүне хуп күрми). «Син пограничник та мыни әле?» - дип сорыйм. Марат абыйдан, кителендәге дистәләрчә медальләре, һәм башка күкрәк билгеләре арасында «Отличник Пограничник» значогын күргәч. Соравыма Марат абый билгене раслаучы Рәхмәт хатын күрсәтә. Өлкән прапорщик Сөләймановка үзләренең гаскәрләренә булдыклы, хәзерлекле яшьләрне тәрбияләп җибәргәне өчен олы рәхмәтен белдереп, Кызыл Байраклы Ерак Көнчыгыш чик буе округы гаскәрләре командующие генерал-лейтенант Бутенко» - диелгән.

Быел Сөләймановлар гаиләсендә чын мәгънәсендә олы юбилейлар елы. Тиздән Гөлнур ханым 65ен тутырып, Марат әфәнде исә җиденче дистәсен «очлап», табын түренә менеп утырырлар!.. Иңгә-иң торып, 45 ел гомер кичергәннәр! Якут туйлары да килеп җиткән!.. Берсеннән-берсе зирәк, уңган, чибәр кыз ул тәрбияләп үстерделәр алар.Үзәк хастаханәдә акушерка булып эшләп, чирек гасырга якын дәвердә меңнәрчә кешеләргә якты дөнья бүләк иткән, кызлары Гүзәл белән "Балтач газы" идарәсенең алтын куллы хезмәткәре, кияүләре Вәдил бистәбездә үрнәк гаилә. Мәктәптә тырышып укуы өстенә, моңарчы өйдә төп хуҗалык эшләрен дә "алып баручы" уллары Кәрим быел һөнәр училищесына китәргә җыена.
Марат абыйның "төп дәвамчысы", үзе дә озак еллар хәрби комиссариатта хезмәт иткән уллары Илшат киленнәре, сәнгать мәктәбендә тәрбия эшләре мөдире, фортепьяно дәресләрен алып баручы Айгөл белән бер кыз һәм ул үстерәләр. 10яшьлек кызлары Гөлшан бабасыннан шахмат уйнау серләренә өйрәнгән. Яшьтәшләре арасында районда күп тапкырлар җиңүче булып килгән кыз республикада гростмейстер Алисә Галләмова призына үткән ярышларда катнашып, яшьтәшләре арасында өченче урынны алган. 6 яшьлек улары Солтан да гел бабасы белән мәш килә. Бергә шахмат уйныйлар, бакча башларыннан гына агучы Шушма буйларында йөриләр, бергә су коеналар…Мин алдарак язып үткәнчә, «күтәрәбез» дип, әллә кайларга җибәрерләр диюе. Шул вакытта дөрес карар кылуына сөенеп бетә алмый бүген. Полковникка, генералга кадәр күтәрелер иде бәлкем. Ә ул үзе, биредә калуына шатланып туймый. Үпкәләми, иптәш комиссар дип тә Марат абый дип тә дәшәбез үзенә. Аның безнең алда йөзе ак, беркемгә хилафлык кылмады.Гел дә бәхетле әти-әни, әби-бабай булып, балаларының, оныкларының игелек-куанычларын күреп, Ватаныбыз өчен куйган намуслы хезмәтләренең нәтиҗәләренә куанып яшәргә язсын. Юбилеең белән, «Комиссар»!

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: