Хезмәт

Ап-ак карга басып Алсу килә

Тырыш һәм намуслы, максатчан һәм үтә дә тәвәккәл Алсу Гарифҗановага бик күпләрнең сокланганын, гаҗәпләнгәнен беләм. Күптән түгел миңа да аның белән якыннан танышу насыйп булды.

Очрашуга барыр алдыннан махсус аларга кунакка килүем турында белдертмәдем. Чөнки беләм, әгәр әйтсәм, шул ук минутта кырт кисәчәк. Җир җимертеп эшләүче, коллективны бердәм итеп яшәтүче мөдир, гаилә учагын кадерләп саклаучы Алсу ханым мактаганны өнәп бетерми. «Яхшылык эшлә дә суга сал», диләрме әле? Әмма авылдашлары һәм якыннары Алсу ханым турында зур горурлык хисе белән сөйли.
2001-2003нче елларда өч ел рәткә республика күләмендә үткәрелгән «Сыер савучылар бәйгесе»ндә Балтач данын еракларга таныткан Алсу Гарифҗанова белән аралашкач, эштәге укышларыннан бигрәк, гаилә җанлы тормыш иптәше, уллары өчен өзелеп торучы газиз әни булганына сокландым. Очрашуыбыз да Илнар белән Илназның армия сафларыннан кайткан көннәренә туры килде. Ике түгел, хәтта бер улларын да төрле юллар белән армиядән алып калган чакта Гарифҗановлар ил каршындагы бурычны үтәүне өстен күргән. Чөнки алар максатка хәләл көч белән фәкать үзең ирешү кирәклеген яхшы аңлый. Бер-береңә хөрмәт, игътибар зур булган, үтә дә тырыш гаиләдә буй җиткән Алсу урта мәктәпне тәмамлагач, авылда кала. Мәгъфүр абыйсының армиядә чагы. «Мин кайтмыйча, әти-әнине ташлап китмә», ди ул. Алсу абыйсы кушканча эшли. Шул елны фермага сыерлар саварга килә. Авылдашы Рафил уңган-булган кызны тиз күреп ала. Озак та үтми гөрләтеп туй итәләр. Бер-бер артлы Илнар белән Илназ дөньяга аваз сала. Төп йортта кайткан-киткәннәрне кунак итеп, якты йөзен, тәмле телен жәлләми бүген дә килен хезмәте күрсәтеп яши Алсу апа. Олыларның хәер-фатыйхасын алып яшәгәнгә күрә тормышлары да гел алга бара. Оныкларны үз балаларыдай яратып тәрбияләшкәнгә Алсу апа өлкәннәргә бик рәхмәтле. Ни кызганыч, Мансур абый гына ике ел элек дөнья куйган.

Реклама

Үз эшен җиренә җиткереп, намус белән башкарган Алсу Гарифҗанованы 2007нче елда дуңгыз фермасына мөдир итеп билгелиләр. Мөдир дип әйтүе генә ансат, коллективны туплап тоту, эш күрсәткечләренә хилафлык китермәү өчен күпме көч һәм энергия, сабырлык, тәвәккәллек кирәк. Эштә өзеклек булмасын, хезмәткәрләренә җитәкчеләрдән сүз тидермәсен өчен еш кына үзенә дә терлекчеләрне алыштырырга туры килә аңа. Ирексездән Һади Такташның шигырь юллары искә төшә:
...Үзе көлә,
Үзе сөйкемле,
Үзе усал,
Үзе болай бер дә -
Усал түгел кебек шикелле...

Нәкъ тә шулай. Сөйкемлелеге, бераз гына усаллыгы тормышта да, эшендә дә уңышларының төп сәбәбе. Шулай булмаса, инде ике дистәдән артык ел бер коллективта эшләргә, гаилә учагын сүндерми сакларга мөмкин булыр идеме?!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: