Хезмәт

Җансыз түгел, җанлы әле Югары Сәрдек авылы (фото)

Нибары җиде хуҗалыклы Югары Сәрдек авылына барачагыбызны белдереп, биредә яшәүче Камил абыйга шылтыраткан идек, ул үзенең хастаханәгә китәчәген әйтте. Аптырарлык итмәде, "Мин булмасам, Наил бар", дип өстәде. Шушы гап-гади сүзнең эченә нинди тирән мәгънә салынганлыгы авылга барып кайтканнан соң гына аңлашылды.

Бу авылның тарихыннан чыгып үзе бер кыйсса язарлык, ә бүгенгесен күреп, әй, авыл, кемнәр балта чапты синең тамырыңа, диярлек. Югыйсә, кайчандыр бу авылның тормышлары гөлдәй булган, мәктәбе дә, кибете дә эшләгән, клубы гөрләп торган.
Көннәрдән беркөнне авылга колхоз рәисе белән партоешма секретаре килеп төшә. Югары Сәрдекне бетерәбез, Пыжмарага кушабыз, ди алар кырт кисеп (ул чак җитәкчеләрен дә гаепләп булмый, авылларны бетерү сәясәтенең илкүләм тамыр җәя башлаган чагы. ред.) Шикләнә калган авыл халкы йорт-җирләрен ташлап, тирә-якка сибелә башлый, 12 хуҗалык Әтнәгә күченә. Киров, Мари якларына, Казан, Чаллы калаларына да китүчеләр була, ләкин берсе генә дә Пыжмарага төшеп утырмый. Гомер буе тапкан-баккан малыңны калдырып, ташлап китәргә мәҗбүр бул әле син... Фаҗигага тиң бит бу. Әлбәттә, бөтен кеше дә бу агымга иярми, туган нигезенә тугры булганнар кала.
Шулай ни көтәсен белми яшәп ятканда, Казан каласыннан төзүчеләр кайтып төшә, авыл аларның ярдәмчел хуҗалыгына әверелә. Аңа "Рассвет" дигән исем бирелә. Бәлки заманалар үзгәрмәсә бу "Рассвет-Таң" дигәннәре авылның киләчәген яктыртып та җибәргән булыр иде. Ни өчен дигәндә, яңа хуҗалар мәктәбен дә булдыралар, эшче халыкка йортлар да төзеп бирәләр. Ләкин совет власте таркалгач, вагон мәктәпне дә өстерәтеп алып китәләр, таш йортларны да сүтеп ташыйлар... Авыл янә ятим кала. Бүгенге көндә Югары Сәрдек бер җәмгыятькә дә керми, бары Пыжмара авыл җирлегендә генә тора.
- Хәбибуллин Хәммәтгали, Фазылҗан абыйлар, Зәйнуллин Шәйдулла, Зиннәт абзыйлар... Хәзерге авылны саклап торучыларның берсе Наил абый Муллагалиев җимерек өйләрдә кайчандыр кемнәр яшәгәнлеген саный, күбесендә инде буш җир хөкем сөрә. "Менә монда мәктәп иде, заманында анда 45әр бала укыды, - дип әрни аның йөрәге. - Безнең янәшәдә генә клуб булды, кичләрен җыр-моң, бию өзелмәде. Гармунчыларга гаять тә бай авыл идек. Кибет тә эшләде. Ындыр табагы, зур лапаслар, ат дворы, йөк машиналары керерлек зур үлчәүләр, үз җиребез, үз көебез бар иде. Сагынып сөйләргә генә калды."
Урам тып-тын. Авылга килеп кергәч тә уң якта кибет. Рәвеше әйбәт. Эшләми генә. Автокибет киләме соң, дип кызыксынабыз, юк икән, (кызык, әле газетаның соңгы санында гына райпо җитәкчесе, иң ерак авылларга нәкъ менә райпо кибетләре барып сәүдә хезмәте күрсәтә, дип интервью биргән иде ләбаса. ред.). Кибетне алай кирәксенмиләр булып чыкты. "Күрше мари авылына - Яңа Пукшинерга йөрибез, бездән ерак түгел, 500 метр гына. Анда райпо кибетләре сакланып калды, айга бер район үзәгенә «оптовый»га барып кайту да җитә", диләр. Ә кибеттә Наил абыйның тормыш иптәше Факия апа 5 ел эшләп калган.
Наил абыйлардан 4-5 өй - бушлыктан соң Камил абый Каюмовлар тора. Каршындарак Дәүләтшин Фердинант, Фазылҗанов Газыймҗан яши. Алардан соңгы йортка Флера апа Казаннан кайткалап йөри. Наил абыйлар каршысында Таһирә әби яши. Бу урамда нибары биш йорт, калган икесе шушы урамга аркылы рәвештә урнашкан - берсендә катнаш никах белән яшәүчеләр дә бар. Авылга телефон кергән, өйләрдә су бар. Чишмә дә ерак түгел, ләкин өйләргә кертелгән суыбыз да бик тәмле, диләр. Интернет эшли. Теләгән кеше флешка аша тоташа ала. Кәрәзле телефоннар тота.
Биредә юл гына кыенлыклар тудыра. Ләкин быел анысын да рәтләргә уйлыйлар, комын, щебенкасын ташып куйганнар инде. Авыл халкы асфальтны кирәксенми, ватыла ул, аннан соң кем рәтли аны, олы юлдагы асфальтны гына карагыз, ничек бозылып бетте. Шушы әйбәт вак ташны таратсалар, бик җиткән, диләр. Кышын юллар гел чистартылып торыла икән. Авылда бала-чага юк. Шуңа мәктәп турында сүз дә булалмый. Биредә яшәүче 17-18 бөртек кешенең күбесе пенсионер, яшьләрдән бер Гөлназ исемле генә кыз бар. Урта яшьтәгеләр кайсы-кайда хезмәт куя, "Кама" җәмгыятендә эшләүчеләр дә бар. Әнә берсе тракторын кабызып чыгып китте, үзенең шәхси транспорты икән.
Наил абый районда билгеле кеше, лаеклы ялга чыкканчы Казан - Шода маршрутын йөртте. Тормыш иптәше белән биш бала үстергәннәр. Кызганыч, бер уллары вафат -райондашлар 2012нче елның кышында булган һәлакәтне хәтерли булыр - ул чакта Казан тукталышларының берсендә сәрхүш милиция майоры җәяүлеләр өстенә машина белән килеп кергән иде...
Кызлары Алсинә Казанның "Госмания" мәдрәсәсендә укыта. Уллары Нуршат башкаланың "Гаилә" мәчетендә имам-хатыйп. Кызлары Флүсә Әтнәдә кияүдә. Алсулары Нөнәгәрдә, ире белән бергәләп эшмәкәрлек итәләр, Нөнәгәрдә, Килидә, Кече Лызида кибетләре бар.
Сан ягыннан ким күренсә дә, авыл кешеләре үзләрен ким-хур итеп тоймый. Йорт саен икешәр сыер асрыйлар. Наил абый үзе сарыклар үрчетә, умарта тота. Мал-туар асрар өчен бик иркен монда. Печәне дә җитәрлек. Итне-сөтне урнаштыруга килгәндә, җитештер генә, үзләре килеп алалар хәзер, диләр. Наил абыйның киң карашлы авыл агае булуына сокландык, матбугатны да бит әнә, берне-икене генә түгел, әллә ничәне алдырта... почта әйбәт эшләгәнлеге дә күренә.
Авыл бетүгә таба бара дип чаң суксак та, бүгенге көннәре матур Сәрдеклеләрнең. Йорт-җирләре төзек. Каралты-куралары каралган, тормышлары мулдан. Җансыз түгел, җанлы әле авыл. Шуңа күңел сөенде. Кеше башына 500 сум референдум акчасы да җыйганнар үзләреннән, әлеге сумманы су башнясын буяуга, төзекләндерүгә тотасылары икән, тик әлегә бу эш башкарылмаган килеш. Бөя ишелә башлады, шуны да карасалар әйбәт булыр иде, ди авыл халкы. Су буйлары матур биредә.
Җир җиләге, ирга мулдан. Авылдашлар тату яши. Болай булгач, тормыш бара әле. Акман, Яңавыл кебек җир йөзеннән югалган авыллар язмышы теләмик авылга. Авыл агае әйткәнчә, Камилләре булмаса, Наилләре бар әле авылның.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: