Хезмәт

Анна Михайлова: “Безне Питрау таныштырды”

"Хезмәт десанты" белән Биктәшкә килгән көнне авылының иң өлкән кешесе - 26 февральдә 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылаучы Анна Романовна Михайлова янында да булырга туры килде.

Кукмара районының Югары Китек авылында ишле гаиләдә үскән кыз да чордашлары кебек үк авыр тормыш юлы үтә. Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән елларын йөрәк сыкрауларыннан башка гына сөйли алмады ул:

- Сугыш елларында беркемгә дә җиңел булмады инде. Үгез җигеп басу сукалау, тырмалаулар, Иштуган урманы кисү, өч чакрымнан ары ераклыктан чанага җигелеп агач чыгарулар, окоп казулар хатын-кызлар белән яшүсмер балалар җилкәсенә төште... Әтиебез карт иде инде сугышка алынмады. Аның каравы, абыйларым китте һәм бер-бер артлы хәбәрсез югалдылар. Берсе Ленинградта барган канкойгыч бәрелешләрдә катнашкан, танкист булган. Танк өстенә бомба төшеп һәлак булган дигән фараз бар. Ә икенчесе белән сугыш чорында күрешергә насыйп булды. Беркөн шулай абыйдан "Киров ягындагы урман аша безне фронка кертәләр", дигән хәбәр килде. Хатта ашарга алып килә алмассызмы икән, дип язган иде.Төннәренбәрәңге, ипи киптереп, ике бармаклы бияләйләр бәйләп, бер-ике көннән әти һәм берничә кеше белән юлга кузгалдык. Киров ягыннан пароход белән чыгып, урман эченнән сугышчыларны эзләп табуыбызны әле дә хәтерлим. Бу абыем белән соңгы күрешү иде...- дип сөйли күңеле нечкәргән Анна апа.

Тормыш үз көенә ага тора. 1946нчы елда Анна авылдаш кызлары белән Биктәшкә Питрау бәйрәменә килә. Ул шунда булачак тормыш иптәше, фронтовик яшь егет Сергей Михайлович Михайлов белән таныша. Алар кавышып гомер итә башлыйлар. Бер-бер артлы балалары туа. Тик сабыйларның берсе 3, берәр ел вакыт үткәч тагын берсе 6 айлык вакытта үлеп китә. Бу ачы хәсрәтләрне кичергән яшь гаилә шулай да өметен җуймый - ишәйгәннән-ишәеп, яңадан сигез бала дөньяга килә. 4 кыз, 4 малай әти-әнисенең куанычы булып үсәләр. "Бүгенге көндә кызларым исән-сау, ә улларымның гомерләре кыскарак булды шул...", ди бала югалту хәсрәтен ничәшәр тапкыр йөрәге аша кичергән ана. Анна Романовнаның сөйләгәннәрен бер китап итеп язарлык.

- ...Озак еллар колхозда төрле эштә эшләдем.Нинди генә очракта да авыр хезмәттә булдым. Язларын җәяүләп чана тартып, Шәмәрдәнгә "симәнә" чыгару. Кенә, Кенәбаш, Таузар авылларына да капчык күтәреп, я чана тартып еш йөрдек. Пенсиягә чыкканда да башкалар кебек пенсия акчасын чутлатып, артыннан йөри белмәдем, иң аз пенсия белән калдым, - дип моң-зарын белдереп ала ул.
- Әле алай гынамы соң, кызым белән киленем артыннан эзләтеп йөрмәгән булсалар, мәрхүм булган ирем Сергейның Бөек Ватан сугышы ветераны булуын да раслата алмаган булыр идек! Ишле гаиләдә Сергейның барлык документларын да бергә җыеп кую никтер кирәк саналмаган. Ә медальләре белән балалар уйнады, кайсы-кайда югалып бетте. Сугыш ветераннарының тол хатыннарына ярдәмнәр күрсәтелә башлагач, кызым Клара да районга военкоматка исән калган кайбер документларын тотып барган иде. Карап, тикшереп тә тормыйча, болардан нафталин исе килә, дип борып кайтарган иделәр. Бу хәлләрдән соң Балтач бистәсендә яшәүче киленем Наилә военкомат юлын таптый башлады. Шуннан соң гына мине сугыш ветеранының тол хатыны дип таныдылар, яңа йорт салып бирергә дигән карар чыгардылар. Район җитәкчеләренең ярдәме белән 2013 елда Балтачта яңа йорт салынды. Анда Наиләнең улы - оныгым Ришат гаиләсе белән торам. Ә мунча юынырга Биктәштәге өемә алып кайталар. Мине шулай тәрбияләгәннәре, кадер-хөрмәт күрсәткәннәре өчен бик рәхмәтлемен, - ди бүгенге тормышыннан канәгать булган ветеран.

Шунда безнеңәңгәмәгә Анна апаның кызы Клара дакушылды:
-Әтиебез генә озын гомерле булмады... Сугыш ветераннарына күрсәтелүче мондый хөрмәтләрне күрми китте. Ул бит Бөек Ватан сугышында катнашкан, утлар-сулар кичкән, Румыниядә, Карпат таулары буендагы хәрби бәрелешләрдә катнашкан, Болгария, Германия шәһәрләре буйлап үткән чын фронтовик. Җүңүне дә Берлинның үзендә каршылаган. Ул без - баларына сугышта күргәннәрен сөйли иде. Миңа 1984 елда юллама белән Румыниягә барып, әтием үткән юллар буйлап ул сугышкан җирләрне күрергә насыйп булды. Тау итәгендә туганлык каберлеге бар иде. Аның тактасына язылган күпсанлы татар фамилияләрен күреп хәйран калдым. Кайткач күргәннәремне әтием белән уртаклаштым. Сугышта алган яраларыннан сызланып, әти моннан 29 ел элек дөнья куйды. Әниебез аны һәм бер-бер артлы ир туганнарымны югалту кайгысын авыр кичерде. Сәламәтлеге күзгә күренеп бик нык какшады, буыннары сызлый, күзләре дә начар күрә башлады. Авыр хезмәт баскан иңнәр, күпме чакрымнарны җәяү үткән аяклар еллар узган саен үзләрен ныграк сиздерә барды.
Район больницасы юлларын аз таптамадык без. Табибларның шифасы һәм ярдәме белән әниебез хәзерге көнгә кадәр безнең арада!Наил Зарипов, Сергей Корнилов, Лилия Вәлиева һәм шәфкать туташлары бер вакытта да ярдәмнәреннән ташламадылар. Ә иң олы рәхмәтебез - Илдар Гарәфиевич Сәлаховка. Табибларның вакытында тиешле дәва төрләрен билгеләп, сәламәтлеген тикшереп торганнары өчен ихлас хөрмәтебезне белдерәбез, - диде ул.

Ветеранга исәнлек-саулык теләп, Биктәш буйлап сәяхәтебезне дәвам иттек.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: